Идарәче компаниянең вазыйфаи затын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2021 елның 26 феврале, җомга

Гражданнар мөрәҗәгате буенча Нурлат шәһәрендәге «Городок» ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планнан тыш документар тикшерү уздырганда Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы лицензия таләпләрен бозу фактлары булуын ачыклады – гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыру буенча торак хезмәтенә исәп-хисап ясау, торак законнары таләпләрен бозып, торак урынның квадрат метрына карап түгел, ә һәр фатир буенча гамәлгә ашырылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай ЗТИ идарәче компаниясе директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Чистай ЗТИ җитәкчесе карары белән «Городок» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты лицензия таләпләрен бозуда гаепле дип табылды һәм административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.

Ачыкланган бозуларны бетерү өчен «Городок» ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International