Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы ЗТИ адресына Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты буенча 74 номерлы күп фатирлы йортның торак урыны милекчесеннән йорт территориясендә милекчеләр арасында парковка урыннарын төзекләндерү һәм коймалар кую мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгать алынды. Мөрәҗәгать итүче үзенең автотранспорт чарасы өчен парковка урыны булмауга зарлана.

Йорт яны территориясен һәм торак йорт янындагы территорияне төзекләндерүнең барлык элементларын куллану әлеге күпфатирлы йорт биналарының барлык милекчеләренең хокукы булып тора, бу РФ Торак кодексының 36, 44 ст. нормаларына туры килә.

РФ Торак кодексының 37 ст. 4 өлеше нигезендә күпфатирлы йортта гомуми милеккә милек хокукында өлешне натурада бирү һәм читләштерү, шулай ук әлеге өлешне күпфатирлы йорттагы бинага милек хокукыннан аерым тапшыруга китерә торган башка гамәлләр кылу тыела.

Шулай итеп, йорт яны территориясендә транспорт чараларын кую (саклау) урыннары күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми милкенең бер өлеше буларак кына, йортта яшәүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча әйләнештә катнаша ала.

Билгеләнгән фактлар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 августындагы 491 номерлы карары белән расланган Гомумйорт милкен карап тоту кагыйдәләрен бозуга күрсәтә. 

Планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниянең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде, аның срогы – 2021 елның апрель ае.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International