Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрендә (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карары белән расланган) күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру стандартлары һәм тәртибе билгеләнгән. Идарәче оешма, милекчеләр ширкәте яки кооператив күпфатирлы йортта авария-диспетчер хезмәте эшчәнлеген (алга таба – АДС) оештырырга, күпфатирлы йортларның (алга таба – КФЙ) йорт эчендәге инженерлык системалары эшен көндәлек тикшерүдә тотарга, коммуналь ресурсларның сыйфатын контрольдә тотарга, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, КФЙда гомуми милекне карап тотуга, КФЙдагы гомуми милекне карап тотуга һәм ремонтлауга бәйле мәсьәләләр буенча милекчеләрнең һәм урыннардан файдаланучыларның гаризаларын тәүлек әйләнәсе теркәргә һәм билгеләнгән срокларда алар буенча эшләр башкарылуын контрольдә тотарга, шулай ук йорт эчендәге инженерлык системаларының җитешсезлекләрен һәм авария хәлләре килеп чыккан очракта гражданнарның иминлеген тәэмин итү, КФЙ белән идарә итү килешүендә каралган, идарәче оешма тарафыннан башкарылырга тиешле башка бурычларны үтәү буенча оператив чаралар күрә.
Күпфатирлы йортта урыннарның милекчеләре мөрәҗәгатьләрен карау барышында күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы идарәче компанияләр тарафыннан лицензия таләпләрен бозу очраклары ачыкланды, әлеге очраклар гомуми милекне тиешенчә карап тотмау, авария-диспетчер эшчәнлеген оештыру, тиешле сыйфатта коммуналь хезмәтләр күрсәтү һ.б. чагыла.
Мәскәү проспекты буенча 135 номерлы торак йортта халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү режимын бозган өчен «Энтузиаст» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Әлеге компания тарафыннан АДС оештыру өлешендә Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре бозылуга юл куелган. Х.Туфан проспекты буенча 10 номерлы күпфатирлы йортта торак урын милекчесенең мөрәҗәгатен карап тикшерү буенча хокук бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүе нигезендә КФЙ белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы оешма тарафыннан КФЙ белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре бозылган, ул Х.Туфан проспекты буенча 10 номерлы КФЙ милкен карап тоту кагыйдәләрен үтәмәүдә чагыла, түбә корылмаларының һәм су агызу системасының төзек торышы тәэмин ителмәгән, әлеге факт буенча «Энтузиаст» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында «Домико» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан 5 «А» номерлы КФЙ буенча шундый ук җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 һәм 7.23.3 ст. буенча беркетмәләр төзелде.
М.Җәлил проспектындагы 76 номерлы КФЙ милекчесе мөрәҗәгатен карау барышында мөрәҗәгать итүченең «Бумажник» ҖЧҖ идарәче компаниясендә авария-диспетчер хезмәте күрсәтелмәве турындагы дәлилләре расланды. Идарәче компания мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгате буенча корылмаларны түбәдән су үтүдән саклау өчен чаралар күрмәгән, түбәдән су үтүгә китергән җитешсезлекләрне ачыкламаган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.
«Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ Яшьлек тыкрыгы буенча 10 номерлы КФЙ белән Сарман тракты буенча 34 номерлы КФЙ түбәдән су агу буенча мөрәҗәгать итүчеләргә үз вакытында җавап бирмәгән. Низаметдинов урамындагы 15 номерлы КФЙда яшәүчеләрдән йорт территориясен чүпләү һәм зур габаритлы чүпләрне вакытында чыгармау фактына бәйле мөрәҗәгать буенча да йогынты күзәтелмәгән. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде.
«Электротехника» ИК ҖЧҖ Халыклар дуслыгы йорты проспекты буенча 10 номерлы, Мәскәү проспекты буенча 103 һәм 87/6 номерлы һәм Октябрьнең 60 еллыгы урамы буенча 5 һәм 7 номерлы йорт хуҗалыклары территориясеннән зур күләмле чүпләрне һәм каты коммуналь калдыкларны үз вакытында чыгармаган. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Планлы тикшерү кысаларында «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ тарафыннан АДС эшчәнлеген бозу очраклары ачыкланды. Диспетчер хезмәте гаризаларны үтәү вакыты һәм сыйфаты буенча тикшерү эшен алып бармаган. Кайнар су температурасының түбәнәюе һәм фатирлардагы һава температурасы туры килмәү, «батарейлар җылытмый», «җылылык юк» дигән гаризалар фатирда су, һава температурасын үлчәмичә генә контрольдән алынган.
Язма мөрәҗәгатьләрне тикшергәндә гаризаларны карау һәм алар буенча җавап бирү срокларын бозу очраклары ачыкланды, тикшерү актлары юк, эшләр тулы күләмдә башкарылмаган.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Чулман проспекты буенча мөрәҗәгать итүченең 42 номерлы КФЙда кайнар су белән тәэмин итү нормативы бозылуга бәйле мөрәҗәгатен караганда дәлилләр расланды. «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
8 «А» номерлы күпфатирлы йортта кайнар суның норматив температурасын бозган өчен, шулай ук кайнар су белән тәэмин итүне рөхсәт ителгән вакыт озынлыгын арттырып туктатып торган өчен «Уютный двор» ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылды.
Пушкин урамы буенча 6 номерлы йортта торак урын милекчесе мөрәҗәгатен карау барышында ачыкланган шундый ук бозулар өчен «Паритет» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Гомуми 1 млн.сум күләмендә штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча 5 карар; Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча 3 карар һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 6 карар чыгарылды.
Идарәче компанияләрнең һәм ТМШларның дәгъва белдерү һәм диспетчер хезмәтләре эшенә йомгак ясап, Чаллы районара торак инспекциясе адресына килгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында мөрәҗәгать итүчеләрнең 90% артыгы үзләренең бозылган хокукларын яклау (торгызу) өчен юридик затка, шәхси эшкуарга, ягъни идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына мөрәҗәгать итмәве ачыкланды.