Күпфатирлы йортларда кайнар су белән тәэмин итү сыйфатына карата таләпләр

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 06 маендагы354 номерлы карары нигезендә расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм торак урыннардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) нигезендә күпфатирлы йортта кайнар су белән тәэмин итү ел дәвамында өзлексез тәэмин ителергә тиеш.

Ресурс белән тәэмин итүче оешмалар кайнар суны 354 нче кагыйдәләр нигезендә өзә ала, ләкин бер айга 8 сәгатьтән артмаган чорга гына, бер көн эчендә берьюлы 4 сәгатьтән артмаган вакытка гына, ә тупыйк магистралендә булган авария очрагында – иң күбе берьюлы 24 сәгатькә кадәр генә.

Кайнар суны туктатып торуны таләп иткән очраклар да була. Еш кына су бирүне туктату аварияләргә һәм ашыгыч рәвештәге ремонт очракларына бәйле. Бу рәвешле суны туктату, кагыйдә буларак, халыкка хәбәр итмичә генә башкарыла. Суны туктату вакыты рөхсәт ителгән аралыкны арттырып җибәргән очракта, идарәче оешма бу хакта халыкка хәбәр итәргә тиеш. Игъланда авариянең сәбәпләре һәм кайнар суның кайсы вакытта биреләчәге турында күрсәтелә.

Коммуналь хезмәт күрсәтү өчен җаваплы зат югарыда билгеләнгән таләпләрне боза икән, кулланучылар Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә закон бозуга зарланып мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, кулланучылар кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт тиешле сыйфатта күрсәтелмәсә, исәпләнгән түләүне үзгәртеп хисаплау турында таләп итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International