Күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең реестрын алып бару – идарәче компаниянең бурычы

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Чаллы районара торак инспекциясенә КФЙ бина милекчесе мөрәҗәгать итте, аның турындагы белешмәләр күпфатирлы йорт биналарының милекчеләре реестрына кертелмәгән иде, бу исә кулланучыларның ТКХ хезмәтләрен тиешле сыйфатта алу хокукларын бозуга китергән.

         Йортта биналарның милекчеләре реестрын алып бару – идарәче компаниянең бурычы һәм аның эшенә карата лицензия таләбе. Моннан тыш, гомуми җыелыш инициаторының гаризасы буенча мондый реестрны тапшыру бурычы идарәче компания, ТМШ, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте һ.б. өчен закон нигезендә беркетелгән.

         Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, идарәче компания реестр өчен мәгълүматларны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләргә заказ биреп ала. Аларны даими яңартып торырга кирәк.

Реестрда кадастр номеры, адресы, фатир номеры, мәйданы, милекче, аның милекче хокукындагы өлеше һәм мондый хокукны раслаучы документ номеры турында белешмәләр бар.

         Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның декабрендә Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан барлык идарәче компанияләргә, торак (күчемсез мөлкәт) милекчеләре ширкәтләренә ТКХ ДМС системасында Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган мәгълүматны раслауны контрольдә тоту турында мәгълүмат хаты җибәрелде.

         Әлеге мәгълүмат хатын карау нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте тарафыннан Росреестр белән берлектә милекчеләрнең актуаль реестрын алып бару буенча башкарылган эшләр турында мәгълүматлар бирелде. Әлеге мәсьәләне идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтләре үз вакытында актуальләштерү максатыннан контрольдә тота.

         Күпфатирлы йорт биналарының милекчеләр реестрын алып бару – идарәче компания эшчәнлегенә карата лицензия таләбе булганлыктан, идарәче компания Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әлеге статья санкциясе юридик затларга 250 000 сумнан 300 000 сумга кадәр административ штраф салынуын күздә тота.

         Шул ук вакытта, «Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясе ягыннан лицензия таләпләрен бозуны кисәтү максатында, Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан милекчеләр реестрын алып бару мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьне карау кысаларында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International