Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе конкурс процедураларын үткәрмичә генә дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына конкурс ИГЪЛАН ИТӘ

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм эшчәнлек башкару бүлегенең 1 разрядлы белгече

Претендентларга төп таләпләр:

- урта һөнәри белем булу (һөнәри белем бирү юнәлешенә таләпләр, шулай ук. дәүләт граждан хезмәте стажы һәм белгечлек буенча эш тәҗрибәсенә карата таләпләр куелмый);

- компьютерда, шул исәптән интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, мәгълүмат базалары, электрон почта, текст рекдакторында, электрон таблицалар белән эшли белү; электрон документлардагы график объектлар белән эш итә белү;

- эшчәнлек алып бару һәм рәсми хат әзерләү нигезләрен белү.

1 разрядлы белгечнең төп бурычлары:

- ТКХ ДМС, «Халык контроле», ССТУ (турыдан-туры эш урынында укыту һәм стажировка) дәүләт мәгълүмат системаларында модератор (мониторинг) функцияләрен гамәлгә ашыру;

- документлар белән эшләү (теркәү, контрольдә тоту).

Эш вакыты:

Биш көнлек эш атнасы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр,

төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Җомга: 8.30 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр, төшке аш: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

Гарантияләр:

  1. Тулы социаль пакет (Пенсия фондына, социаль иминият фондына, медицина иминияте фондына салымнар күчерү);
  2. Дәүләт граждан хезмәткәрләрен ел саен диспансеризацияләү;
  3. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең гомерен ел саен иминиятләштерү;
  4. Хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре түләнә;
  5. Ел саен отпуск (30 календарь көне), эшләгән еллар өчен отпуск, уку өчен кирәкле отпуск (сессия), йөклелек һәм бала тудыру һәм 3 яшенә җиткәнчегә бала карау буенча отпуск бирелә.
  6. Татарстан Республикасы бюджеты хисабына дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен өч елга бер тапкыр күтәрү;
  7. Карьера үсеше (вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс процедураларында катнашу яки югарыдагы вазыйфага кадрлар резервы);
  8. 16 яшькә кадәрге балалары булган аналарга айга 1 мәртәбә эш буш вакыт бирелә;
  9. Социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге (теркәлү буенча үз администрацияңдә чиратка басу).

Эшкә алганда кирәкле документлар исемлеге:

Теләк белдергән гражданин түбәндәге документларны һәм материалларны тапшыра:

1) шәхси гариза;

2) үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета, фоторәсемнәр (өч фото 2,5 x 3,0 һәм ике фото 4x6 – төсле, почмагы булмаган, ак фонлы, ялтыравыклы булмаган кәгазьдә);

3) паспорт күчермәсе (фото, прописка, 19 бит) яки аны алмаштыра торган документ күчермәсе;

4) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенең иминият таныклыгы күчермәсе;

5) физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык күчермәсе (ИНН);

6) хәрби исәпкә алу документлары – хәрби бурычлылар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;

7) медицина полисы күчермәсе;

8) гражданинда граждан хезмәтенә керүгә яисә аны узуга комачаулык итүче авыруларның булмавы турында документ (№001-ДС/у формасы «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә керүгә яисә аны узуга комачаулаучы авыру булуы (булмавы) турында медицина учреждениесе бәяләмәсе»);

9) кирәкле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслый торган документлар:

а. хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (хезмәт (хезмәт итү) эшчәнлеге беренче тапкыр башкарыла торган очраклардан тыш) яисә гражданинның хезмәт (хезмәт итү) эшчәнлеген раслаучы башка документлар;

б. һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирелүе турында документлар күчермәләре.

Нотариаль яки кадр хезмәтләре тарафыннан эш (хезмәт итү) урыны буенча таныкланган документларның күчермәләре; 

10) керемнәр турында, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр;

11) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (3 данә);

12) типлаштырылган йөкләмә;

13) автобиография.

Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International