Торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору рөхсәт ителми

2021 елның 3 апреле, шимбә

           Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 6Б йортында яшәүченең, күрше фатирда яшәүченең йорттагы балконны үзгәртеп коруының дөрес булу-булмавына кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

          Инспекция тикшерүе материаллары буенча, торак урын милекчесе тарафыннан, закон таләпләренә туры китереп рәсмиләштерелгән документлардан башка гына, балкон конфигурациясе үзгәртелгән, коймалар урнаштырылган һәм конструкция пыяла белән каплатылган.

          Инспекция тарафыннан билгеләнгән тәртиптә, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата балконны үзирекле тәртиптә үзгәртеп корган торак урын милекчесенә карата чаралар күрү кирәклеге турында күрсәтмә бирелде.

          Россия Федерациясе Торак кодексының 36 статьясындагы 1 өлешенең 3 пункты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 4491 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләренең 2 пунктындагы «в» пунктчасы нигезендә күпфатирлы йортның терәк булып торган конструкцияләре (фундаментларны, терәк стеналарны, бүлге плитәләрен, балкон һәм башка плитәләрне, терәк колонналарны һәм терәп тора торган башка корылмаларны да кертеп) гомуми милек составына керә.

          РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча дәүләт комитетының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 4.2.4.2 п. нигезендә балкон терәк булып торучы корылма булып санала һәм әлеге Кагыйдәләрнең 4.2.4.9 пункты нигезендә кыекларны, эркерларны, балконнарны, лоджияларны үзирекле тәртиптә урнаштыру һәм балконнар арасындагы киңлектә әйбер төзеп кую рөхсәт ителми.

          Торак урын милекчесе балконның проект конфигурациясен ирекле рәвештә элеккеге хәленә кайтарудан баш тартканга күрә, Идарәче компания тарафыннан судка дәгъва гаризасы җибәрелгән.

          Түбән Кама шәһәр суды карары белән дәгъва гаризасы канәгатьләндерелгән, фатир хуҗасына балконны проект хәленә кайтару турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International