Хокукый характердагы мәсьәләләр

Хокукый характердагы мәсьәләләр

Сорау: Идарәче компанияләр, ТМШ, ТТК тарафыннан энергия ресурсларын исәпкә алу приборларын пломбалаган өчен түләү алу дөресме?

Җавап: Идарәче компанияләрнең, ТМШ, ТТК исәпләү приборларын пломбалаган өчен түләү алуы хокуксыз. Абонент яки кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу белән шөгыльләнүче һәм абонентлар белән турыдан-туры шартнамәләре төзелгән оешмаларның яки өченче затлар гаебе белән пломбаны бозу очракларында исәпкә алу приборларын пломбалау кабат уздырылган очраклар гына искәрмә булып тора.

Сорау: Идарәче оешмаларның финанс эшчәнлеген тикшерү кем тарафыннан башкарыла?

Җавап: Торак (торак-төзелеш) кооперативларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген контрольдә тотуны торак (торак-төзелеш) кооперативларының ревизия комиссиясе (ревизор); торак милекчеләре ширкәтенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерүне ТМШ ревизия комиссиясе (ревизор) башкара. Моннан тыш, ТК, ТТК, ТМШ финанс-хуҗалык эшчәнлегенә бәйсез аудиторлык тикшерүен үткәрү өчен, күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре бәйсез аудитор оешмасын җәлеп итәргә хокуклы.

Идарәче компанияләрнең финанс эшчәнлеген тикшерүне идарәче компанияләрне гамәлгә куючылар яки КФЙ милекчеләре карары буенча җәлеп ителгән аудиторлар башкара ала.

Сорау: Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне фатирның гомуми мәйданыннан, балкон мәйданын да кертеп, исәпләү дөресме?

Җавап: Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләгәндә фатирның гомуми мәйданы исәпкә алына, балкон, лоджия, веранда һәм терраса исәпкә алынмый. 

Сорау: Әгәр хезмәтләрне башкаручы шартнамәгә үзгәрешләр кертүдән баш тартса, хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучының тәкъдимнәрен исәпкә алмаса, нишләргә?

Җавап: Тәкъдим ителгән шартнамә проектында кулланучыларның законнарда билгеләнгән хокукларын бозу җирлеге булса, гражданнар каршылыклар беркетмәсе әзерләргә һәм аны башкаручыга почта аша, кулга тапшыру турында белдереп җибәрергә яки алу турында тамгалап, кулга тапшырырга  хокуклы. Әгәр бер ай дәвамында җавап алынмаса яки тискәре җавап алынса, идарәче компанияне закон таләпләре нигезендә шартнамә төзергә мәҗбүр итү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.8 ст. 2 өлеше нигезендә шартнамәгә кулланучының законда билгеләнгән хокукларын кысрыклый торган шартларны кертү, вазыйфаи затларга - бер меңнән ике мең сумга кадәр; юридик затларга ун меңнән алып егерме мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. 

Сорау: Идарәче оешмалар күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген  лицензиясез башкара аламы?

Җавап: »Россия Федерациясе Торак кодексына, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 2014 елның 21 июлендәге 255-ФЗ номерлы федераль законның 7 статьясындагы 1 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы юридик затлар, шәхси эшкуарлар аны гамәлгә ашыру өчен 2015 елның 1 маена кадәр лицензия алырга тиеш. 2015 елның 1 маеннан соң әлеге эшчәнлекне лицензиясез гамәлгә ашыру рөхсәт ителми.

 Сорау: Лицензия алырга теләүчегә нинди лицензия таләпләре куела?

Җавап: РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәнең 4 пункты нигезендә, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга  лицензия (алга таба – лицензия) алырга теләүче затка, Россия Федерациясе Торак кодексында билгеләнгән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия Федерациясе Торак кодексының 193 статьясының 1 өлешендәге 1-5 пунктларында каралган лицензия таләпләре белдерелә:

1) лицензиатны, лицензия алырга теләүчене юридик зат яки шәхси эшкуар буларак Россия Федерациясе территориясендә теркәү. Чит ил дәүләтләре территорияләрендә теркәлгән юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаруга рөхсәт бирелми;

1.1) лицензия алырга теләүченең яисә лицензиатның фирма аталышы күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукы алданрак барлыкка килгән лицензиатның фирма аталышы белән охшаш булмавы яисә бутау дәрәҗәсендә бер-берсенә туры килмәве;

2) лицензиатның, лицензия алырга теләүченең вазыйфаи затында (күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы юридик затның бер кулдагы башкарма органында, юридик зат җитәкчесендә яисә аның филиалында яисә шәхси эшкуарда, ә бер кулдагы башкарма орган вәкаләтләрен тапшыру турында шартнамә төзелгән очракта – мондый вәкаләтләр тапшырылган юридик затның бер кулдагы башкарма органында яисә шәхси эшкуарда) квалификация аттестатының булуы;

3) лицензиатның вазыйфаи затында, лицензия алырга теләүченең вазыйфаи затында икътисад өлкәсендәге җинаятьләр өчен, уртача авырлыктагы, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен алынмаган яисә үтәлмәгән суд хөкеменең булмавы;

4) лицензиатның лицензиясе гамәлдән чыгарылган бер кулдагы башкарма орган функцияләрен гамәлгә ашыручы затлар, шулай ук лицензиат уставында яисә башка документларында күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тиешенчә карап тотуны тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәү өчен җаваплылык йөкләнгән һәм үзләренә карата квалификациясен алу рәвешендә административ җәза кулланылган затлар, лицензиясе гамәлдән чыгарылган һәм квалификациясен алу рәвешендә административ җәза билгеләнгән шәхси эшкуарлар реестрында лицензиатның вазыйфаи заты, лицензия алырга теләүченең вазыйфаи заты турында мәгълүмат булмавы;

5) күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләрнең җыелма федераль реестрында лицензиатка, лицензия алырга теләүчегә элегрәк бирелгән лицензияне гамәлдән чыгару турында мәгълүмат булмавы.

 Сорау: Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензия алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә нинди документлар тапшырырга кирәк?

Җавап: Җавап: Лицензия алу өчен лицензия алырга теләүче зат, билгеләнгән формада, лицензия бирүче органга лицензия бирү турында гариза тапшыра, аны юридик затның даими эшләүче башкарма органы җитәкчесе яисә әлеге юридик зат исеменнән эш итәргә хокуклы башка зат яисә шәхси эшкуар, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталларын куллану юлы белән, электрон документ рәвешендә имзалый.

Сорау: Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензиянең гамәлдә булу срогы нинди?

Җавап: Лицензия биш елга бирелә һәм ул дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе субъекты территориясендә генә гамәлдә була. Лицензиянең гамәлдә булу срогы Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә биш ел үткәннән соң озайтыла. Лицензия өченче затларга тапшырылырга тиеш түгел (РФ ТК 192 ст. 4 пункты).

 Сорау: Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензия бирүдән баш тарту өчен нинди нигезләр бар?

Җавап: Лицензия алырга теләүче затка РФ ТК 194 ст. 2 өлеше нигезендә лицензия бирүдән баш тарту өчен нигез булып түбәндәгеләр тора:

1) лицензия бирү турындагы гаризаны һәм аңа теркәлә торган документларны тикшергәндә лицензия алырга теләүче лицензия таләпләренә туры килмәгән очракта;

2) лицензия алырга теләүче зат тарафыннан лицензия бирү турында тапшырылган гаризада һәм (яки) аңа теркәлә торган документларда дөрес булмаган яки ялган мәгълүмат булган очракта.

Сорау:  Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен дәүләт пошлинасы билгеләнәме?

Җавап: Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензия биргән өчен, лицензияләр реестрына үзгәрешләр керткән өчен дәүләт пошлинасы билгеләнгән.

Россия Федерациясе Салым кодексының 333.33 ст. 1 пунктындагы 134 пунктчасы нигезендә дәүләт пошлинасы түбәндәге күләмнәрдә түләнә:

- күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга лицензия бирү – 30 000 сум;

- күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр реестрына лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза нигезендә үзгәрешләр кертү, лицензиат идарә итә торган күпфатирлы йортлар исемлеген үзгәртү белән бәйле очраклардан тыш, –  5 000 сум.

Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту, лицензиянең гамәлдә булуын туктату, лицензияләр реестрыннан мәгълүмат бирү өчен дәүләт пошлинасы түләнми.

 Сорау: Дәүләт пошлинасын түләү буенча реквизитларны кайдан белергә була?

Җавап: Дәүләт пошлинасын түләү буенча реквизитлар ТР ДТИнең Интернет челтәрендә рәсми сайтында: http://gji.tatarstan.ru/, «Эшчәнлек» бүлегенең «Дәүләт хезмәтләре« бүлекчәсендәге «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү» өстәмә битендә урнаштырылган.

Сорау: Лицензия алырга теләүченең, лицензиатның лицензия таләпләренә җавап бирү өчен кайсы вазыйфаи заты квалификация аттестатына ия булырга тиеш?

Җавап: 2017 елның 29 июлендәге 257-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертелде. Хәзер, РФ Торак кодексының 193 ст. 1 өлешендәге 2 пунктында күрсәтелгән лицензия таләбенә туры килү өчен, лицензиатның, лицензия алырга теләүченең вазыйфаи затында (күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы юридик затның бер кулдагы башкарма органында, юридик зат җитәкчесендә яисә аның филиалында яисә шәхси эшкуарда, ә бер кулдагы башкарма орган вәкаләтләрен тапшыру турында шартнамә төзелгән очракта – мондый вәкаләтләр тапшырылган юридик затның бер кулдагы башкарма органында яисә шәхси эшкуарда) квалификация аттестатының булуы мәҗбүри булып тора.

Сорау: Квалификация имтиханын башка төбәктә тапшырырга мөмкинме һәм бу очракта квалификация аттестатын кем бирә ала?

Җавап: Россия Төзелеш министрлыгының 05.12.2014 ел, №789/пр боерыгы белән расланган Квалификация аттестаты бирү, аны юкка чыгару, аларның реестрын алып бару тәртибе нигезендә, квалификация аттестаты квалификация имтиханын тапшырган затның гаризасы нигезендә бирелә. Квалификация аттестаты бирү турында гариза лицензия комиссиясе квалификация имтиханын тапшырган заттан квалификация имтиханын кабул иткән Россия Федерациясе субъектының дәүләт торак күзәтчелеге органына язмача тапшырыла. Ягъни, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе законнары таләпләрен белүгә квалификация имтиханын Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектында тапшырырга мөмкин.

Сорау: Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гаризаны күпме вакыт эчендә тапшырырга кирәк?

Җавап: 

лицензияләүче орган тарафыннан «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» федераль законның 18 статьясындагы 1 өлеше нигезендә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү өчен нигез булган очрак барлыкка килгән көннән башлап 15 эш көненнән соңга калмыйча тапшырыла.

«Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» федераль законның 18 статьясындагы 1 өлешендәге 1-6 пунктларда каралган мәгълүматларны лицензияләүче орган, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гаризаны лицензияләүче органга тапшырмыйча, дәүләт мәгълүмат системаларыннан алынган мәгълүмат нигезендә лицензияләр реестрына автоматик режимда кертә.

Сорау:  Идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, торак яки торак-төзелеш кооперативлары, башка махсус кооперативлар кайсы вакыт эчендә күпфатирлы йортка техник документацияне тапшырырга тиеш?

Җавап: Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ ТК)  162 ст. 10 өлеше нигезендә идарәче оешма күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе туктатылган көннән башлап өч эш көне эчендә күпфатирлы йортка караган техник документларны яки мондый йорт белән идарә итүгә бәйле башка документларны яңа сайланган идарәче оешмага, торак милекчеләре ширкәтенә яисә махсуслаштырылган башка кулланучылар кооперативына, мондый йорт мондый йорттагы биналарның милекчеләре тарафыннан турыдан-туры идарә ителгән очракта, мондый йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында әлеге милекчеләрнең гомуми җыелышы карарында күрсәтелгән милекчеләрнең берсенә, яисә, андый милекче күрсәтелмәгән булса, мондый йорттагы биналарның теләсә кайсы милекчесенә тапшырырга тиеш.

РФ ТК 200 ст. 1 өлеше нигезендә, күпфатирлы йорт турындагы белешмәләр РФ ТК 198 ст. билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе субъектыныд лицензияләр реестрыннан төшереп калдырылган очракта, шулай ук, әгәр лицензиянең гамәлдә булуы туктатылса яки ул РФ ТК 199 ст. нигезендә гамәлдән чыгарылса, лицензиат күпфатирлы йортка булган техник документларны һәм мондый йорт белән идарә итүгә бәйле башка документларны РФ ТК 200 ст. 3 өлешендә каралган вакыйгалар барлыкка килгән көннән башлап өч эш көне эчендә күпфатирлы йорт белән идарә итү йөкләмәсен үз өстенә алган затка тапшырырга тиеш.

РФ ТК 161 ст. 3.1 өлешеннән аңлашылганча, торак милекчеләре ширкәте, торак яки торак-төзелеш кооперативы, яисә башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы тарафыннан күпфатирлы йорт белән идарә итү туктатылган очракта, әлеге ширкәт, кооператив күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында мондый йорт белән идарә итү ысулын үзгәртү турында карар кабул ителгән көннән башлап өч эш көне эчендә күпфатирлы йортка караган техник документларны һәм күпфатирлы йорт белән идарә итүгә бәйле башка документларны мондый йорт белән идарә итү йөкләмәсен үз өстенә алган затка тапшырырга тиешләр, яисә, күпфатирлы йорт белән турыдан-туры идарә итү ысулы сайланган очракта, күпфатирлы йорт белән идарә итүнең турыдан-туры ысулын сайлау турында күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карарында күрсәтелгән күпфатирлы йортта бина милекчесенә, әгәр мондый милекче күрсәтелмәгән булса, мондый күпфатирлы йорттагы теләсә кайсы бина милекчесенә тапшырырга тиешләр.

Сорау:  Күпфатирлы йортлар белән лицензиясез идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен нинди җаваплылык каралган?

 Җавап: Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 1 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензиясез гамәлгә ашыру вазыйфаи затларга илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр административ штраф салу яки өч елга кадәр квалификациядән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган; юридик затларга –йөз илле мең сумнан ике йөз илле мең сумга кадәр административ штраф яный.

 Сорау: Күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен төзүгә бәйле рәвештә яки башка мөрәҗәгать итүчедән әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен туктату, өзү турында гариза булмаган очракта күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын үзгәртүгә бәйле рәвештә реестрга үзгәрешләр кертү турындагы гаризаның килүе Татарстан Республикасы лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турындагы гаризаны карауны туктатып тору өчен нигез булып торамы?

 Җавап: Әйе, дәүләт торак күзәтчелеге органына күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен төзүгә бәйле рәвештә яки башка мөрәҗәгать итүчедән әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен туктату, өзү турында гариза булмаган очракта күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын үзгәртүгә бәйле рәвештә реестрга үзгәрешләр кертү турындагы гаризаның яки торак милекчеләре ширкәте яисә торак кооперативы яки махсуслаштырылган башка кулланучылар кооперативы тарафыннан күпфатирлы йорт белән идарә итүне туктату турында белешмәләрнең килүе лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турындагы гаризаны карауны туктатып тору өчен нигез була (Россия Төзелеш министрлыгының «Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү тәртибен һәм чорларын раслау турында» 2015 елның 25 декабрендәге 938/пр номерлы боерыгының (Россия Юстиция министрлыгында 2016 елның 8 апрелендә 41716 номеры белән теркәлгән) 10 пунктындагы «в» пунктчасы).

Сорау: Күпфатирлы йортның торак урыннары милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсенең нинди билгеләре аның яраклы булмавына күрсәтә?

Җавап: Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 181.5 ст. нигезендә җыелыш карары түбәндәге очракларда яраксыз була, әгәр:

1) җыелышта тиешле гражданм-хокукый берләшмәнең барлык катнашучылары катнашкан очрактан тыш, көн тәртибенә кертелмәгән мәсьәлә буенча кабул ителгән булса;

2) кирәкле кворум булмаганда кабул ителсә;

3) җыелыш компетенциясенә карамаган мәсьәлә буенча кабул ителсә;

4) хокук тәртибе яисә әхлаклылык нигезләренә каршы килсә.

Сорау: Идарәче оешмалар, ТМШ, ТТК һәм күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтләре белешмәләрне тапшырмаган яки вакытында тапшырмаган яки тулы күләмдә тапшырмаган яки үзгәртеп тапшырган өчен административ җаваплылыкка тартылалармы?

Җавап: Әйе, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.7 статьясы нигезендә законда тапшырылуы каралган һәм әлеге орган тарафыннан аның законлы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган белешмәләрне (мәгълүматны) дәүләт органына, дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра торган органга тапшырмау яки вакытында тапшырмау яисә дәүләт органына, дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра торган органга мондый белешмәләрне (мәгълүматны) тулы булмаган күләмдә яки үзгәртелгән рәвештә тапшыру – гражданнарга йөз сумнан алып өч йөз сумга кадәр; вазыйфаи затларга – өч йөз сумнан биш йөз сумга кадәр; юридик затларга өч мең сумнан алып биш мең сумга кадәр административ штраф салынуга яки кисәтү чыгаруга сәбәп була.

Сорау: Күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия нинди формада бирелә?

Җавап: 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән, 2019 елның 27 декабрендәге 478-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелгән үзгәрешләр нигезендә лицензияләрне катгый хисап бланкларында рәсмиләштерү гамәлдән чыгарылды.

Юридик зат яки шәхси эшкуарның конкрет эшчәнлек төрен гамәлгә ашыру хокукы лицензияләр реестрындагы язу белән раслана.

Сорау: Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәткәндә гаризаларны карау сроклары нинди?

Җавап: Гаризаны карау вакытлары:

- лицензия бирү өчен – 30 эш көне;

- лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү (яңадан рәсмиләштерү), лицензиянең гамәлдә булуын туктату өчен – 10 эш көне;

- конкрет лицензия турында мәгълүмат бирү өчен – 3 эш көне;

- лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту өчен – 15 эш көне;

- ачыкланган бозуларны бетерү һәм (яки) булмаган документларны тапшыру өчен гариза бирүчеләргә өстәмә рәвештә 30 көнгә кадәр бирелә.

Сорау: Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза нинди срокта бирелә?

Җавап: Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озынайту турында гариза лицензиянең гамәлдә булу вакыты чыккан көнгә 60 эш көне кала һәм 45 эш көне узганчы лицензияләүче органга тапшырыла.

Сорау: Лицензиясе булу-булмавына карата идарәче компанияне ничек тикшерергә?

Җавап: Күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы идарәче компания турында мәгълүмат торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында  (https://dom.gosuslugi.ru) (ТКХ ДМС) урнаштырыла,  аны һәркем кереп карый ала, моның өчен шәхси кабинетта авторизация мәҗбүри түгел.

Мәгълүматны карау өчен:

1. ТКХ ДМС сайтының төп битендә «Реестрлар» бүлеген сайларга;

2. Алга таба «РФ субъектлары лицензияләре реестры»н сайларга;

3. «РФ субъекты лицензияләре реестры»ның төп битендә «РФ субъектын үзгәртергә» һәм субъектлар исемлегеннән  «16-Татарстан Республикасы»н сайларга;

4. »Күпфатирлы йорт реквизитлары буенча» кирәкле эзләү блогы кырларын тутырырга һәм «Табарга» төймәсенә басарга.

Ачык экранда идарәче компания турында мәгълүмат күрсәтеләчәк.

Шулай ук «идарәдәге күпфатирлы йортлар» өстәлмәсендә күпфатирлы йорт белән идарә итү чорының башлану вакыты турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Сорау:  Квалификация имтиханында дәгъвачыга бирелә торган сораулар исемлеге белән кайда танышырга мөмкин?

Җавап: Квалификация имтиханына дәгъва кылучыга тәкъдим ителә торган сораулар исемлеге (4 нче кушымта) Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карарында расланган Квалификация имтиханын үткәрү тәртибен, квалификация имтиханы нәтиҗәләрен билгеләү тәртибен, Квалификация аттестатын бирү, гамәлдән чыгару тәртибен, Квалификация аттестатлары реестрын алып бару тәртибен, Квалификация аттестаты формасын, Квалификация имтиханында квалификация аттестатын алучы затка тәкъдим ителә торган сораулар исемлеген раслау турында» 2014 елның 28 октябрендәге 789/пр номерлы боерыгы белән расланган.

Россия Төзелеш министрлыгының «Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2014 елның 28 октябрендәге 789/пр номерлы боерыгының 4 нче кушымтасына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 31 гыйнварындагы 54/пр номерлы боерыгы белән кушымтаның атамасы, 4 нче кушымтаның №№ 4, 5, 27, 60, 71, 123, 199 сораулары яңа редакциядә бәян ителгән.  Редакциянең гамәлгә керү вакыты – 17.04.2023.

«Идарәче оешманы алыштыру турында» статьясы

Яңа идарәче оешманы яңадан сайлаганда түбәндәге мәҗбүри шартларны үтәргә кирәк:

  1. Гомуми җыелышларны үткәрү процедурасын катгый үтәү (хәбәр итү, көн тәртибе, кворум)
  2. Идарәче оешма тарафыннан КФЙ белән идарә итү шартнамәсе буенча үз йөкләмәләренең үтәлмәвен яки тиешенчә үтәлмәвен документаль раслау.

I. Күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрү тәртибе РФ ТК 45 статьясында бәян ителгән.

1. Идарә итү ысулын үзгәртү буенча чираттан тыш гомуми җыелыш әлеге милекчеләрнең теләсә кайсының инициативасы буенча үткәрелергә мөмкин.

2. Кворум – гомуми тавышлар саныннан 50% тавыш.

3. Мондый җыелышны үткәрү турында аны үткәрү датасына кадәр 10 көннән дә соңга калмыйча хәбәр итү.

Ысулы:

  • заказлы хат белән;
  • һәр милекчегә имзалатып тапшыру;
  •  әлеге йортта гомуми җыелыш карары белән билгеләнгән һәм әлеге йортта биналарның барлык милекчеләре өчен ачык булган урында урнаштыру.

4. Гомуми җыелыш үткәрү турында хәбәрдә түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:

1) әлеге җыелышны чакыртуга башлангыч биргән зат турында белешмәләр;

2) әлеге җыелышны үткәрү формасы (җыелыш яки читтән торып тавыш бирү);

3) әлеге җыелышны уздыру датасы, урыны, вакыты яисә, әлеге җыелышны читтән торып тавыш бирү рәвешендә уздырган очракта, милекчеләрнең тавышка куелган мәсьәләләр буенча карарларын кабул итүне тәмамлау датасы һәм мондый карарлар тапшырылырга тиешле урын яисә адрес;

4) әлеге җыелышның көн тәртибе;

5) әлеге җыелышта тәкъдим ителәчәк мәгълүмат һәм (яки) материаллар белән танышу тәртибе һәм алар белән танышырга мөмкин булган урын яки адрес.

Күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы әлеге җыелышның көн тәртибенә кертелмәгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итәргә, шулай ук әлеге җыелышның көн тәртибенә үзгәрешләр кертергә хокуклы түгел.

 

II. Әгәр идарәче компания шартнамә шартларын үтәмәсә, КФЙ биналарның милекчеләре гомуми җыелыш карары нигезендә берьяклы тәртиптә идарә шартнамәсен үтәүдән баш тартырга хокуклы (РФ ТК 162 ст.).

 КФЙ белән идарә итү шартнамәсенең үтәлмәвен яки тиешенчә үтәлмәвен раслый торган документ булып акт тора.  Акт Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән тәртиптә төзелә (РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карары). Актта сыйфат параметрларын бозу, хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәү, эшләрне башкармау яки аларның сыйфатсыз булуы турында күрсәтелә. Актка хезмәт күрсәтүләрдән (эшләрдән) файдаланучы һәм башкаручы (ИК вәкиле) тарафыннан имза салына; ИК вәкиле имза куюдан баш тарткан очракта, актта тиешле язу теркәлә, ул ике кулланучының имзасы белән таныклана. Актның бер нөсхәсе кулланучыга тапшырыла, икенчесе башкаручыда кала.

Соңгы яңарту: 2023 елның 10 ноябре, 10:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International