ТР Дәүләт торак инспекциясе адресына Казан шәһәренең Фучик ур., 72 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортны «Правильный дом» ИК» ҖЧҖ лицензияләр реестрына кертүдән баш тартуга карата шикаятьләр килү дәвам итә. ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан мондый карарны кабул итү нигезләре түбәндәгечә:
РФ Торак кодексының 162 ст. 8.2 п. нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре башка идарәче оешманы сайлау яки йорт белән идарә итү ысулын үзгәртү турында берьяклы тәртиптә карар кабул итәргә хокуклы. Шул нигездә, ТР Дәүләт торак инспекциясе лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертелә, шул исәптән күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте белән идарә итү ысулын идарәче компания белән идарә итүгә алмаштырган очракта да.
Әмма, 2018 елда ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан милекчеләр карары нигезендә «Управляющая компания Комсервис» ҖЧҖ лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү гамәленә карата «Завойский 25» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте тарафыннан шикаять белдерелде (А65-26547/2018 эш).
Барлык инстанцияләрдәге судлар, шул исәптән Россия Федерациясе Югары суды тарафыннан да ТР Дәүләт торак инспекциясе гамәлләре законсыз дип танылды. Шул ук вакытта Россия Федерациясе Югары Суды күрсәткәнчә, судларда ширкәтнең бәхәсле күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын үзгәртү турындагы гариза белән инспекциягә мөрәҗәгать итмәве билгеләнде. Мондый шартларда судлар инспекциянең дәгъва белдерелә торган гамәлләре законга каршы килә, ширкәтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен боза дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте һәм идарәче компания тарафыннан ике идарә ысулын берләштерүнең мөмкин булмавы, чөнки әлеге ысулларның мөстәкыйль булып торуы турындагы нәтиҗәсе башка судлар, асылда Алтынчы арбитраж апелляция суды тарафыннан да раслана (А63-15831/2017 эш).
Алга таба Инспекция тарафыннан, шул исәптән 2020 елда «Правильный дом» ИК» ҖЧҖ гаризасын караганда да, Татарстан Республикасы Арбитраж судының әлеге карарын исәпкә алып карарлар кабул ителде. Лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертүдән баш тарту өчен нигез булып, гаризаны караган вакытта йортның «Фучика 72» торак милекчеләре ширкәте идарәсендә булуы тора. Әлеге йорт милекчеләреннән идарә итү ысулыннан баш тарту турында гариза алынмады.
Әлеге карарга «Правильный дом» ИК» ҖЧҖ тарафыннан (А65-214/2021 эш) шикаять бирелде. ТР Арбитраж суды шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты, ТР ДТИ гамәлләре хокуклы дип табылды.
Алга таба суд эшләре нәтиҗәсендә, ТР Арбитраж суды тарафыннан апелляция инстанциясе карары юкка чыгарылды, ТР Дәүләт торак инспекциясе гамәлләре законсыз дип танылды һәм бәхәсле йортны идарәче компаниянең лицензияләр реестрына кертүне ТР Дәүләт торак инспекциясенә йөкләү турында карар кабул ителде. Суд фикеренчә, йорт белән идарә итү ысулын һәм конкрет идарәче оешманы сайлап, йорт милекчеләре, законда билгеләнгән тәртипне үтәп, асылда, элеккеге идарәче компания белән килешүне өзеп, бу хакта гомуми җыелышта карар кабул итеп, элеккеге идарәче оешмага һәм яңасына кабул ителгән карар турында хәбәр итеп, яңа идарәче оешма белән идарә килешүен төзеп, йорт белән идарә итү ысулын үзгәртү яки идарәче оешманы үзгәртү мөмкинлеген югалтмый.
Унберенче арбитраж апелляция суды карары үз көченә керү белән, ТР Дәүләт торак инспекциясе Фучик ур., 72 адресы буенча урнашкан йортны «Правильный дом» ИК» ҖЧҖ лицензияләр реестрына кертү турында карар кабул итте. Ләкин, Идел буе округы Арбитраж суды тарафыннан, «Фучика 72» ТМШ кассация шикаяте нигезендә, Унберенче арбитраж апелляция суды карарын асылда кассация шикаяте каралганчыга кадәр туктатып тору турында билгеләмә (Ф06-6578/2021) кабул ителде.
Хәзерге вакытта лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында ТР ДТИ карары туктатылды. Кассация шикаятен карау нәтиҗәләре буенча һәм кабул ителгән суд акты нигезендә ТР ДТИ тарафыннан тиешле карар кабул ителәчәк.
Бер-берсенә каршы килә торган суд практикасы барлыкка килгәнгә күрә, матди хокук нормаларын ялгыш аңлату ихтималын булдырмау максатларында аңлатмалар бирү турында Россия Федерациясе Югары Суды Рәисе адресына гариза юлланды.