Бүлекнең төп функцияләре:
- Россия Федерациясендә гамәлдә булган законнардагы таләпләргә яраклы рәвештә бухгалтерлык исәбен алып бару;
- керемнәр һәм чыгымнар яисә бюджетта каралган лимитлар сметасындагы ассигнованияләр күләме буенча төзелгән килешүләрнең туры килү-килмәвен контрольдә тоту;
- билгеләнгән тәртиптә һәм билгеләнгән вакыт аралыкларында оператив, статистика, салым һәм бухгалтерлык хисапларын төзү һәм тапшыру;
- бухгалтерия документларын дәүләт архив эшен оештыру таләпләренә ярашлы рәвештә саклауны тәэмин итү.