Дәгъва белдерелә торган җыелышны оештырганда һәм уздырганда законнарны җитди бозулар күзәтелмәү, шулай ук беркетмә белән рәсмиләштерелеп, атап үтелгән карарлар кворум нигезендә кабул ителү сәбәпле, Казан шәһәренең Идел буе район суды карары белән (2-3254/2020 номерлы эш) югарыда күрсәтелгән дәгъва канәгатьләндерелмичә калды.
ТР Югары суды беренче инстанция суды карарын гамәлдән чыгарды һәм күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы карарлары дөрес түгел дип табылган яңа карар кабул итте.
Эш материалларында күпфатирлы йорттагы торакларның барлык милекчеләренә дә законда билгеләнгән вакытта һәм билгеләнгән тәртиптә җыелыш уздыру турында хәбәр җиткерелмәү дәлилләре булмавы, күпсанлы шаһитләрнең җинаять эше материалларында бирелгән күрсәтмәләре нигезендә расланучы торак милекчеләрен теркәү реестрында һәм тавыш бирү өчен каралган бюллетеньнәрдә үлгән дип исәпләнгән затларның имзалары булуына бәйле рәвештә, кассация инстанциясе суды ТР ЮС апелляцион билгеләмәсен үзгәрешсез калдырды. Тулаем алганда, югарыда күрсәтелгәннәр әлеге йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышын оештыру һәм уздыру тәртибенең җитди бозылуын раслый, бу мондый карарларны гамәлгә яраксыз дип тану өчен нигез булып тора (РФ Торак кодексының 45 ст. 4,5 өлеше).
Шулай итеп, күпфатирлы йортта торак милекчеләренең гомуми җыелышын уздырганда, күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышларына караган беркетмәләрне һәм карарларны рәсмиләштергәндә һәм җибәргәндә Россия Төзелеш министрлыгының “Күпфатирлы йортларда торак урын милекчеләренең гомуми җыелышларына беркетмәләрен рәсмиләштерүгә карата таләпләр раслау турында” 28.01.2019 № 44/Б боерыгындагы һәм РФ Торак Кодексындагы таләпләрне үтәргә кирәк.