Биналарның милекчеләренең гомуми җыелышлары карарлары һәм беркетмәләренең төп нөсхәләрен ТР ДТИ тапшыру тәртибе

БИНАЛАРНЫҢ МИЛЕКЧЕЛӘРЕНЕҢ ГОМУМИ ҖЫЕЛЫШЛАРЫ КАРАРЛАРЫ ҺӘМ БЕРКЕТМӘЛӘРЕНЕҢ ТӨП НӨСХӘЛӘРЕН ҖИБӘРҮ ӨЧЕН ХАТНЫҢ ҮРНӘК ФОРМАСЫ

Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ Торак кодексы) 46 статьясындагы 1 өлеше нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карарлары һәм беркетмәсе, мондый җыелыш уздырылганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрү инициаторы булган зат тарафыннан әлеге документларны автоматлаштырылган режимда ТКХ ДМС урнаштыруны тәэмин итү шарты белән, торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында (ТКХ ДМС) (dom.gosuslugi.ru) яисә региональ мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиеш. Биналарның милекчеләренең гомуми җыелышлары карарлары һәм беркетмәләренең төп нөсхәләре гомуми җыелышны җыйган зат тарафыннан идарәче оешмага, торак милекчеләре ширкәте идарәсенә, торак яисә торак-төзелеш кооперативына, башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы идарәсенә, ә күпфатирлы йорт белән турыдан-туры идарә итү ысулы булганда, дәүләт торак күзәтчелеге органына күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышын уздырган көннән соң ун көннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. 

РФ Торак кодексының 46 ст. 1.1 өлеше нигезендә идарәче оешма, торак милекчеләре ширкәте идарәсе, торак яисә торак-төзелеш кооперативы, башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы идарәсе РФ Торак кодексының 46 ст. 1 өлешендә күрсәтелгән биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы карарлары һәм беркетмәсенең төп нөсхәләрен алган вакыттан башлап биш көн эчендә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру, норматив-хокукый җайга салу функцияләрен башкаручы федераль башкарма хакимият органы билгеләгән тәртиптә, әлеге карарларның һәм беркетмәнең төп нөсхәләрен, шул исәптән ТКХ ДМС кулланып, өч ел дәвамында саклау өчен дәүләт торак күзәтчелеге органына тапшырырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International