Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Контроль (күзәтчелек) чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон белән җайга салына.

2022 елның 10 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы карары үз көченә керде.

Әлеге карар нигезендә, ТР ДТИ эшчәнлегенә карата 2022 елда планлы контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелми, әйтик планлы 35 тикшерүдән 34 (98%) планлы тикшерү төшереп калдырылды.

Планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары бары тик прокуратура килештергән очракта гына түбәндәге очракларда үткәрелә:

- гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерүгә турыдан-туры куркыныч янаганда, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерү фактлары буенча;

 - гражданнар гомеренә зыян китерү куркынычы һәм сәламәтлегенә авыр зыян салуга турыдан-туры куркыныч тудыра торган хокук бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар күрү турындагы күрсәтмәне үтәү срогы бетүгә бәйле рәвештә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрү кирәк булган очракта;

- күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга региональ дәүләт лицензия контроле һәм региональ дәүләт торак күзәтчелеге кысаларында гражданнарның бозылган хокукларын яклау (торгызу) өчен шикаять (шикаятьләр) алынган очракта.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе эшчәнлегендә 2022 елда күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар эшчәнлеген тикшерүләр санының кимүе күзәтелә. Әйтик, 2022 елның 10 мартыннан 20 июненә кадәр 2021 елның шул ук чорындагы 2281 тикшерүгә каршы планнан тыш 710 тикшерү уздырылган (69% кимегән). Күрсәтмәләр саны 1239 алып 362 кадәр (71%) кимегән.

Моннан тыш, контроль-күзәтчелек чаралары, профилактик чаралар үткәреп, законда билгеләнгән очракларда мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү белдерүне дә кертеп, контрольдә тотыла торган объект белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырыла. Әйтик, 2022 елның 10 мартыннан 20 июненә кадәрге чорда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 840 кисәтү бирелде, 213 башлангыч тикшерү уздырылды, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 183 тикшерү, профилактика чаралары буенча 23 консультация уздырылды һәм 48 визит ясалды.

2022 елның 10 мартына кадәр бирелгән күрсәтмәләргә килгәндә, аларны үтәү вакыты аны үтәү вакыты чыккан көннән алып 90 календарь көнгә кадәр озайтыла.     

Рөхсәт системасы нигезендә эшчәнлек алып баручы идарәче компанияләргә йөкләнешне киметү максатларында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда Россия Федерациясендә рөхсәт эшчәнлеге үзенчәлекләре турында» 2022 елның 12 мартындагы 353 номерлы карары нигезендә, әлеге карар үз көченә кергән көннән башлап 2022 елның 31 декабренә кадәр бирелгән гаризалар буенча  лицензия биргән, лицензияләр реестрына үзгәрешләр керткән, лицензиянең гамәлдә булу чорын озайткан өчен дәүләт хезмәтләрен күрсәтү кысаларында дәүләт пошлиналарын түләү таләп ителми.

Хокукый ярдәм күрсәтү, гамәлдәге законнарны аңлату, торак инспекциясе тарафыннан даими рәвештә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга, шул исәптән Россия Югары суды һәм Россиянең Югары арбитраж суды тарафыннан каралган аерым мәсьәләләрны дә аңлатып, профилактик хатлар җибәрелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе шулай ук эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил үткәрә торган чараларда, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International