Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2022 елның 9 айлык эш нәтиҗәләре турында

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

2022 елда контроль (күзәтчелек) чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон белән җайга салына.

          Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, № 336 карары белән (алга таба – №336 карар) 2022 елда контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү чикләнде.

          2022 елда күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга региональ дәүләт торак контролен (күзәтчелеген) һәм региональ дәүләт лицензия контролен гамәлгә ашыру буенча планлы тикшерүләр үткәрелми.

          №336 номерлы карарның 3 пункты нигезендә 28.03.2022 елга кадәр планнан тыш тикшерүләр прокуратура органнары белән килештереп, түбәндәге нигезләр буенча үткәрелде:

- гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерүгә турыдан-туры куркыныч янаганда, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерү фактлары буенча;

- гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә зыян китерүнең, табигый һәм (яки) техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең турыдан-туры куркынычына китерә торган җитешсезлекләрне бетерүгә юнәлдерелгән чараларны кабул итү турындагы күрсәтмәне үтәү вакыты бетүгә бәйле рәвештә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрү зарурилыгы барлыкка килгән очракта;

- күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга региональ дәүләт лицензия контроле һәм региональ дәүләт торак күзәтчелеге кысаларында гражданнарның бозылган хокукларын яклау (торгызу) өчен шикаять (шикаятьләр) алынган очракта.

          2022 елның 23 августыннан №336 карарның 3 пунктындагы «б» пунктчасына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, гражданнарның үзләренең бозылган хокукларын яклау (торгызу) турындагы мөрәҗәгатьләре нигезендә контроль-күзәтчелек чаралары Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештермичә үткәрелә.        

        2022 елның 9 аенда Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү кысаларында гомуми мәйданы 1898,85 мең кв. метр булган 85 күпфатирлы йорт тикшерелде.

        Барлыгы 209 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре – 34, торак биналардан файдалану кагыйдәләре – 173, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы – 2;

         Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 80 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 133 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга - 5, вазыйфаи затларга - 7, физик затларга - 124.

         Барлыгы 1117 000 сумлык штраф салынды, 939 500 сумлык штраф түләнгән, бу 84% тәшкил итә.

         2022 елда Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан, мәҗбүри норматив таләпләрне бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 308 кисәтү кертелде.

         2022 елның 9 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча 9 443,34 мең сумлык гомумйорт мөлкәтен ремонтлау эшләре башкарылды.

         «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль закон нигезендә гадәттән тыш югары, югары һәм әһәмиятле хәтәрлек категориясенә кертелгән контроль объектларына карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрү каралган.

          Түбән Кама районара торак инспекциясенең расланган графигы нигезендә әлеге чорда Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында 21 профилактик визит уздырылды, шуларның 9ы – региональ лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында, 12се – региональ торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында. 

          Профилактик визитны үткәрү кысаларында контрольлектәге затка объектларның куркынычлылык критерийларына туры килүе турында мәҗбүри таләпләрне үтәү кирәклеге турында, хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителә торган ысуллары турында, контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителде.

          2022 елда Административ хокук бозулар турында  Россия Федерациясе  кодексының 6.24 статьясындагы 1 өлешендә (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында) каралган административ хокук бозулар турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләреннән инспекциягә җибәрелә торган эшләрне карау дәвам итте.

          2022 елда барлыгы 273 административ материал каралды, административ җәза бирү турында 270 карар чыгарылды, гомуми суммасы 135 000 сум булган штраф салынды, хокук бозучылар тарафыннан түләнгән штрафлар суммасы – 21 000 сум.

          Штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 232 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International