Идарә итүнең турыдан-туры ысулын сайлаган очракта, милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре һәм карарларының төп нөсхәләре гомуми җыелыш үткәрелгәннән соң ун календарь көннән дә соңга калмыйча дәүләт торак күзәтчелеге органына гомуми җыелышның инициаторы булган зат тарафыннан мәҗбүри җибәрелергә тиеш, ә җыелыш берничә көн дәвам иткән очракта, гомуми җыелыш тәмамланганнан соң ун календарь көннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш (Россия Төзелеш министрлыгының 2019 елның 28 гыйнварындагы 44/пр номерлы боерыгы белән расланган Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карарларын һәм беркетмәләрен Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнарына җибәрү тәртибенең 4 пункты нигезендә).
Кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр энергиясе белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү (шул исәптән балоннарда көнкүреш газы китерү), ягып җылыту (җылылык белән тәэмин итү, шул исәптән мич белән җылытканда каты ягулык китертү), каты коммуналь калдыклар белән эш итү шартнамәләре күпфатирлы йорт белән турыдан-туры идарә итүче һәр милекче белән аның үзе исеменнән төзелә.
Йорт эчендәге газ җиһазлары системаларын тиешле тәртиптә тоту максатларында хезмәт күрсәтү һәм (яисә) эшләр башкару турында һәм (яисә) эксплуатацияләү эшләрен башкару турында, шул исәптән лифтларга, инвалидлар өчен күтәртү платформаларына хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау турында шартнамәләр һәм (яки) авария-диспетчер хезмәте күрсәтү буенча эшләр башкару турында, шул исәптән системаны кулланып, электрон формада күпфатирлы йортта мондый йорт белән турыдан-туры идарә итүне гамәлгә ашыручы бина милекчеләре тарафыннан төзелгән шартнамәләр, РФ Торак кодексының 164 статьясында каралган очракларда, эшчәнлекнең тиешле төрләрен гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан ТКХ ДМС системасында башкарма хакимиятнең мәгълүмат технологияләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру, норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль органы тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру, норматив-хокукый җайга салу функцияләрен башкаручы федераль башкарма хакимият органы белән берлектә билгеләнгән тәртиптә урнаштырылырга тиеш.