Чистай зонасы торак инспекциясенә Алексеевск районының Сабакай авылында яшәүчеләрдән авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен электр энергиясенә тарифны кулланмау, торак йортларның милекчеләренә электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплаганда шәһәр халкы өчен электр энергиясенә билгеләнгән тарифны куллану турында мөрәҗәгать алынды.
Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә «Татэнергосбыт» АҖ адресына Алексеевск районының авыл торак пункты – Сабакай авылында торак йортларның милекчеләренә электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләүне исәпләүне гамәлдәге закон таләпләренә туры китерү буенча чаралар күрү максатларында, атап әйткәндә: авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен электр энергиясенә тарифларны кулланып, ягъни хезмәт күрсәткән өчен кимү коэффициенты белән исәпләү турында кисәтү бирелде.
«Татэнергосбыт» АҖ тарафыннан әлеге кисәтү үтәлгән.
«Татэнергосбыт» АҖ тарафыннан ТР Дәүләт торак инспекциясенә җиткерелгән мәгълүматлар һәм документлар нигезендә, 2020 елның декабреннән Алексеевск районының Сабакай авылы торак йорт милекчеләренә электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен билгеләнгән тарифлар буенча, ягъни 0,7 кимү коэффициентын кулланып башкарыла.
Моннан тыш, халыкка «электр белән тәэмин итү» коммуналь хезмәте өчен, 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 30 ноябренә кадәр түләнгән түләүләрне 189 353,26 сум күләмендә киметеп, яңа исәп-хисап ясалган.