Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында

2022 елның 1 марты, сишәмбе

          Торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашырганда, 2021 елда, алдагы еллардагы кебек үк, Түбән Кама районара торак инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе гражданнар мөрәҗәгатьләрен караудан гыйбарәт булды.

          2021 елның 12 аенда Түбән Кама районара торак инспекциясенә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты буенча 884 мөрәҗәгать алынды. 2020 елның шул ук чорында ТКРТИ 661 мөрәҗәгать кергән булган. 2021 елда алынган мөрәҗәгатьләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 34% күбрәк.

          518 мөрәҗәгать турыдан-туры алынды, 366 мөрәҗәгать ТР Дәүләт торак инспекциясе аша килде. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча 69 кеше Түбән Кама районара торак инспекциясе җитәкчесе тарафыннан шәхсән кабул ителде.

          Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән барлык темалар арасында гомуми йорт милкен карап тоту (34%), коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты (28%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләр (22%) белән бәйле мәсьәләләр төп урында.

          Инспекция тарафыннан гражданнарның күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча 2021 елда ачыкланган бозуларны бетерү буенча 237 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 75 беркетмә төзелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 2023 000 сум булган административ штрафлар салынды.

          2021 елда идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре, Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча 5929 700 сумлык гомуми йорт милкен ремонтлау эшләрен башкарган.

          Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми суммасы 357 320,14 сумлык түләү яңадан исәпләнгән (кире кайтарылган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International