Казанда туган. 1981 елда Казан югары хәрби инженерлык училищесын (очкыч аппаратлар белән идарә системасы, хәрби инженер-электрик), 2004 елда Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте институтын (дәүләти һәм муниципаль идарә, менеджер) тәмамлаган.
1976-1998 – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә
1999-2001 – баш белгеч, шәһәр хуҗалыгының фаразлау һәм координацияләү бүлеге башлыгы, Казан ш. хакимиятенең икътисад һәм сәнәгать комитеты
2001-2002 – экспортка һәм күргәзмә-ярминкә эшчәнлегенә теләктәшлек бүлеге башлыгы, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы
2002-2003 – генераль директор, “Волжскдомстрой” төзелеш компаниясе” ЯАҖ
2003-2006 – баш механик, “Татнефтепроводстрой” ААҖ
2006 – иминлек буенча генераль директор урынбасары, “Системы Эмерком” ФКҮ ЯАҖ
2006-2007 – директор, Казан ш. “Вахитов районы торак сервисы” МУП
2008 елның июленнән башлап – инспекция башлыгы урынбасары, Җитәкчелек, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе
Өйләнгән, кызы һәм улы бар