Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе конкурс процедураларын үткәрмичә генә дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына эшкә алуы турында ИГЪЛАН ИТӘ Казан шәһәре торак инспекциясенең торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлегенең 1 разрядлы белгече

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе

конкурс процедураларын үткәрмичә генә

дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына эшкә алуы турында

ИГЪЛАН ИТӘ

 

Казан шәһәре торак инспекциясенең торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлегенең 1 разрядлы белгече

 

Дәгъвачыларга карата төп таләпләр:

- Урта һөнәри белем (һөнәри белем бирү юнәлешенә таләпләр, шулай ук. дәүләт граждан хезмәте стажы һәм белгечлек буенча эш тәҗрибәсенә карата таләпләр куелмый);

 

Казан шәһәре торак инспекциясенең торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлегенең 1 разрядлы белгеченең төп бурычлары:

 

- торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү (коммуналь ресурслар) өчен исәп-хисаплар өлкәсендә законнардагы мәҗбүри таләпләр үтәлешен контрольдә тотуда катнаша;

- коммуналь ресурслардан (коммуналь хезмәтләр күрсәтүдән) файдалану нормативлары составына, коммуналь ресурслардан (коммуналь хезмәтләр күрсәтүдән) файдалану нормативларын билгеләү шартларына һәм методларына, шулай ук коммуналь ресурслардан (коммуналь хезмәтләр күрсәтүдән) файдалануның билгеләнгән норматив күләменең нигезле булу-булмавына карата таләпләр үтәлешенә контрольлек тәэмин итә;

 - бүлеккә кергән материалларны (мәгълүматларны һ.б.ш.) (гамәлдәге законнар нигезендә), торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү (коммуналь ресурслар) өчен исәп-хисап өлкәсендәге мәсьәләләрне, шулай ук үз компетенциясе кысаларында нормативлар билгеләү мәсьәләләрен үз эченә алган физик затларның, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мөрәҗәгатьләрен вакытында һәм тулысынча карап тикшерүне тәэмин итә;

- торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү (коммуналь ресурслар) өчен исәп-хисаплар, шулай ук нормативлар билгеләү өлкәсендә ТР Дәүләт торак инспекциясенең контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген камилләштерү эшен тәэмин итә;

- торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү (коммуналь ресурслар) өчен исәп-хисап өлкәсендәге административ хокук бозу турындагы эшләрне бүлек хезмәткәрләре тарафыннан законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда кузгатуны оештыра;

- гражданнарның, башкарма хакимият органнарының,

ведомстволарның һәм башка оешмаларның мөрәҗәгатьләренә җавап әзерләү эшен оештыра.

 

Эш вакыты:

Биш көнлек эш атнасы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр,

төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Җомга: 8.30 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр, төшке аш: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

Хезмәт хакы:

Сынау срогы чорында хезмәт хакы 13000-14000 сум тәшкил итә.

Сынау срогыннан соң хезмәт хакы 26 000 – 27 000 сум тирәсе булырга мөмкин (класс чинын, дәүләт граждан хезмәте стажын исәпкә алып). Уртача еллык хезмәт хакы – 28 000.

 

Гарантияләр:

  1. Тулы социаль пакет (Пенсия фондына, социаль иминият фондына, медицина иминияте фондына салымнар күчерү);
  2. Дәүләт граждан хезмәткәрләрен ел саен диспансеризацияләү;
  3. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең гомерен ел саен иминиятләштерү;
  4. Хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре түләнә;
  5. Ел саен отпуск (30 календарь көн), эшләгән еллар өчен отпуск, уку өчен кирәкле отпуск (сессия), йөклелек һәм бала тудыру һәм 30 яшенә җиткәнчегә бала карау буенча отпуск бирелә.
  6. Татарстан Республикасы бюджеты хисабына дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен өч елга бер тапкыр күтәрү;
  7. Карьера үсеше (вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс процедураларында катнашу яки югарыдагы вазыйфага кадрлар резервы);
  8. 16 яшькә кадәрге балалары булган аналарга айга 1 мәртәбә эш буш вакыт бирелә;
  9. Социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге (теркәлү буенча үз администрацияңдә чиратка басу).

 

Эшкә алганда кирәкле документлар исемлеге:

 

Теләк белдергән гражданин түбәндәге документларны һәм материалларны тапшыра:

- шәхси гариза (әлеге Нигезләмәнең 6 нчы кушымтасындагы форма буенча);

- Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган формада тутырылган һәм имзаланган анкета, фото белән (2,5х3 үлчәмендә өч фото һәм 4х6 үлчәмендә төсле ике фото, ялтыравыксыз кәгазьдә, почмаксыз, ак фонда);

- паспорт яки аны алмаштыра торган документ (тиешле документ конкурска килгәч шәхсән күрсәтелә) күчермәсе (фото, теркәлү урыны, 19 бите);

- кирәкле һөнәри белем, квалификацияне һәм эш стажын раслаучы документлар:

а) нотариаль яктан яки эш (хезмәт) урыны буенча кадрлар хезмәте тарафыннан таныкланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе (хезмәт эшчәнлеге (хезмәт итү) беренче тапкыр гамәлгә ашырыла торган очраклардан тыш) яки гражданинның хезмәт эшчәнлеген (хезмәт үтүен) раслый торган башка документлар;

б) белеме турында һәм квалификациясе турында документларның күчермәләре, шулай ук, ихтыяры буенча, өстәмә һөнәри белем алу нәтиҗәләре буенча квалификациясен күтәрүне яки бирелүне раслый торган документларның, фәнни дәрәҗә, фәнни исем бирелү турында документларның нотариаль яктан яки эшчәнлек башкару (хезмәт үтү) урыны буенча кадрлар хезмәте тарафыннан таныкланган күчермәсе;

гражданинда граждан хезмәтенә керүгә яки аны үтүгә комачаулый торган чирләрнең булмавы турында документ (Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2009 елның 14 декабрендәге 984н номерлы боерыгы белән расланган 001-ГС/у исәпкә алу формасы);

- хөкем ителгән булмау турында белешмә;

- Федераль законда, башка федераль законнарда, Россия Федерациясе Президенты указларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларында каралган бүтән документлар.

 

Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International