Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 30.10.2017 № 326 боерыгы белән расланган Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында 2018 елның 9 апрелендәге 137 номерлы боерык

ГОСУДАРСТВЕННАЯ

ЖИЛИЩНАЯ ИНСПЕКЦИЯ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН

РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ

ТОРАК ИНСПЕКЦИЯСЕ

Ул.Б.Красная., 15/9, г.Казань, 420111

З.Кызыл ур. 15/9, Казан шәһәре, 420111

 

тел/факс. 236-91-44. E-mail: tatgi@tatar.ru, сайт: www.gji.tatarstan.ru

 

 

 

                                                          № 137

 

      П Р И К А З                                                                    Б О Е Р Ы К

  «09» апрель, 2018ел.

 

       
 

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 30.10.2017 № 326 боерыгы белән расланган Татарстан Республикасын-да Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

 

 

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында төбәк дәүләт торак күзәтчелеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 28 февралендәге 128 номерлы                        карары нигезендә боерык бирәм:

 

1. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 30.10.2017 № 326 боерыгы белән расланган Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең административ регламентына                        (алга таба – Регламент) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1 бүлектә:

1.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.1. Әлеге Регламент махсус чаралар белән җиһазландырылган күпфатирлы йортларда биналарның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең инвалидлар өчен үтемле булу шартлары тәэмин ителүгә төбәк дәүләт торак күзәтчелеген һәм төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен                 (алга таба – дәүләт функциясе) үтәгәндә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) административ процедураларының һәм административ гамәлләренең срокларын һәм эзлеклелеген билгели.

Махсус чаралар белән җиһазландырылган күпфатирлы йортларда биналарның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең инвалидлар өчен үтемле булу шартларын тәэмин ителүгә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) (алга таба – төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге)) Инспекция тарафыннан төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашырганда гамәлгә ашырыла.

Дәүләт функциясенең аталышы: төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру.»;

1.3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.3. Дәүләт функциясе түбәндәгеләргә нигезләнеп гамәлгә ашырыла:

Россия Федерациясе Конституциясе (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2014, № 31, 4398 ст.);

Россия Федерациясе Гражданлык кодексы (алга таба – РФ ГК), (Российская газета, 1994, 8 декабрь. кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы                     (алга таба – РФ КоАП) (Российская газета, 2001, 31 декабрь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Торак кодексы (алга таба – РФ ТК) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2005, № 1, 14 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе законы (алга таба – 2300-1 номерлы федераль закон) (Российская газета, 1996, 16 гыйнвар, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 1995, № 48, 4563 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) һәм             дәүләт хакимияте башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы федераль закон                     (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 1999, № 42, 5005 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Техник җайга салу турында» 2002 елның 27 декабрендәге 184-ФЗ номерлы федераль закон (Российская газета, 2002, 31 декабрь, кертелгән үзгәрешләрен  исәпкә алып);

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми               принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль  закон (Российская газета, 2003, 8 октябрь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба –                   59-ФЗ номерлы федераль закон) (Российская газета, 2006, 11 май, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон                        (алга  таба – 294-ФЗ номерлы федераль закон) (Российская газета, 2008, 30 декабрь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Энергия саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлеген арттыру турында               һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль закон  (алга таба – 261-ФЗ номерлы федераль закон) (Российская газета, 2009, 27 ноябрь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында техник регламент» 2009 елның 30 декабрендәге 384-ФЗ номерлы федераль закон                        (алга таба – 384-ФЗ номерлы федераль закон) (Российская газета, 2009,                             31 декабрь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Торак урыннарыннан файдалану кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 21 гыйнварындагы 25 номерлы                 карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 25 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2006, № 5, 546 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Бүлмә урынын торак урын, торак урынны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны аварияле һәм сүтелергә яисә үзгәртеп корылырга тиеш дип тану турында нигезләмә раслау турында» 2006 елның                        28 гыйнварындагы 47 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 47 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2006, № 6, 702 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын һәм күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту максатларында коммуналь ресурслардан файдалану нормативларын билгеләү һәм ачыклау кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 23 маендагы 306 номерлы карары               (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 306 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2006, № 22, 2338 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту кагыйдәләрен һәм күпфатирлы йортта уртак мөлкәт белән эш итү, аны карап тоту һәм ремонтлау буенча тиешсез сыйфатта һәм (яисә) билгеләнгән озынлыгын артып китүче өзеклекләр белән хезмәтләр күрсәтелгән һәм эшләр башкарылган очракта торак урынны карап тоту өчен түләү күләмен үзгәрү кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карары (алга таба –                           РФ Хөкүмәтенең 491 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2006, № 34, 3680 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ китертү тәртибе турында» 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карары (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2008,                  № 30, 3635 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контроль (күзәтчелек) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләрен раслау турында» 2010 елның 30 июнендәге 489 номерлы карары (алга таба –                     РФ Хөкүмәтенең 489 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар                  җыентыгы, 2010, № 28, 3706 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында» 2010 елның 23 сентябрендәге 731 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 731 номерлы карары белән расланган стандарт), (Российская газета, 2010, 1 октябрь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерация Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тиешенчә карап тотуны тәэмин итү өчен кирәкле хезмәтләрнең һәм эшләрнең минималь исемлеге һәм аларны күрсәтү һәм башкару тәртибе турында» 2013 елның 3 апрелендәге 290 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 290 номерлы карары) (Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталы (www.pravo.gov.ru),   2013, 12 апрель, басылып чыгу номеры: 0001201304120004, кертелгән               үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Энергия саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында законнардагы таләпләрнең үтәлүенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кагыйдәләрен раслау турында һәм            Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 25 апрелендәге 318 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең                318 номерлы карары) (Российская газета, 2011, 29 апрель, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары (алга таба –                      РФ Хөкүмәтенең 354 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2011, № 22, 3168 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда һәм аны карап тотканда куркынычсызлык               тәэмин итү чаралары турында» 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары                 (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 410 номерлы карары) (Хокукый мәгълүматның              рәсми интернет-порталы (www.pravo.gov.ru), 2013, 24 май, басылып чыгу номеры: 0001201305240001, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру тәртибе турында» 2013 елның 15 маендагы             416 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 416 номерлы карары) (Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталы (www.pravo.gov.ru), 2013, 22 май, басылып чыгу номеры: 0001201305220001, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт торак күзәтчелеге турында» 2013 елның 11 июнендәге 493 номерлы карары (Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталы (www.pravo.gov.ru), 2013, 17 июнь, басылып чыгу номеры: 0001201306170023, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Тикшерүләрнең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре турында» 2015 елның 28 апрелендәге 415 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 415 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2015, № 19, 2825 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Тикшерүләр оештырганда һәм үткәргәндә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында дәүләт контроль (күзәтчелек) органнары, муниципаль контроль органнары тарафыннан документларга һәм (яисә) мәгълүматларга, шул исәптән электрон рәвештә, шушы документлар һәм (яисә) мәгълүматлар белән эш итүче бүтән дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына яисә дәүләт органнарына яисә җирле үзидарә органнарына буйсынучы оешмаларга гарызнамәләр җибәрү һәм аларны түләүсез нигездә алу турында»              2016 елның 18 апрелендәге 323 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең                 323 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2016 № 17,                 2418 ст.);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта торак урыннарны            һәм уртак мөлкәтне инвалидларның ихтыяҗларын исәпкә алып яраклаштыру чаралары турында» 2016 елның 9 июлендәге 649 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 649 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы,           2016, № 30, 4914 ст.);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аерым төрләрен оештырганда куркыныч-юнәлешле якын килүне куллану һәм  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 17 августындагы 806 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең             806 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2016, № 35, 5326 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарындагы вазыйфаи затлар эшчәнлегенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләтле дәүләт органнары тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарындагы вазыйфаи затларга тикшерүләр уздыруның еллык планнары проектларын әзерләү, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары             дәүләт хакимияте органнарына һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарындагы вазыйфаи затларга планнан тыш тикшерүләрне килештерү турында» 2016 елның 31 октябрендәге 1106 номерлы карары (алга             таба – РФ Хөкүмәтенең 1106 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2016, № 45, 6270 ст.);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр төзү һәм җибәрү, юридик зат, шәхси эшкуар тарафыннан мондый кисәтүләргә ризасызлыклар бирү һәм аларны карап тикшерү, мондый кисәтүне үтәү турында хәбәр итү кагыйдәләрен раслау турында» 2017 елның 10 февралендәге 166 номерлы карары (алга таба – РФ Хөкүмәтенең 166 номерлы карары) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2017, № 8, 1239 ст.);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Тикшерүләрне оештырганда һәм үткәргәндә дәүләт контроль (күзәтчелек) органнары, муниципаль контроль органнары тарафыннан ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында шушы документлар һәм (яки) мәгълүматлар белән эш итүче бүтән дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан яисә дәүләт органнарына яки җирле үзидарә органнарына буйсынучы оешмалардан сорала һәм алына торган документлар һәм (яки) мәгълүматлар исемлеген раслау турында» 2016 елның 19 апрелендәге                   724-р номерлы боерыгы (алга таба – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 724-р номерлы боерыгы) (Россия Федерациясе Законнар җыентыгы, 2016, № 18, 2647 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь комплекс буенча дәүләт комитетының «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында» 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары (алга таба – ПиН) (Российская газета, 2003, 23 октябрь);

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының «2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын           яклау турында» 294-ФЗ номерлы федераль законны тормышка ашыру хакында» 2009 елның 27 мартындагы 93 номерлы боерыгы (алга таба – РФ Генпрокуратурасының 93 номерлы боерыгы) («Законность» басмасы, 2009, № 5, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының «Җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаи затлар эшчәнлегенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләтле дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләр уздыруның еллык планын формалаштыру һәм прокуратура органнарында килештерү тәртибе турында һәм җирле үзидарә органнары һәм            җирле үзидарә органнарындагы вазыйфаи затлар эшчәнлегенә планнан тыш тикшерүләрне прокуратура органнарында килештерү тәртибе турында» 2014                 елның 21 апрелендәге 222 номерлы боерыгы (алга таба – Россия Генпрокуратурасының 222 номерлы боерыгы) (Законность, 2014, № 7);

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Дәүләт              контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда              юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»            федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру хакында» 2009 елның 30 апрелендәге 141 номерлы боерыгы (алга таба – Россия Икътисадый үсеш министрлыгының № 141 боерыгы) (Российская газета, 2009, 14 май, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының «Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле башкарма хакимият органнары тарафыннан              күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмаларның мәгълүмат ачу стандартын үтәвен тикшереп торуны гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» 2012 елның 9 апрелендәге 162 номерлы боерыгы (Российская газета, 2012, 25 май);

Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының «Россия Федерациясе субъектларында дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен, шул исәптән муниципаль торак контроле органнарының Россия Федерациясе субъектларының төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыручы вәкаләтле башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүе тәртибен һәм дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак контроле буенча функцияләр башкаруның административ регламентларын эшләү буенча методик күрсәтмәләр раслау турында» 2013 елның  23 августындагы 360 номерлы боерыгы («Нормирование в строительстве и ЖКХ» басмасы, № 5, 2013);

Татарстан Республикасы Конституциясе (Ватаным Татарстан, 2002, 30 апрель, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында»             2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (алга  таба – 16-ТРЗ номерлы закон) (Республика Татарстан, 2014, 2 август, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» 2011 елның 10 октябрендәге 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (Республика Татарстан, 2011, 21 октябрь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда уртак мөлкәткә            капиталь ремонт уздыруны оештыру турында» 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (алга таба – 52-ТРЗ номерлы закон) (Республика Татарстан, 2013, 28 июнь, кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәсьәләләре» 2011 елның 26 декабрендәге 1068 номерлы карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2012, № 10, 0383 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республика-сында күпфатирлы йортларда уртак мөлкәтне капиталь ремонтлауга минималь кертем күләмен билгеләү турында» 2013 елның 29 июнендәге 450 номерлы карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2014, № 29, 0846 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2018 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләргә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын раслау турында» 2014 елның 30 апрелендәге 283 номерлы карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2014, № 37, 1159 ст., кертелгән үзгәрешләрен исәпкә алып).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республи-касында төбәк дәүләт торак күзәтчелеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 28 февралендәге 128 номерлы карары (Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы PRAVO.TATARSTAN.RU, 2018, 9 апрель).»

1.4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.4. Төбәк дәүләт торак күзәтчелеге предметы булып дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, шулай ук юридик затларның, шәхси эшкуарларның һәм гражданнарның торак законнарында, энергия саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында законнарда билгеләнгән, милекчелек формасына бәйсез рәвештә, торак фондыннан файдалануга һәм аны саклауга карата таләпләрнең, шул исәптән торак урыннарына, алардан файдалануга һәм аларны карап тотуга, күпфатирлы йортларда торак урын милекчеләренең уртак мөлкәтеннән файдалануга һәм аны карап тотуга карата, капиталь ремонт фондлары формалаштыруга һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы, күпфатирлы йортларда уртак мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүче һәм (яки) эшләр башкаручы юридик затларны, шәхси эшкуарларны, төбәк операторлары булдыру һәм аларның эшчәнлегенә карата, гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләргә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүдәге чикләмәләрнең бозылуына карата таләпләрнең, коммуналь ресурслардан (коммуналь хезмәтләрдән) куллану нормативлары составына, коммуналь ресурсларны (коммуналь хезмәтләрне) куллану нормативларын билгеләү шартларына һәм методларына, шулай ук коммуналь ресурсларны (коммуналь хезмәтләрне) куллану буенча билгеләнгән норматив күләменең нигезле булу-булмавына карата таләпләрнең, күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту кагыйдәләрендәге һәм торак урынны карап тоткан өчен түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләрендәге, күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү, туктатып тору һәм чикләү кагыйдәләрендәге таләпләрнең, күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның энергетика ягыннан нәтиҗелелеге һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләренең, социаль файдаланудагы наем йортларыннан торак урыннар бирүгә, махсуслаштырылган оешма белән йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасын техник карап тоту һәм ремонтлау турында шартнамә булуга карата таләпләрнең (алга таба – зарури таләпләр) үтәлеше, җирле үзидарә органнарының, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларның торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба – ТКХ ДМС) мәгълүмат урнаштыру тәртибенә карата таләпләрне бозулары тора.

Төбәк дәүләт торак күзәтчелеге һәм төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм гражданнар тарафыннан  зарури таләпләрнең үтәлешенә тикшерүләрне оештыру һәм уздыру, зарури таләпләр бозылуны профилактикалау буенча чаралар, юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә гамәлгә ашырыла торган чараларны уздыру, ачыкланган бозуларны чикләү һәм (яисә) юкка чыгару буенча Россия Федерациясе законнарында каралган чараларны күрү, зарури таләпләрнең үтәлүен системалы рәвештә күзәтү, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм гражданнар тарафыннан үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашырганда зарури таләпләрнең үтәлү торышын анализлау һәм фаразлау (алга таба – системалы рәвештә күзәтү һәм анализлау) юлы белән гамәлгә ашырыла.»;

1.4 пунктыннан соң түбәндәге эчтәлекле бүлекчә өстәргә:

 

«ТӨБӘК ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕНЕҢ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕНЕҢ) ПРЕДМЕТЫ

 

1.4.1. Төбәк дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) предметы булып Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, шулай ук юридик затларның, шәхси эшкуарларның һәм гражданнарның күпфатирлы йортларда торак урыннарның һәм уртак мөлкәтнең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең Россия Федерациясе законнарында, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең  649 номерлы карарында билгеләнгән таләпләргә ярашлы рәвештә инвалидлар өчен үтемле булу шартларын тәэмин итү кагыйдәләрен (алга таба – зарури таләпләр) үтәве тора.»;

«Төбәк дәүләт торак күзәтчелеге» бүлекчәсен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

«ТӨБӘК ДӘҮЛӘТ ТОРАК КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ҺӘМ ТӨБӘК                                       ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ) ОБЪЕКТЛАРЫ

 

1.5. Дәүләт функциясе дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, юридик затларга, шәхси эшкуарларга һәм гражданнарга (алга таба – күзәтчелек объектлары) карата гамәлгә ашырыла.»;

«Төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашырганда вазыйфаи затларның хокуклары, бурычлары һәм алар өчен чикләмәләр» бүлекчәсенең аталышын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

«ДӘҮЛӘТ ФУНКЦИЯСЕН ГАМӘЛГӘ АШЫРГАНДА ВАЗЫЙФАИ ЗАТЛАРЫНЫҢ ХОКУКЛАРЫ, БУРЫЧЛАРЫ ҺӘМ АЛАР ӨЧЕН ЧИКЛӘМӘЛӘР»;

 

1.9 пунктка түбәндәге эчтәлекле 8 пунктча өстәргә:

«8) РФ Хөкүмәтенең 806 номерлы карарында билгеләнгән тәртиптә элегрәк алар эшчәнлегенә һәм (яки) төбәк дәүләт торак күзәтчелеге объектларына бирелгән куркыныч категориясен яки куркынычлылык классын үзгәртү турында      Инспекциягә гариза тапшырырга.»;

1.10 пунктның 2 пунктчасында «төбәк дәүләт торак» сүзләрен төшереп калдырырга;

2 бүлектә:

2.4 пунктта:

унбишенче абзацта «төбәк дәүләт торак күзәтчелегенең» сүзләрен «төбәк дәүләт торак күзәтчелегенең һәм төбәк дәүләт контроленең (күзәтчелегенең)» сүзләренә алмаштырырга;

унҗиденче абзацта «төбәк дәүләт торак күзәтчелегенең» сүзләрен «төбәк дәүләт торак күзәтчелегенең һәм төбәк дәүләт контроленең (күзәтчелегенең)» сүзләренә алмаштырырга»;

«Үзләренә карата дәүләт функциясе гамәлгә ашырыла торган юридик затлардан, шәхси эшкуарлардан төбәк дәүләт торак күзәтчелеге буенча чараларны уздырган өчен түләү алуның ярамаганлыгы» бүлекчәсе аталышын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

«ҮЗЛӘРЕНӘ КАРАТА ДӘҮЛӘТ ФУНКЦИЯСЕ ГАМӘЛГӘ АШЫРЫЛА ТОРГАН ЮРИДИК ЗАТЛАРДАН, ШӘХСИ ЭШКУАРЛАРДАН КОНТРОЛЬЛЕК ЧАРАЛАРЫН УЗДЫРГАН ӨЧЕН ТҮЛӘҮ АЛУНЫҢ ЯРАМАГАНЛЫГЫ»;

 

2.9 пунктта «төбәк дәүләт торак күзәтчелеге буенча чараларның» сүзләрен «контрольлек чараларының» сүзләренә алмаштырырга;

2.11 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.11. Юридик затларга, шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр  (төбәк операторларыннан тыш) елына бер мәртәбәдән ешрак булмаган күләмдә үткәрелә.

Төбәк дәүләт торак күзәтчелеге РФ Хөкүмәтенең 806 номерлы карары белән расланган куркыныч-юнәлешле якын килүне кулланып гамәлгә ашырыла торган  һәм аларга карата Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан планлы тикшерүләр уздыруның башка төрле ешлыгы билгеләнергә мөмкин булган дәүләт контроле (күзәтчелеге) төрләре исемлегенә керә.

Контрольлек чараларын, зарури таләпләр бозылуны профилактикалау чараларын уздыру интенсивлыгын (формасын, озынлыгын, ешлыгын) сайлау юридик зат, шәхси эшкуар эшчәнлегенең һәм (яки) төбәк дәүләт торак күзәтчелеге объектларының билгеле бер куркыныч категориясенә яки билгеле бер куркынычлылык классына (категориясенә) кертелүе белән билгеләнә.

Куркынычлылыкның билгеле бер классына (категориясенә) кертү             Инспекция тарафыннан, юридик затларның, шәхси эшкуарларның зарури таләпләрне үтәмәү ихтималы аркасында потенциаль тискәре нәтиҗәләрнең авырлыгын исәпкә алып, ә куркынычның билгеле бер категориясенә кертү –             шулай ук тиешле зарури таләпләрнең үтәлмәү ихтималын бәяләүне исәпкә алып, гамәлгә ашырыла.

Юридик затлар, шәхси эшкуарлар эшчәнлеген һәм (яки) төбәк дәүләт торак күзәтчелеге объектларын билгеле бер куркыныч категориясенә яисә билгеле бер куркынычлылык классына (категориясенә) кертү критерияләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә, әгәр мондый критерияләр федераль законда билгеләнмәсә.»;

2.11 пункттан соң түбәндәге эчтәлекле 2.11.1 һәм 2.11.2 пунктчалар өстәргә:

«2.11.1. Бер үк Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы яки Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы вазыйфаи заты эшчәнлегенә планлы тикшерүләр ике елга бер мәртәбәдән артык булмаган күләмдә гамәлгә ашырыла.

2.11.2. Бер үк җирле үзидарә органына яки җирле үзидарә органы вазыйфаи затына карата планлы тикшерүләр ике елга бер мәртәбәдән артмаган ешлыкта уздырыла.»;

2.12 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.12. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вазыйфаи затларының эшчәнлекләренә планлы тикшерүләр Инспекция тарафыннан дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) башка органнары белән берлектә, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча тикшерүләрнең Татарстан Республикасы прокуратурасы формалаштырган еллык планнары (алга таба – дәүләт хакимияте органнарының ел саен уздырыла торган тикшерүләр планы) нигезендә формалаштырылган тикшерүләрнең еллык җыелма планы нигезендә уздырыла.»;

2.12 пункттан соң түбәндәге эчтәлекле 2.12.1 һәм 2.12.2 пунктчалар өстәргә:

«2.12.1. Җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары эшчәнлекләренә планлы тикшерүләр Инспекция тарафыннан дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) башка органнары белән берлектә, җирле үзидарә органнарына һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларына планлы  тикшерүләр уздыруның Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан формалаштырылган һәм килештерелгән еллык тикшерүләр планы (алга таба – җирле үзидарә органнарына еллык тикшерүләр планы) нигезендә уздырыла.

2.12.2. Юридик затларга, шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр юридик затларга, шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр уздыруның Инспекция тарафыннан әзерләнә һәм раслана торган еллык планнары (алга таба – юридик затларга, шәхси эшкуарларга ел саен уздырыла торган тикшерүләр планы)  нигезендә уздырыла.»;

2.13 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.13. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органын яки Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы вазыйфаи затын планлы тикшерүне дәүләт хакимияте органнарын тикшерүнең еллык планына кертү өчен мондый Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органына яки Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы вазыйфаи затына соңгы мәртәбә уздырылган планлы тикшерү тәмамланган көннән соң ике елның узып китүе нигез булып тора.»;

түбәндәге эчтәлекле 2.13.1-2.13.3 пунктлар өстәргә:

«2.13.1. Җирле үзидарә органнарын планлы тикшерүне тикшерүләрнең еллык планына кертү өчен түбәндәгеләрдән соң ике елның узып китүе нигез булып тора:

1) юридик затны – җирле үзидарә органын дәүләт теркәвенә алган көннән соң;

2) җирле үзидарә органына яки җирле үзидарә органы вазыйфаи затына уздырылган соңгы планлы тикшерү тәмамланган көннән соң.

2.13.2. Юридик затларны, шәхси эшкуарларны планлы тикшерүне планлы тикшерүләр уздыруның еллык планына кертү өчен түбәндәгеләрдән соң бер елның узып китүе нигез булып тора:                                                      

1) Инспекциягә күрсәтелгән эшчәнлекне башлау турында тапшырылган белдерүнамә нигезендә юридик затның, шәхси эшкуарның күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлеге һәм күпфатирлы йортларда уртак мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яисә) эшләр башкару буенча эшчәнлеге гамәлгә ашырыла башлаганнан соң;

2) социаль файдаланудагы беренче наем йорты социаль файдаланудагы наем йортларының муниципаль реестрында исәпкә алынганнан соң, – андагы торак урыннарны наемга тапшыручы булып эшчәнлеге тикшерелергә тиешле зат торса;        

3) юридик затка, шәхси эшкуарга карата үткәрелгән соңгы планлы тикшерү тәмамланганнан соң;                                                                              

4) коммуналь ресурслардан (коммуналь хезмәтләрдән) файдалану нормативлары билгеләнгәннән соң яисә үзгәртелгәннән соң.

2.13.3.  2016 елның 1 гыйнварыннан башлап 2018 елның 31 декабренә кадәрге чорда «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»                     2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясындагы нигезләмәләргә ярашлы нигездә кече эшкуарлык субъектларына кертелгән юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр 294-ФЗ номерлы федераль законның 26.1 статьясындагы таләпләргә ярашлы рәвештә оештырыла һәм үткәрелә.»;

2.14 пунктны түбәндәге редакциясендә бәян итәргә:

«2.14. Юридик затка, шәхси эшкуарга планнан тыш тикшерү уздыру өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

1)  юридик зат, шәхси эшкуар тарафыннан зарури таләпләрнең һәм (яисә) муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрнең ачыкланган очракларын бетерү турында элегрәк бирелгән күрсәтмәнең үтәлү вакыты узу;

2) Инспекция вазифаи затының дәлилле йогынты акты, – юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары, гражданнардан, шул исәптән шәхси эшкуарлардан, юридик затлардан Инспекциягә килгән мөрәҗәгатьләрне һәм гаризаларны, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүматларны карап тикшерү яки беренчел тикшерү нәтиҗәләрен анализлау нәтиҗәсендә, – түбәндәге фактлар турында:

а) гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирә мохиткә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларына (тарихи һәм мәдәни ядкәрләренә), Россия Федерациясе Музей фонды составына кертелгән музей предметларына һәм музей коллекцияләренә, Россия Федерациясе Архив фондының аеруча кыйммәтле, шул исәптән уникаль документларына, махсус тарихи, фәнни, мәдәни әһәмияткә ия булган, илкүләм китапханә фонды составына керүче документларга, дәүләт иминлегенә зарар китерү куркынычы, шулай ук табигый һәм техноген холыклы гадәттән тыш хәлләр куркынычы барлыкка килүе;

б) гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян килү, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирә мохиткә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларына (тарихи һәм мәдәни ядкәрләренә), Россия Федерациясе Музей фонды составына кертелгән музей предметларына һәм музей коллекцияләренә, Россия Федерациясе Архив фондының аеруча кыйммәтле, шул исәптән уникаль документларына, махсус тарихи, фәнни, мәдәни әһәмияткә ия булган, илкүләм китапханә фонды составына керүче документларга, дәүләт иминлегенә зарар килү, шулай ук табигый һәм техноген холыклы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүе;

3) куркыныч-юнәлешле якын килүне кулланып, төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашырганда юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә чаралар уздырылганда юридик зат, шәхси эшкуар эшчәнлегендә аларга туры килү яисә алардан тайпылу Инспекция раслаган индикаторлар нигезендә планнан тыш тикшерү уздыру өчен дәүләт торак күзәтчелеге турындагы нигезләмәдә каралган нигез булып торган параметрларның ачыклануы;

4) Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсенә туры китереп һәм прокурорның прокуратура органнарына килгән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек итү кысаларында планнан тыш тикшерү үткәрү турындагы таләбе нигезендә чыгарылган Инспекция җитәкчесе боерыгы (күрсәтмәсе);

5) Инспекциягә, асылда ТКХ ДМС ярдәмендә, гражданнардан, шул исәптән шәхси эшкуарлардан, юридик затлардан мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан мәгълүматлар килүе, Инспекциянең ТКХ ДМС системасында түбәндәге фактлар турында мәгълүмат ачыклавы:

а)

– күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү, туктатып тору һәм чикләү кагыйдәләре;

– торак милекчеләре ширкәтен, торак, торак-төзелеш яки башка төрле махсуслаштырылган кулланучылар кооперативын төзү тәртибенә, торак милекчеләре ширкәте, торак, торак-төзелеш яки башка төрле махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы уставына карата;

– торак милекчеләре ширкәте, торак, торак-төзелеш яки башка төрле махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы уставына үзгәрешләр кертү тәртибенә карата;

– күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре тарафыннан, идарәче оешма белән күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен төзү максатларында, күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы (алга таба – идарәче оешма) юридик затны, оешу-хокукый формасына бәйсез рәвештә, яки шәхси эшкуарны сайлау турында карар, идарәче оешма белән күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүгә һәм (яки) эшләр башкаруга шартнамә төзү турында карар, Россия Федерациясе Торак кодексының 164 статьясының 1 өлешендә күрсәтелгән затлар белән күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтүгә һәм (яки) ремонтлау буенча эшләр башкаруга шартнамәләр төзү турында карар кабул ителү тәртибенә карата;                                                                                                      

– күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтүгә һәм (яки) ремонтлау буенча эшләр башкаруга шартнамәләрнең шартларын раслау тәртибенә, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак мөлкәтен карап тоту һәм әлеге йортта уртак мөлкәтне капиталь ремонтлау тәртибенә карата таләпләрнең бозылуы;    

б) идарәче оешманың Россия Федерациясе Торак кодексының 162 статьясының 2 өлешендә каралган бурычларны бозуы;                            

в) коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар кертә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын куллану өлкәсендәге бозулар;                      г) коммуналь ресурсларны (коммуналь хезмәтләрне) куллануның             билгеләнгән норматив күләменең нигезсез булуы, коммуналь ресурслардан (коммуналь хезмәтләрдән) файдалану нормативлары составына карата таләпләр бозылуы, коммуналь ресурслардан (коммуналь хезмәтләрдән) куллану нормативларын билгеләү шартларын һәм методларын сакламау, күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту кагыйдәләрен һәм торак урынны карап тоткан өчен  түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләрен бозу;                                                                     д) социаль файдаланудагы наем йортларында торак урыннарын наймга тапшыручылар тарафыннан мондый йортларда наймга бирүчеләргә һәм торак урыннарны наймга алучыларга карата, социаль файдаланудагы торак фондына караган торак урыннарның найм шартнамәләрен һәм торак урыннарның найм шартнамәләрен төзүгә карата таләпләрнең бозылуы;

6) Россия Федерациясе баш дәүләт торак инспекторының планнан тыш тикшерү билгеләү турында Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләре нигезендә чыгарылган боерыгы (күрсәтмәсе).»;

түбәндәге эчтәлекле 2.14.1-2.14.5 пунктлар өстәргә:

«2.14.1. Шулай ук, асылда ТКХ ДМС аша, Инспекциягә гражданнардан, шул исәптән шәхси эшкуарлардан, юридик затлардан мөрәҗәгатьләрнең һәм гаризаларның, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан мәгълүматлар килүе, Инспекция тарафыннан ТКХ ДМС системасында җирле үзидарә органнарының, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларның, гражданнарның ТКХ ДМС системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибенә карата таләпләрне бозуы хакында мәгълүматларның ачыклануы да планнан тыш тикшерү уздыру өчен нигез булып тора.

2.14.2. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органына һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы вазыйфаи затына планнан тыш тикшерү уздыру өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

1) Инспекция башлыгының гражданнарның, оешмаларның мөрәҗәгатьләре һәм дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан алынган, гадәттән тыш хәлләр барлыкка китерә торган яки китерергә мөмкин булган, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган һәм тудырырга мөмкин булган Россия Федерациясе законнарын бозу фактлары, шулай ук гражданнарның хокукларын массакүләм рәвештә бозу турында мәгълүмат нигезендә кабул ителә торган карары (аталган тикшерүләр Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештереп уздырыла);

2) Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе, Россия Федерациясе Генераль прокурорының, Татарстан Республикасы прокурорының прокуратура органнарына килгән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек кысаларында планнан тыш тикшерү уздыру турында таләп итүе (аталган тикшерүләр прокуратура органнары белән килештермичә уздырыла);

3) зарури таләпләр бозылуны бетерү турында элегрәк бирелгән күрсәтмәне үтәү срогы тәмамлану (аталган тикшерүләр прокуратура органнары белән килештермичә уздырыла).

2.14.3. Җирле үзидарә органына һәм җирле үзидарә органы вазыйфаи затларына планнан тыш тикшерү уздыру өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

1) Инспекция башлыгының гражданнарның, юридик затларның мөрә-җәгатьләре һәм дәүләт органнарыннан алынган, гадәттән тыш хәлләр барлыкка китерә торган яки китерергә мөмкин булган, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган һәм тудырырга мөмкин булган Россия Федерациясе законнарын бозу фактлары, шулай ук гражданнарның хокукларын массакүләм рәвештә бозу турында мәгълүмат нигезендә кабул ителә торган карары (аталган тикшерүләр Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештереп уздырыла);

2) Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе, Россия Федерациясе Генераль прокурорының, Татарстан Республикасы проку-рорының прокуратура органнарына килгән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек кысаларында планнан тыш тикшерү уздыру турында таләп итүе (аталган тикшерүләр прокуратура органнары белән килештермичә уздырыла);

2.14.4. Юридик затларга, шәхси эшкуарларга планнан тыш урынга чыгып тикшерү Инспекция тарафыннан әлеге Регламентның 2.14 пунктындагы 2 һәм 3 пунктчаларда күрсәтелгән нигезләр буенча, мондый юридик затларның, шәхси эшкуарларның эшчәнлекләре гамәлгә ашырылу урыны буенча, прокуратура органы белән килештергәннән соң үткәрелергә мөмкин.

2.14.5. 2.14 пунктның 2, 5 һәм 6 пунктчаларында, 2.14.1 пунктында күрсәтелгән нигезләр буенча планнан тыш тикшерү тикшереләчәк оешмага планнан тыш тикшерү уздыру хакында алдан хәбәр итмичә уздырыла.»;

3 бүлектә:

1 таблицага түбәндәге эчтәлекле юллар өстәргә:

 

«Күпфатирлы йортта биналарга карата инвалидлар өчен үтемле булу шартларын тәэмин итү

Инвалид яши торган күпфатирлы йортта, инвалидның ихтыяҗларын исәпкә алып, уртак мөлкәтне яраклаш-тыруны бәяләү һәм инвалид өчен алар-ны үтемле итү шартларын тәэмин итү максатларында, күпфатирлы йорттагы уртак мөлкәткә тикшерү уздыру.

Инвалидлар яши торган күпфа-тирлы йортларда уртак мөлкәтне тик-шерү инвалидларның торак урынна-рын һәм инвалидлар яши торган күп-фатирлы йортларда уртак мөлкәтне тикшерү буенча ведомствоара төбәк комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Төбәк комиссиясе составына дәү-ләт торак күзәтчелеге органнары вә-килләре кертелә.

РФ ТК 12 ст. 2 п., 15 ст. 3 п., 36 ст. 4.1 п.;

РФ Хөкүмәте-нең 649 номер-лы карары белән расланган Күп-фатирлы йортта торак урыннар-ның һәм уртак мөлкәтнең инва-лидлар өчен үтемле булу шартларын тәэ-мин итү кагый-дәләренең 4 п., 6 п. (алга таба – РФ Хөкүмәте-нең 649 номер-лы карары белән расланган Кагыйдәләр)

Тикшерү акты

 

Күпфатирлы йортта (алга таба – КФЙ) уртак мөлкәтнең инвалидлар өчен үтемле булуы буенча таләпләрнең үтәлүе:

1) инвалид яши торган КФЙ янәшә торган территория шумый һәм вибра-цияләнми торган түшәмәле (юл, идән, баскыч), аяк киеменең табаны, йөрү өчен ярдәмче терәк чаралары һәм төрле һава шартларында кресло-ко-ляска тәгәрмәчләре эләгеп калмасын өчен ярыкларсыз өслекле, кытыршы булырга тиеш;

2) плитә өслеге арасындагы җөйләр-нең калынлыгы 15 миллиметрдан артмаска тиеш. Аларны көпшәк һәм коелучан материаллар белән түшәү рөхсәт ителми;

3) түшәмә белән бусага арасындагы тигезсезлекләрне пандуслар яки түшәмә өлешеннән авышлыклар ясау юлы белән бетерәләр. Берле баскыч-лар пандуслар белән алмаштыры-лырга, баскычлар пандуслар белән кабатланып барырга тиеш;

4) инвалид кресло-коляскада үтәргә мөмкин булган хәрәкәт итү юлының авышлык озынлыгы 5 проценттан, ә аркылысы 2 проценттан артып китәргә тиеш түгел. Тротуардан транспорт йөри торган урынга чыгу өлешен ясаганда, авышлык 1:12 армаска, ә күпфатирлы йорт янәшәсендә һәм тар урыннарда буй авышлыгын 10 метр-дан артмаган дәвамлылыкта 1:10 кадәр арттыру рөхсәт ителә;

5) биеклеге 0,45 метрдан артып китүче яссы өслекнең тигезсез урыннарында тотынгычлы коймалар урнаштырыла;

6) инвалид яши торган күпфатирлы йортның өйалды баскычы каршы-сындагы юл өслегендә түбәндәгеләр урнаштырыла:

а) маршның аскы басмасыннан рельефлы (тактиль) полосаның иң якын кырыена кадәр 0,8 метр аралыгында 0,5-0,6 метр киңлегендә рельефлы тротуар плитәсеннән яки аналогик юл түшәмәсеннән рельефлы (тактиль) юл күрсәткечләре полосасы;

б) пандус алдында 1,5 х 1,5 метр зур-лыгында кресло-коляскага борылу мәйданчыгы;

в) тигезсез түшәмәләргә яки баскыч басмаларына ныклап беркетелгән металл пандуслар;

7) инвалид яши торган күпфатирлы йорт бусагасы һәм керә торган урын түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

а) бинага кергәндә бүлмә идәненең өс-леге нульле яки авыш кыеклы иң күбе 14 миллиметрлы булырга тиеш. Ишек уемнары бусагасыз һәм идән өслеге белән чагыштырмача сикәлтәләрсез булырга тиеш. Бусагалар яки сикәл-тәләр урнаштыру зарурлыгы булганда, аларның биеклеге 14 миллиметрдан артып китмәскә тиеш;

б) дренаж һәм су җыю рәшәткәләре өслек түшәмәсе белән бер дәрәҗәдә тигез булырга тиеш. Алардагы ярыкларда якты сызыкларның киңлеге 13 миллиметрдан, ә озынлыгы 15 миллиметрдан артмаска тиеш. Өйалды баскычының яки керә торган урын-дагы түшәмәне җылыту рөхсәт ителә (җирле климат шартларына туры китереп);

в) ишекләрне урам ягына ачканда керә торган урын кимендә 1,4 х 2 метрлы яки 1,5 х 1,85 метрлы булырга тиеш;

г) пандуслы керә торган урын кимендә 2,2 х 2,2 метрлы, түшәмәләрнең аркы-лы авышлыгы 1-2 процент чикләрендә булырга тиеш;

8) инвалид яши торган күпфатирлы йортның өйалды баскычы түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

а) баскычларның бер төшемендә кү-тәртмәләр (басмалар) саны кимендә 3 һәм иң күбе 12 булырга тиеш;

б) басмаларның өслеге шумый торган түшәмәле һәм кытыршы булырга тиеш;

в) стационар баскычның 2 ягыннан да коймалар өзлексез, 0,7 метрдан 0,9 метрга кадәр биеклегендәге 2 дәрәҗә-ле, очлары түгәрәкләнеп торучы тот-кычлар белән булырга тиеш, бу вакыт-та иң якын стена белән тоткыч арасын-дагы ераклык кимендә 50 миллиметр, ә тоткычлар арасындагы ераклык ки-мендә 1 метр булырга тиеш;

г) өске һәм түбәнге басмалар төсе яки фактурасы белән аерылып торырга тиеш;

д) ачык баскыч каршысында 0,8-0,9 метр калгач 0,3-0,5 метр киңлегендәге кисәтүле тактиль полосалар ясала;

9) инвалид яши торган күпфатирлы йортның өйалды баскычындагы пан-дус түбәндәге таләпләргә җавап би-рергә тиеш:

а) пандусның авыш өлеше (маршы) тоташ өслекле һәм иң күбе 9 метр озынлыгында булырга тиеш;

б) тротуардан транспорт йөри торган өлешкә чыгу урынын ясаганда, аның авышлыгы иң күбе 1:12 булырга тиеш, бина янәшәсендә буй авышлыгын иң күбе 10 метр озынлыгында 1:10 кадәр арттырырга рөхсәт ителә;

 транспорт йөри торган өлешкә чыгу урыннарында сикәлтәләр 15 милли-метрдан биегрәк булмаска тиеш. Болдыр пандусының авышлыгы 1:20 артмаска тиеш;

исәпләнгән озынлыгы 36 һәм аннан да күбрәк метрлы яки биеклеге 3 метрдан артып китә торган пандусны күтәрткеч җайланмалар белән алмаштырырга кирәк;

в) аралыктагы яссы мәйданчыклары болдыр пандусы 0,8 метрдан биегрәк булганда, туры хәрәкәт иткәндә:

борылыш яки әйләнеш булмаганда, кимендә 1 метр киңлегендә, 1,4 метрга кадәр тирәнлектә булырга тиеш;

кресло-коляска өчен әйләнеш мәйдан-чыгы ясаганда, пандусның ачык ягын-да ян-як стеналы һәм күчеш һәм ара-лык мәйданнарында 0,1 метр биекле-гендә тәгәрмәч белән килү урынын чикли торган җайланмалар булырга тиеш;

г) пандусның 2 ягыннан да коймалар өзлексез, 2 дәрәҗәле, 0,7-0,9 метр би-еклегендәге тоткычлар белән, очлары түгәрәкләнгән булырга тиеш. Тоткыч-лар арасындагы ераклык 0,9 метрдан 1 метрга кадәр тәшкил итәргә, тоткыч-ның төгәлләнү урыннары түгәрәк кисемле, тоткычның яссы өлешләре марштан 0,3 метрга озынрак булырга тиеш;

д) пандус өслеге шумый торган, анык рәвештә маркаланган төсле яки текс-туралы, контраст рәвештә янәшә тору-чы өслектән аерылып тора торган булырга тиеш;

10) инвалид яши торган күпфатирлы йортның өйалды баскычының әвеслеге метеорологик явым-төшемнәрдән коймалап алынган һәм өслек суларын читкә җибәрә торган җайланмалы, шулай ук электрдан яктыртучы җай-ланмалы булырга тиеш;

11) инвалид яши торган күпфатирлы йортка керә торган ишекләр һәм там-бур түбәндәге таләпләргә җавап би-рергә тиеш:

а) тышкы ишек уемының киңлеге кимендә 1,2 метр булырга тиеш;

б) керә торган ишек ишек тукымасы-ның кырыйлары яки йөзлеге буенча контраст буялган булырга тиеш;

в) тышкы ишекләрдә бусагалар бу-лырга мөмкин, бу вакытта бусагадагы һәр элементның биеклеге 14 милли-метрдан артып китәргә тиеш түгел;

г) тышкы ишеккә мәгълүмат тактасы эленә, анда подъездларның һәм фатир-ларның номерлары күрсәтелә, бу ва-кытта такта өслегеннән төсе белән контраст рәвештә аерылып торучы символларның биеклеге кимендә 75 миллиметр тәшкил итә, шулай ук 0,7 метрдан 0,9 метрга кадәрге биеклектә урнаштырылган, Брайль шрифтыннан файдаланып ясалган мәгълүматлы такта белән җиһазландырыла;

д) эчке ишек һәм арка уемнарының киңлеге кимендә 0,9 метр, ачык уем-ның сөзәк урын тирәнлеге 1 метрдан артык булганда уем киңлеге кимендә 1,2 метр тәшкил итәргә тиеш;

е) ишекләр көйләнә торган көчәйткече иң күбе 19,5 Нм булган яптырткычлар һәм ачу белән ябуны кимендә 5 секун-дка тоткарлап тора торган  акыры-найту динамикасы белән җиһазлан-дырылырга тиеш. «Ачык» һәм «ябык» торышындагы фиксаторлар белән элмәкләр файдалану рөхсәт ителә;

ж) тышкы ишек тукымасында идән өс-легеннән аскы кырые 0,5-1,2 метр биеклегендә булган, үтәкүренмәле, бәрүгә чыдам карау панельләре була. Пыяла тукымаларның аскы өлеше идән өслегеннән кимендә 0,3 метр биеклегендә бәрүгә каршы полоса белән якланган булырга тиеш. Ишек-ләрнең үтәкүренмәле тукымаларында идән өслегеннән кимендә 1,2 метр һәм иң күбе 1,5 метр дәрәҗәсендә ачык төстәге контраст маркировка урнаштырыла;

з) эвакуация юлларында ишек келәсе сыйфатында басып ачыла торган тот-кычлар урнаштырыла. Ишек ачуны кө-чәйтү дәрәҗәсе 50 Нм артмаска тиеш;

и) ишек уемнары һәм керә торган урыннар каршысында 0,6 метр ерак-лыкта хәрәкәт итү юлы буйлап идән өлешләре тактиль кисәтү күрсәткеч-ләренә һәм (яки) контраст рәвештә буялган өслеккә ия булырга тиеш. Хәрәкәт итү юлларында маяк утлары күздә тотыла. Ишекнең хәрәкәт итү проекциясен исәпкә алып, мөмкин булган куркыныч зоналар төсе әйләнә-тирә киңлекләр белән контраст тамга-лы буяу белән билгеләнә;

12) күпфатирлы йортларда тамбурның (тамбур-шлюзның) тирәнлеге туры-дан-туры хәрәкәт иткәндә һәм ишек бер яклы ачылганда кимендә 2,3 метр-лы һәм киңлеге кимендә 1,5 метрлы булырга тиеш;

13) фатир эчендәге коридорлар кимен-дә 1,5 метр киңлегендә, кресло-коляс-каны 90 градуска бору өчен минималь киңлек зурлыгы 1,2 х 1,2 метр, коляс-каны 180 градуска бору өчен 1,4 метр диаметрында булырга тиеш. Аталган коридорларның биеклеге кимендә 2,1 метрлы булырга тиеш. Тигезсез урын-нар һәм бусагалар түшәмәләрдән авышлыклар ясау яки пандус урнаш-тыру, бусаганы иң күбе 25 миллиметр-лы биеклеккә кадәр ясау яки кисү юлы белән бетерелә.

РФ Хөкүмәте-нең 649 номер-лы карары белән расланган Кагыйдәләрнең 23-31 п.

 

 

 

        -

 

Күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне инвалидларның ихтыяҗларын исәпкә алып яраклаштыру мәсьәләләрен хәл иткәндә күпфатирлы йортта биналар-ның милекчеләренең уртак җыелыш карары булу (булмау) өлешендә таләп-ләрнең үтәлеше

Күпфатирлы йортта инвалидларның биналарга каршылыксыз үтеп керә алуын тәэмин итү өчен күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне РФ ТК 15 статьясының 3 өлешендә күрсәтелгән таләпләргә ярашлы рәвештә яраклаш-тыру күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең уртак җыелыш кара-рыннан башка бары тик мондый ярак-лаштыру күрсәтелгән милекчеләр ак-часын җәлеп итмичә гамәлгә ашырыл-ган очракта гына рөхсәт ителә.

РФ ТК 36 ст. 4.1 п.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

         -

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«;

 

5 бүлектә:

5.4 пунктта «еллык план» сүзләрен «еллык планнар» сүзләренә алмаштырырга;

5.5 пунктның беренче абзацында «Тикшерү планнарының еллык проектлары» сүзләрен «Еллык тикшерү планнары проектлары» сүзләренә алмаштырырга;

5.5 пункттан соң түбәндәге эчтәлекле 5.5.1 пункт өстәргә:

«5.5.1. Юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләрнең еллык план проектын әзерләү, аны прокуратура органнарына тапшыру һәм килештерү тәртибе, юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләрнең еллык планының типик формасы РФ Хөкүмәтенең 489 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләрдә билгеләнгән.»;

5.7 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5.7. Юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләрнең еллык план проектын караганнан соң һәм прокуратура органнары тарафыннан тәкъдимнәр кертелгәч, Инспекциянең Хокук идарәсе, прокуратура органнарыннан килгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, тикшерүләрнең еллык план проектына төзәтмәләр кертә һәм аны раслау өчен Инспекция башлыгына юллый.

Юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләр планы Инспекция башлыгы тарафыннан расланганнан соң, Инспекциянең Хокук идарәсе аны билгеләнгән тәртиптә прокуратура органнарына җибәрә.

Үтәү вакыты: юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләрнең расланган планын прокуратура органнарына җибәрү – планлы тикшерүләр уздырылган елдан соңгы елның 1 ноябренә кадәр.»;

5.7 пункттан соң түбәндәге эчтәлекле 5.7.1 пункт өстәргә:

«5.7.1. Дәүләт хакимияте органнарын тикшерүләрнең еллык планнары, җирле үзидарә ораганнарын тикшерүләрнең еллык планнары, шул исәптән уртак тикшерүләрнең проектларын әзерләү, аларны прокуратура органнарына тапшыру һәм килештерү тәртибе, тикшерүләрнең еллык планнарының типик формалары һәм планнан тыш тикшерүләрне килештерү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 1106 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләрдә, Россия Генпрокуратурасының 222 номерлы боерыгы белән расланган Тәртиптә билгеләнгән.»;

5.9 пунктта «2.13 пунктта» сүзләрен «2.13, 2.13.1, 2.13.2 пунктларда» сүзләренә алмаштырырга;

5.10 пунктның беренче абзацын төшереп калдырырга;

5.13 пунктның беренче абзацында «Тикшерүләрнең еллык планнарында» сүзләрен «Юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләрнең еллык планнарында» сүзләренә алмаштырырга;

5.14 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5.14. «Тикшерүләрнең еллык планын төзү һәм раслау» административ процедурасын үтәү нәтиҗәсе булып юридик затларны, шәхси эшкуарларны тикшерүләрнең расланган һәм прокуратура органнарына җибәрелгән планы, дәүләт хакимияте органнарын тикшерүләрнең һәм җирле үзидарә органнарын тикшерүләрнең расланган һәм прокуратура органнарына җибәрелгән план проектлары тора.»;

5.16 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5.16. Тикшерүләрнең расланган планнары, аларны «Интернет» челтәрендә Инспекциянең рәсми сайтында урнаштыру юлы белән, мәнфәгатьле затлар игътибарына җиткерелә.»;

5.17 пунктның беренче абзацында «2.14 пунктта» сүзләрен «2.14, 2.14.1, 2.14.2 пунктларда» сүзләренә алмаштырырга;

5.21 пунктның 8 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8) дәүләт функциясен гамәлгә ашыру буенча административ регламентлар исемлеге;»;

5.22 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5.22. Әгәр планнан тыш урынга чыгып тикшерү уздыру өчен нигез булып әлеге Регламентның 2.14 пунктының 2 һәм 3 пунктчаларында, 2.14.2 пунктының 1 пунктчасында, 2.14.3 пунктының 1 пунктчасында күрсәтелгән нигез торса, планнан тыш урынга чыгып тикшерү прокуратура органы белән килештергәннән соң гамәлгә ашырыла. Җаваплы башкаручы:

1) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органына һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы вазыйфаи затына, җирле үзидарә органына һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларына, юридик затка, шәхси эшкуарга планнан тыш урынга чыгып тикшерү уздыруны – юридик затның, шәхси эшкуарның эшчәнлеге гамәлгә ашырылган урын буенча прокуратура органы белән килештерү турында гариза әзерли;

2) аны Инспекция башлыгыннан (башлык урынбасарыннан) имзалата;

3) имзалатканнан соң Инспекция башлыгының (башлык урынбасарының) планнан тыш урынга чыгып тикшерү уздыру турында күрсәтмәсе күчермәсен һәм аны уздыру өчен нигез булып хезмәт иткән белешмәләрне үз эченә алган документларны кушып куя;

4) планнан тыш урынга чыгып тикшерү уздыруны килештерү турында гаризаны тиешле прокуратура органына тапшыра яисә, кулга тапшыруны белдереп, заказлы почта юлламасы итеп яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ формасында җибәрә.

Үтәү вакыты:

гариза рәсмиләштерү – планнан тыш урынга чыгып тикшерү уздыру турында күрсәтмә рәсмиләштерү белән бер үк вакытта;

гаризаны прокуратура органына җибәрү – күрсәтмәгә һәм гаризага имза салынган көнне.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вазыйфаи затларының, җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның эшчәнлеген планнан тыш тикшерүне прокуратура органнарында килештерү тәртибе, шулай ук килештерү турында яисә планнан тыш тикшерү уздыруны килештерүдән баш тарту турында карарларның формалары, тиешенчә, РФ Хөкүмәтенең 1106 номерлы карарында, Россия Генпрокуратурасының 222 номерлы боерыгында, Россия Генпрокуратурасының 93 номерлы боерыгында расланган.

Инспекциянең юридик затка, шәхси эшкуарга карата планнан тыш урынга чыгып тикшерү уздыруны прокуратура органы белән килештерүе турында гариза Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 141 номерлы боерыгы белән расланган типик формага ярашлы рәвештә рәсмиләштерелә.

Төбәк операторларына карата планнан тыш тикшерүләр прокуратура органнары белән килештермичә генә уздырыла.»;

5.25 пунктта «2.14 пунктның 2, 3, 5 пунктчаларында« сүзләрен «2.14 пунктның 2, 5, 6 пунктчаларында, 2.14.1 пунктта» сүзләренә алмаштырырга;

5.26 пунктта «2.14 пунктның 2, 3, 5 пунктчаларында« сүзләрен «2.14 пунктның 2, 5, 6 пунктчаларында, 2.14.1 пунктта» сүзләренә алмаштырырга;

5.66 пунктның беренче абзацында «алтмыш» сүзен «биш» сүзе белән алмаштырырга;

7.5 пунктта түбәндәге эчтәлекле 7 һәм 8 пунктчалар өстәргә:

«7) әгәр язмача мөрәҗәгатьнең (шикаятьнең) тексты җөмләнең, гаризаның яисә шикаятьнең асылын ачыкларга мөмкинлек бирмәсә; мондый мөрәҗәгать (шикаять) карау өчен дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка алар компетенциясенә туры китереп җибәрелергә тиеш түгел, бу хакта мөрәҗәгатьне (шикаятьне) теркәүгә алган көннән соң җиде көн эчендә мөрәҗәгатьне (шикаятьне) җибәргән затка хәбәр ителә;

8) язмача мөрәҗәгатьтә 59-ФЗ номерлы федераль законның 10 статьясының 4 өлеше нигезендә җавабы Инспекциянең рәсми сайтында урнаштырылган сорау бәян ителгән булса; мөрәҗәгатьне җибәрүче мәнфәгатьле затка мөрәҗәгатьне теркәүгә алган көннән соң җиде көн эчендә мөрәҗәгатьтә куелган сорауга җавап урнаштырылган Инспекциянең рәсми сайтының электрон адресы хәбәр ителә, бу вакытта суд карарына шикаять белдерелә торган мөрәҗәгать кайтарып бирелми.»;

7.5 пунктта икенче абзацны «7.5. Мәнфәгатьле затлар мөрәҗәгатьне (шикаятьне) нигезләү һәм карап тикшерү өчен кирәкле булган мәгълүматларны һәм документларны алырга хокуклы.

Мондый төр мәгълүматларны һәм документларны алу өчен юридик затлар, шәхси эшкуарлар Инспекция адресына язмача рәвештә тиешле гарызнамәне язмача яисә электрон рәвештә җибәрергә тиеш. Инспекциянең вазыйфаи затлары соралучы белешмәләрне һәм документларны гарызнамә теркәлгән көннән соң 30 календарь көненнән артмаган чорда бирергә бурычлы.» түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«7.5.1. Мәнфәгатьле затлар мөрәҗәгатьне (шикаятьне) нигезләү һәм карап тикшерү өчен кирәкле булган мәгълүматларны һәм документларны алырга хокуклы.

Мондый төр мәгълүматларны һәм документларны алу өчен юридик затлар, шәхси эшкуарлар Инспекция адресына язмача рәвештә тиешле гарызнамәне язмача яисә электрон рәвештә җибәрергә тиеш. Инспекциянең вазыйфаи затлары сорала торган белешмәләрне һәм документларны гарызнамә теркәлгән көннән соң 30 календарь көненнән артмаган чорда бирергә бурычлы.».

2. Юридик бүлек башлыгына (Н.Н. Воронская) әлеге боерыкны дәүләт теркәвенә алу өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрергә.

3. Әлеге боерык үтәлешен тикшерүдә тотуны башлык урынбасары – хокук идарәсе башлыгы В.С. Саттаровка йөкләргә.

 

 

Башлык

С.А. Крайнов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 723.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International