Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) Түбән Кама шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча 23/62 номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең балкон плитәсенең техник торышы канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Планнан тыш тикшерү барышында ачыкланганча, балкон плитәсендә бетон катламының саклап тора торган өлеше шактый җимерек урыннар бар һәм арматурасы нык кына коррозиягә бирешкән.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту кагыйдәләрен һәм Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәт белән идарә итү, аны карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр сыйфатсыз һәм (яисә) билгеләнгән вакыт озынлыгын арттырып җибәрә торган өзеклекләр белән күрсәтелгәндә яисә эшләр шул рәвешле башкарылганда торак урынны карап тоткан өчен түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карарының 1 бүлегендәге 2 пунктының «в» пунктчасы нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Торак кодексының 36 статьясының 1 пунктының 3 пунктасы нигезендә балкон плитәләре гомумйорт мөлкәте составына керә, чөнки алар бинаның терәк корылмаларының бер өлеше булып тора.
Тикшерү материаллары буенча Инспекция тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә, махсуслаштырылган оешманы җәлеп итеп, балкон плитәсенең техник торышын тикшерү һәм алынган бәяләмә нигезендә ремонт эшләрен башкару күрсәтмәсе бирелде.
Хәзерге вакытта идарәче компания тарафыннан инспекция күрсәтмәсе тулы күләмдә үтәлгән, балкон плитәсе торгызылган, йортта яшәүченең дәгъвалары юк.