Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә үрнәк җаваплар

ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ СТАНДАРТ ҖАВАПЛАР  (2020)

 

Сорау: Йортның гомуми мөлкәтенә нәрсәләр керә, йортның гомуми мөлкәтен карап тоту йөкләмәсе кем өстендә тора? 

Җавап: РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карары нигезендә, гомуми мөлкәт составына түбәндәгеләр кертелә:

а) күпфатирлы йортта фатирларның өлешләре булып тормаучы һәм шушы күпфатирлы йорттагы торак һәм (яки) торак булмаган бердән артык бүлмәгә хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән урыннар (алга таба – гомуми куллану урыннары), шул исәптән фатирара баскыч мәйданчыклары, баскычлар, лифтлар, лифтныкы булган һәм башка төрле шахталар, коридорлар, коляска кую урыннары, чардаклар, техник катлар (шул урыннарның милекчеләре акчасына төзелгән, бина эченә кертеп эшләнгән гаражларны һәм автомобиль транспорты өчен мәйданчыкларны, остаханәләрне, техник чардакларны да кертеп) һәм инженерлык коммуникацияләре булган техник подваллар, чүпләрне кабул итү  камералары, чүпүткәргечләр, күпфатирлы йорттагы торак һәм (яки) торак булмаган бердән артык бүлмәгә хезмәт күрсәтүче башка төрле җиһазлар (котельныйларны, бойлер бүлмәләрен, элеватор узелларын һәм башка төрле инженерлык җиһазларын да кертеп);

б) түбәләр;

в) күпфатирлы йортның саклагыч терәк конструкцияләре (нигезләрне, терәк диварларны, түшәмә плитәләрен, балконныкыларны һәм башка плитәләрне, терәк колонналарны һәм башка төрле саклагыч терәк конструкцияләрне дә кертеп);

г) күпфатирлы йортның торак һәм (яки) торак булмаган бердән артык бүлмәгә хезмәт күрсәтүче терәк булмаган саклагыч конструкцияләре (гомуми куллану урыннарының тәрәзәләрен, ишекләрен, култыксаларны, парапетларны һәм башка төрле терәк булмаган саклагыч конструкцияләрне дә кертеп);

д) механик, электрик, санитар-техник һәм башка төрле җиһазлар, шул исәптән конструкцияләр һәм (яки) күпфатирлы йортның тышкы яки эчке ягында булып, күпфатирлы йорт бинасына инвалидларның каршылыксыз керә-чыга алуын тәэмин итү өчен билгеләнгән, торак һәм (яки) торак булмаган бердән артык бүлмәгә (фатирга) хезмәт күрсәтүче башка төрле җиһазлар (алга таба – инвалидлар һәм халыкның кыен хәрәкәтләнүче башка төркемнәре өчен җиһазлар);

е) күпфатирлы йорт урнашкан һәм чикләре дәүләт кадастр исәбе мәгълүматлары нигезендә билгеләнгән, яшелләндерү һәм матурлау элементлары булган  җир кишәрлеге;

е(1)) коммуналь ресурсларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланылышын исәпкә алуның автоматлаштырылган мәгълүмат-үлчәү системалары, шул исәптән үлчәгеч комплекслар (исәпкә алу приборлары, мәгълүматларны җыю һәм тапшыру җайланмалары, исәпкә алу мәгълүматларын җыю, саклау һәм тапшыру өчен программа продуктлары) җыелмасы, шул очракта, әгәр алар күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең милекчеләре хисабына урнаштырылган булса;

ж) күпфатирлы йорт урнашкан җир кишәрлеге чикләрендә урнаштырылган булып, күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтү, эксплуатацияләү һәм матурлау өчен билгеләнгән башка төрле объектлар (күпфатирлы бер йортка хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән трансформатор подстанцияләрен, җылылык бирү пунктларын, күмәк рәвештә автомобильләр кую урыннарын, гаражларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын да кертеп).

Гомуми мөлкәт составына йорт эчендәге салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү инженерлык системалары кертелә, алар вертикаль торбалардан (стояклардан), вертикаль торбалардан чыгучы тармакларга куелган беренче өзгеч җайланмага кадәр тармакланган торбалардан, шул өзгеч җайланмалардан, салкын һәм кайнар суны исәпкә алучы күмәк (йорт өчен гомуми) приборлардан, стояклардан фатир буйлап җибәрүче тарату торбаларындагы беренче ябу-көйләү краннарыннан, шулай ук бу челтәргә урнаштырылган механик, электрик, санитар-техник һәм башка төрле җиһазлардан тора.

Гомуми мөлкәт составына йорт эчендәге су чыгару инженерлык системасы кертелә, ул аккан суларны канализациягә чыгару торбаларыннан, фасонлы өлешләрдән (шул исәптән бүлгечләр, күчергечләр, торба кисәкләре, ревизия тәрәзәләре, ике якка аергычлар (крестовиналар), өч якка аергычлар (тройниклар)), стояклардан, томалагычлардан, суыру торбаларыннан, су агып төшә торган бүрәнкәләрдән, чистарту тәрәзәләреннән, стояклардан беренче тоташу урыннарына кадәр киткән тармаклардан, шулай ук шушы системада урнашкан башка җиһазлардан тора.

Гомуми мөлкәт составына йорт эчендәге газ белән тәэмин итү инженерлык системасы кертелә, ул газ чыганагыннан (сыеклатылган углеводород газыннан файдаланганда) башлап салынган газүткәргечләрдән яки әлеге газүткәргечләрнең газ бүлү челтәренә тоташкан урыныннан фатир эчендәге газ җиһазына таба киткән тармакларга (газны өстән аска җибәрү торбаларына) урнаштырылган ябу арматурасына (кранга) кадәр (үзе дә керә) салынган газүткәргечләрдән, газны бер күпфатирлы йортка бирү өчен билгеләнгән  сыеклатылган углеводород газлары тутырылган резервуарлар һәм (яки) төркемле баллоннар җайланмаларыннан, газ кулланып эшләүче җиһазлардан (фатир эчендәге газ җиһазы составына кереп, газ кулланып эшләүче көнкүреш җиһазларыннан гайре), газүткәргечләрдәге техник җайланмалардан, шул исәптән көйләгеч һәм саклагыч арматурадан, биналарга газ чыгуны контрольдә тоту системасыннан, газны күмәк (йорт буенча гомуми) исәпләү приборларыннан, шулай ук ягу һәм (яки) кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткәндә кулланылучы газ күләмен теркәүче исәпкә алу приборларыннан тора.

Гомуми мөлкәт составына йорт эчендәге ягу системасы кертелә, ул стояклардан, җылыткыч элементлардан, көйләүче һәм ябучы арматурадан, җылылык энергиясен күмәк (йорт буенча гомуми) исәпләү приборларыннан, шулай ук бу челтәргә урнаштырылган башка җиһазлардан тора.

Гомуми мөлкәт составына йорт эчендәге электр белән тәэмин итү системасы кертелә, ул кертү шкафларыннан, кертү-бүлү җайланмаларыннан, саклау, контрольдә тоту һәм идарә итү аппаратурасыннан, электр энергиясен күмәк (йорт буенча гомуми) исәпләү приборларыннан, катлардагы щитоклар һәм шкафлардан, гомуми куллану урыннарын яктырту җайланмаларыннан, төтен куу системаларының электрлы җайланмаларыннан, янгын сигнализациясе автомат системаларыннан, янгынга каршы эчке суүткәргечтән, йөк, пассажир һәм янгын лифтларыннан, күпфатирлы йорт подъездлары ишекләренең автомат рәвештә бикләнүче җайланмаларыннан, тышкы чикләрдән алып электр энергиясен индивидуаль, гомуми (фатирдагы) исәпләү приборларына кадәр булган челтәрдән (кабельләрдән), шулай ук бу челтәргә урнаштырылган башка электр җиһазларыннан тора.

8. Гомуми мөлкәт составына керүче электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны чыгару челтәрләренең, мәгълүмат-коммуникация челтәрләренең (шул исәптән чыбыклы радио, кабельле телевидение челтәрләренең, оптик җепселле челтәрләрнең, телефон элемтәсе линияләренең һәм шуңа охшаш башка челтәрләрнең) тышкы чиге булып, әгәр Россия Федерациясе законнары башкача билгеләмәгән булса, күпфатирлы йорт диварының тышкы чиге тора, ә тиешле коммуналь ресурсны күмәк (йорт буенча гомуми) исәпләү приборы булганда, эксплуатацияләү җаваплылыгы чиге булып, биналар хуҗаларының коммуналь хезмәтләрне күрсәтүне башкаручы яки ресурслар белән тәэмин итүче оешма белән килешүе башкача билгеләмәгән булса, күмәк (йорт буенча гомуми) исәпләү приборының күпфатирлы йортка керә торган тиешле инженерлык челтәре белән тоташкан урыны тора.

9. Гомуми мөлкәт составына керүче газ белән тәэмин итү челтәрләренең тышкы чиге булып, беренче ябу җайланмасының тышкы газ бүлү челтәре белән тоташкан урыны тора.

Моннан тыш, идарәче оешмага идарә итүгә тапшырылган гомуми мөлкәт исемлеге идарә итү килешүенә кушымта белән билгеләнергә мөмкин.

2004 елның 29 декабрендәге 188-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Торак кодексының 39 нчы статьясына тәңгәл рәвештә, “күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең милекчеләре күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тотуга чыгымнар йөкләмәсен үзләре күтәрә. Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тотуга андый йорттагы бүлмә милекчесе күтәрә торган мәҗбүри чыгымнар өлеше әлеге милекченең андый йорттагы гомуми мөлкәткә гомуми хуҗа булу хокукындагы өлеше белән билгеләнә”.

2013 елның 25 июнендәге “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне оештыру турында” 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының 2 нче статьясы 1 нче өлешенә тәңгәл рәвештә, күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең милекчесе үзенеке булган бүлмәне карап тоту чыгымнарын күтәрергә, шулай ук күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тотуга чыгымнарда да, бу мөлкәткә гомуми хуҗа булу хокукындагы үз өлешенә туры китереп, торак урынны карап тоткан өчен түләү һәм күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертем кертү юлы белән катнашырга тиеш.

 

Сорау: Күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь төзекләндерү күпме вакыттан соң уздырылырга тиеш?

 

Җавап: “Торак биналарны реконструкцияләү, төзекләндерү һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне оештыру һәм уздыру турында нигезләмә” дип аталган 58-88(р) номерлы Ведомство төзелеш нормалары (ВТН) нигезендә, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүне, йорт конструкцияләренең һәм инженерлык системаларының техник торышына бәйле рәвештә, 10нан алып 25кә кадәр ел үткән саен уздыру киңәш ителә.

Күпфатирлы йортны (КФЙ) программага кертү тәртибе (эзлеклелеге) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1132 номерлы карары белән расланган: оештыруга бәйле (беренче торак урынны хосусыйлаштыру датасы, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую), финанс (капиталь төзекләндерүгә кертем зурлыгы, түләү дисциплинасы, тупланган акча күләме) һәм техник (тузу проценты, төзелү елы, соңгы тапкыр капиталь төзекләндерү елы, проект документлары һәм энергерик паспорты булу) критерийлар нигезендә билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү төбәк программасын раслау турында” 1146 номерлы карары (2020 елның 5 октябрендәге 905 номерлы редакциядә) белән, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда эш төрләре буенча капиталь төзекләндерү елы билгеләнгән, эшләр 2013 елның 25 июнендәге “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне оештыру турында” 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына туры китереп башкарыла.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү төбәк программасы, күпфатирлы йортлар милекчеләре тарафыннан төбәк операторы счетында һәр елны тупланып баручы акча средстволарын исәпкә алып, 2043 елга кадәр формалаштырылган.

Ел саен дәүләтнең финанс ярдәме күрсәтелә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан, муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан өстәмә акча бүлеп бирелә.

РФ Торак кодексының 168 нче статьясы 5 нче өлешенә туры китереп, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү төбәк программасы ел саен актуальләштерелеп торачак, аның барышында техник критерийлар буенча мәгълүматлар төгәлләштереләчәк һәм, ел саен дәүләттән бирелә торган финанс ярдәмен исәпкә алып, капиталь төзекләндерүнең төгәлләштерелгән программасы формалаштырылачак, анда исә эшләрне башкару сроклары иртәрәккә үзгәртелергә мөмкин.

РФ Торак кодексының 168 нче статьясы 4 нче өлешенә туры китереп, актуальләштергәндә, капиталь төзекләндерү төбәк программасына күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең билгеләнгән срогын соңрак вакытка күчерүне күздә тоткан үзгәрешләр кертү, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтүнең һәм (яки) эшләрнең планлаштырылучы төрләре исемлеген кыскарту күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре гомуми җыелышының тиешле карары булганда башкарыла.

 

Сорау: Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыру турында карарны кем кабул итә? 

 

Җавап: РФ Торак кодексының 189 нчы статьясы 1 нче өлеше нигезендә, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыру, бу статьяның 6 нчы өлеше белән күздә тотылган очраклардан гайре, күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең гомуми җыелышы карары нигезендә башкарыла.

189 нчы статьяның 6 нчы өлеше.  Күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең милекчеләре – төбәк операторы счетында капиталь төзекләндерү фондын формалаштыручылар – бу күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыру турында тиешле срокта карар кабул итмәгән очракта, җирле үзидарә органы, капиталь төзекләндерү төбәк программасына туры китереп, кабул ителгән карар турында күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренә хәбәр биреп, шул исәптән системадан файдаланып, андый капиталь төзекләндерү уздыру турында карар кабул итә. Табигый яки техноген характердагы авария, башка төрле гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, карар Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты белән билгеләнгән тәртиптә кабул ителә. Әлеге очракта күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү аны капиталь төзекләндерү төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планына кертмичә һәм бары тик табигый яки техноген характердагы авария, башка төрле гадәттән тыш хәл сәбәпле барлыкка килгән нәтиҗәләрне бетерү өчен зарур булган күләмдә генә, төбәк операторы акчасы хисабына башкарыла һәм капиталь төзекләндерү төбәк программасын ел саен актуальләштергәндә исәпкә алына.

 

 

Сорау: Нинди эшләр күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь төзекләндерүгә керә? 

 

Җавап: РФ Торак кодексының 166 нчы статьясы нигезендә, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыру буенча күрсәтү һәм (яки) башкару капиталь төзекләндерү өчен Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты белән билгеләнгән минималь кертем зурлыгына карап формалаштырылган капиталь төзекләндерү фонды акчасы хисабына финанслана торган хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр исемлеге үз эченә түбәндәгеләрне ала:

1) йорт эчендәге электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу инженерлык системаларын төзекләндерү;

2) лифтларны төзекләндерү, алмаштыру, модернизацияләү, лифт шахталарын, машина һәм блок бүлмәләрен төзекләндерү;

3) түбәне төзекләндерү;

4) күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә караучы подвал бүлмәләрен төзекләндерү;

5) фасадны төзекләндерү;

6) күпфатирлы йортның нигезен төзекләндерү.

Күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү буенча хезмәт күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару капиталь төзекләндерүгә минималь кертем зурлыгына һәм Татарстан Республикасы тарафыннан бирелүче дәүләт ярдәме акчасына карап формалаштырылган суммалар кысасында капиталь төзекләндерү фонды акчасы хисабына финансланырга мөмкин булган түбәндәге хезмәтләрне күрсәтү һәм (яки) эшләрне башкару (2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы ТР МК карары, 2020 елның 5 октябрендәге 905 номерлы редакциядә):

1) йорт эчендәге электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу инженерлык системаларын төзекләндерү яки алмаштыру, индивидуаль җылылык пунктлары (ИҖП) җиһазларын һәм басымны күтәрә торган насос җайланмаларын (булганда) комплекста урнаштыру, төзекләндерү яки алмаштыру, шул исәптән торак урыннарда булган җылыту элементларын, шулай ук йорт эчендәге инженерлык системаларына урнаштырылган механик, электрик, санитар-техник җиһазларны төзекләндерү яки алмаштыру;

2) лифтларны төзекләндерү, алмаштыру, модернизацияләү, лифт шахталарын, машина һәм блок бүлмәләрен төзекләндерү, лифтларны диспетчерлаштыру системасы белән җиһазлау;

3) түбәне төзекләндерү, шул исәптән җилләтелми торган түбәне җилләтелә торганга үзгәртү, түбәгә чыгу урыннары ясау;

4) күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә караучы подвал бүлмәләрен төзекләндерү;

5) фасадны җылыту һәм төзекләндерү, халыкның кыен хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәттән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатында подъездларның керү группаларын пандуслар белән һәм баскыч маршларын ике яклап култыксалар белән җиһазлау;

6) коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларны куллануны күмәк (йорт буенча гомуми) исәпләү приборларын һәм бу ресурсларны (җылылык энергиясен, кайнар һәм салкын суны, газны) куллануны идарә итү һәм көйләү узелларын урнаштыру яки алмаштыру (2020 елның 5 октябрендәге 905 номерлы редакциядә ТР МК карары);

7) коммуналь ресурсларны һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллануны исәпкә алуның автоматлаштырылган мәгълүмат-үлчәү системаларын урнаштыру;

8) күпфатирлы йортның нигезен, шулай ук терәк диварларны, түшәмә плитәләрне, балконныкыларны һәм башка плитәләрне, терәк колонналарны һәм башка саклагыч терәк конструкцияләрне төзекләндерү һәм (яки) ныгыту;

9) күпфатирлы йорттагы подъездларны, күпфатирлы йорттагы аерым милекчеләрнеке булмаган һәм бүлмәләр милекчеләренең социаль-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән башка урыннарны төзекләндерү;

10) йорт яны территориясен видеокүзәтү системасы белән җиһазлау;

11) күпфатирлы йортны энергетика буенча тикшереп чыгу;

12) проект документларын төзү һәм аларга дәүләт экспертизасы уздыру (шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнарга тәңгәл рәвештә, проект документларын әзерләү кирәк булган очракта), капиталь төзекләндерүнең смета буенча бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү;

13) төзелеш эшләренең сыйфатын контрольдә тоту;

14) күпфатирлы йортны янгыннан саклау системасын төзекләндерү;

15) күпфатирлы йортларны техник инвентарьлаштыру буенча эшләр башкару һәм техник паспортларын әзерләү;

16) күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәт составына керми торган мөлкәтнең күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәт составындагы конструкцияләрне һәм инженерлык системаларын капиталь төзекләндерү буенча эшләр башкарганда, төзекләндерелүче (алыштырылучы) конструкцияләрнең һәм инженерлык системаларының технологик һәм конструктив үзенчәлекләре аркасында сүтеп алынган яки җимерелгән өлешләрен торгызу, шулай ук төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң уңайлыкларны яңадан кайтару;

17) күпфатирлы йортларны комплекслы рәвештә төзекләндергәндә, йорт яны территориясен уңайлы итеп (балалар өчен уен мәйданчыклары һәм спорт комплекслары куеп) төзекләндерү;

18) көчен югалтты;

19) күпфатирлы йортларда коммуналь ресурсларны куллануны күмәк (йорт буенча гомуми) исәпләү приборларының 2014 елның 1 июненә кадәр куелганнарын (алыштырылганнарын) кую (алыштыру);

20) күпфатирлы йортларда цифрлы һәм аналоглы эфир телевизион тапшырулары радиосигналларын кабул итүне һәм таратуны тәэмин итү өчен, телевидениене кабул итү күмәк системаларын кую, төзекләндерү;

21) җилләтү каналларын һәм төтен юлларын төзекләндерү.

 

 

Сорау: Нәрсә ул – капиталь төзекләндерү фонды? Ул ничек формалаштырыла?

 

Җавап: РФ Торак кодексының 170 нче статьясы нигезендә, “Капиталь төзекләндерү фонды һәм әлеге фондны формалаштыру ысуллары”:

“Капиталь төзекләндерүгә күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре түләгән кертемнәр, андый бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне түләү буенча йөкләмәләрен тиешенчә үтәмәвенә бәйле рәвештә алар түләгән пенялар, махсус счетта, төбәк операторының капиталь төзекләндерү фонды формалаштырыла торган счетында, счетларында булган акча средстволарын кулланган өчен исәпләп язылган процентлар, капиталь төзекләндерү фонды акчасын, бу Кодексның 191 нче статьясына туры китереп бирелгән финанс ярдәме акчасын салудан алынган керемнәр, шулай ук күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре тарафыннан күпфатирлы йортларда  гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыруга җәлеп ителгән кредит һәм (яки) башка төрле заем акчалары капиталь төзекләндерү фондын хасил итә”.

Күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын формалаштыруның түбәндәге ысулларыннан берсен сайлап алырга хокуклы:

1) капиталь төзекләндерү фондын махсус счетта торучы акча средстволары рәвешендә формалаштыру максатында, капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне махсус счетка күчерү (алга таба – капиталь төзекләндерү фондын махсус счетта формалаштыру);

2) капиталь төзекләндерү фондын күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең төбәк операторына карата йөкләмәле хокуклары рәвешендә формалаштыру максатында, капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне төбәк операторы счетына күчерү.

Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органы билгеләгән, ләкин капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы (ул Россия Федерациясе субъекты законы билгеләгән тәртиптә расланган һәм капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә торган күпфатирлы йорт аңа кертелгән) рәсми басылып чыкканнан соң өч айдан ким булмаган һәм алты айдан артык булмаган срокта гамәлгә ашырылырга тиеш.

Күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын вакытында сайламаган, яки алар сайлаган ысул билгеләнгән срокта гамәлгә ашырылмаган очракта, һәм РФ Торак кодексының 189 нчы статьясы 7 нче өлеше белән күздә тотылган очракларда, җирле үзидарә органы, дәүләт торак күзәтчелеге органыннан мәгълүмат алган көннән башлап бер ай эчендә, андый йортка карата капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында формалаштыру турында карар кабул итә һәм кабул ителгән карар турында андый йорттагы бүлмәләр милекчеләренә хәбәр бирә, шул исәптән системадан файдаланып та.

Россия Федерациясе Торак кодексының 189 нчы статьясы 7 нче өлеше: күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын махсус счетта формалаштыра торган күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы белән күздә тотылган срокта уздырылмаган һәм, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыру зарурлыгын билгеләү тәртибенә тәңгәл рәвештә, бу күпфатирлы йорт өчен капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы белән күздә тотылган ниндидер төрдәге хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) ниндидер төрдәге эшләр башкару таләп ителгән очракта, җирле үзидарә органы, тиешле хәбәрнамәне алган көннән башлап бер ай эчендә, капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында формалаштыру турында карар кабул итә һәм шундый карар турында махсус счет хуҗасына хәбәр итә. Махсус счет хуҗасы махсус счетта торган акчаны җирле үзидарә органының шундый карарын алган мизгелдән башлап бер ай эчендә төбәк операторы счетына күчерергә тиеш. Махсус счет хуҗасы махсус счетта торган акчаны вакытында төбәк операторы счетына күчермәгән очракта, төбәк операторы, күпфатирлы йорттагы бүлмәнең теләсә кайсы милекчесе, җирле үзидарә органы махсус счетта торган акчаны тартып алу, аны төбәк операторы счетына күчерттерү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Түләнеп бетмәгән кредит һәм (яки) заем булып, аларны түләү шушы махсус счетка керә торган акчалар хисабына башкарылган очракта, бу өлешнең нигезләмәләре кулланылмый.

2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының 2 нче статьясы 4.1 нче өлешенә тәңгәл рәвештә: гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы расланганнан соң эксплуатациягә тапшырылган һәм, программа актуальләштерелгәч, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең бу күпфатирлы йорт кертелгән төбәк программасы рәсми басылып чыккан ай артыннан килүче айдан башлап алты календарь ае узганнан соң барлыкка килә. Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар, капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре барлыкка килгәнгә кадәр өч айдан да соңга калмыйча, бүлмәләр милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш.

 

Сорау: Капиталь төзекләндерүне финанслау чыганаклары нинди? Капиталь төзекләндерүгә кертемнәрнең күләмен кем билгели?

 

Җавап: РФ Торак кодексының 158 нче статьясы 2 нче өлеше нигезендә, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә чыгымнар капиталь төзекләндерү фонды һәм закон белән тыелмаган башка чыганаклар акчасы хисабына финанслана.

РФ Торак кодексының 158 нче статьясы 1.1 нче өлеше нигезендә, күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында формалаштыручы милекчеләре күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыру турында карар кабул иткән һәм бу вакытта капиталь  төзекләндерү буенча күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре кабул иткән карар күздә тоткан хезмәтләр күрсәтүне һәм (яки) эшләрне финанслауга капиталь төзекләндерү фонды акчасыннан файдалану мөмкинлеге булмаган очракта, бу йорттагы бүлмәләр милекчеләре, кабул ителгән карарда билгеләнгән срокта, бу йорттагы бүлмәләр милекчеләренең гомуми җыелышында әлеге хезмәтләр күрсәтүгә һәм (яки) эшләргә түләү өчен өстәмә кертем һәм аны түләү тәртибе турында карар кабул итәргә хокуклы. Бу вакытта андый түләүләрне түләү килешүдә күздә тотылган әлеге хезмәтләрне күрсәтүнең һәм (яки) эшләрне башкаруның соңгы срогына кадәр өч календарь аеннан да иртәрәк башлана алмый. Өстәмә кертемнәр хисабына формалаштырылган акчадан файдалану күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең гомуми җыелышы карары билгеләгән тәртиптә башкарыла.

2013 елның 29 июнендәге 450 номерлы ТР МК карары (2019 елның 3 декабрендәге 1097 номерлы редакциядә) белән Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларында гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертемнең минималь зурлыгы расланды: күпфатирлы йортта андый бүлмә милекчесенеке булган бүлмә мәйданының бер квадрат метрына – айга 6,11 сум.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы, күпфатирлы йортлар милекчеләре тарафыннан ел саен тупланып баручы акча средстволарын исәпкә алып, 2043 елга кадәр формалаштырылган.

Ел саен дәүләтнең финанс ярдәме күрсәтелә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан, муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан өстәмә рәвештә акча средстволары бүлеп бирелә.

 

Сорау: Йортка капиталь төзекләндерү уздырганда фатирларда тәрәзәләр алмаштырырга ярыймы?

 

Җавап: РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карары нигезендә, гомуми мөлкәт составына баскыч мәйданчыклары урыннарындагы тәрәзә уемнарын тутыру элементлары кертелә. Фатирлардагы – йорт буенча гомуми мөлкәткә карамаган – тәрәзә уемнарын тутыру элементларын алмаштыру буенча эшләр күздә тотылмаган.

 

Сорау: Безнең йортта капиталь төзекләндерү уздыралар. Нигә аш бүлмәсеннән юыну бүлмәсенә кадәр кайнар су торбасын алыштыру  планлаштырылмаган? 

 

Җавап: Кайнар су белән тәэмин итү системасының фатирлар эчендәге аергыч торбаүткәргечләрен (беренче ябучы вентильдән алып бүлмә милекчесенеке булган санитар-техник җиһазга кадәр) алыштыру буенча эшләр башкару күздә тотылмый.

Россия Федерациясе Торак кодексы һәм РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 21 гыйнварындагы 25 номерлы карары (2019 елның 7 ноябрендәге ред.) белән расланган Торак урыннардан файдалану кагыйдәләре нигезендә, торак урынны наемга алучы (милекче) бу урынны яхшы хәлдә тотарга, үз акчасы хисабына фатирны, шул исәптән күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтенә карамаган инженерлык җиһазларын да төзекләндерергә тиеш.

 

Сорау: Фатирларда суны һәм электр энергиясен исәпләү өчен индивидуаль санагычлар нинди акча хисабына сатып алынырга һәм урнаштырылырга тиеш?

 

Җавап: Күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү фонды акчасы хисабына бары тик күпфатирлы йортның гомумйорт мөлкәте генә капиталь төзекләндерелергә тиеш: ягу приборлары белән бергә ягу системасы, су белән тәэмин итү һәм канализация стояклары – беренче япкыч җайланмага һәм сантехприборга кадәр, электр белән тәэмин итү – беренче өзгечкә кадәр, гомумйорт инженерлык системалары һәм гомумйорт исәпләү приборлары җайланмасы белән бергә подвалны төзекләндерү, эксплуатацияләү өчен яраксыз дип танылган түбәләрне, фасадларны, лифтларны һәм лифт шахталарын төзекләндерү.

Фатирларда суны һәм электр энергиясен исәпләү өчен индивидуаль санагычлар кую бүлмәләр милекчеләре акчасы хисабына башкарылырга тиеш.

 

Сорау: Безнең йортта 30 елдан бирле капиталь төзекләндерү уздырылмады. Барлык конструкция элементлары, шулай ук инженерлык челтәрләре гаять тузган хәлдә. Әйтегез әле, безгә республика капиталь төзекләндерү программасына ничек эләгергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

 

Җавап: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү төбәк программасын раслау турында” 1146 номерлы карары (2020 елның 5 октябрендәге 905 номерлы редакциядә) белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда эш төрләре буенча капиталь төзекләндерү уздыру елы билгеләнгән, эшләр 2013 елның 25 июнендәге “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне оештыру турында” 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына туры китереп башкарыла.

Күпфатирлы йортны (КФЙ) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең озак вакытка исәпләнгән төбәк программасына кертү тәртибе (эзлеклелеге) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1132 номерлы карары белән расланган: оештыруга бәйле (беренче торак урынны хосусыйлаштыру датасы, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую), финанс (капиталь төзекләндерүгә кертем зурлыгы, түләү дисциплинасы, тупланган акча күләме) һәм техник (тузу проценты, төзелү елы, соңгы тапкыр капиталь төзекләндерү елы, проект документлары һәм энергерик паспорты булу) критерийлар нигезендә билгеләнгән.

Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы, күпфатирлы йортлар милекчеләре тарафыннан ел саен тупланып баручы акча средстволарын исәпкә алып, 2043 елга кадәр формалаштырылган.

Моннан тыш, ел саен дәүләтнең финанс ярдәме күрсәтелә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан, муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан өстәмә рәвештә акча средстволары бүлеп бирелә.

РФ Торак кодексының 168 нче статьясы 5 нче өлешенә тәңгәл рәвештә, ел саен күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең озак вакытка исәпләнгән төбәк программасын актуальләштерү уздырыла, аның баршында техник критерийлар буенча мәгълүматлар төгәлләштерелергә һәм, ел саен бирелә торган дәүләт финанс ярдәмен исәпкә алып, капиталь төзекләндерүнең төгәлләштерелгән программасы формалаштырылырга мөмкин, анда эшләрне башкару сроклары иртәрәк вакытка үзгәртелә ала.

Муниципаль район территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең адреслы муниципаль программасын формалаштыру шул муниципаль районның Башкарма комитеты тарафыннан, күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең гомуми җыелышлары карарлары нигезендә башкарыла.

Йортны әлеге муниципаль район территориясендәге күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең аз вакытка исәпләнгән программасына кертү өчен, муниципаль районның Башкарма комитетына мөрәҗәгать итү зарур.

  

Сорау: “Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы фонды” коммерциячел булмаган оешмасы – төбәк операторы – нәрсә ул һәм нигә кирәк?

 

Ответ: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 10 июнендәге 394 номерлы карары белән билгеләнгән: РФ Торак кодексына тәңгәл рәвештә, “Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы фонды” коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы күпфатирлы йортларындагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып баручы махсуслаштырылган коммерциячел булмаган оешма (төбәк операторы) булып тора.

Фондның төп бурычы булып, Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык үсешен законнар белән билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыруны тәэмин итү тора.

Үз максатларына ирешү өчен, Фонд түбәндәге функцияләрне башкара (Россия Федерациясе Торак кодексының 180 нче ст.):

1) аларга мөнәсәбәтле капиталь төзекләндерү фонды төбәк операторы счетында, счетларында формалаштырыла торган күпфатирлы йортлардагы бүлмәләр милекчеләре капиталь төзекләндерүгә түли торган кертемнәрне туплап бару;  

2) күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең гомуми җыелышында күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре төбәк операторын махсус счет хуҗасы сыйфатында сайлаган очракта, үз исеменә махсус счетлар ачу һәм шул счетлар буенча операцияләр башкару. Төбәк операторы күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре үтенеченнән – үз исеменә андый счет ачудан баш тартырга хокуклы түгел.

3) күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында, счетларында формалаштырган  күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү буенча эшләрнең техник заказчысы функцияләрен башкару;

4) күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында, счетларында формалаштырган  күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә чыгымнарны бу капиталь төзекләндерү фондларының акчалары кысасында, зарурлык булганда, башка чыганаклардан, шул исәптән Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан һәм (яки) җирле бюджеттан алынган акчаларны җәлеп итеп  финанслау;

5) күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында, счетларында формалаштыра торган  күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне үз вакытында уздыруны тәэмин итү максатында, Россия Федерациясе субъектының хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү.

 

Сорау: Россия Федерациясе Торак кодексына тәңгәл рәвештә, Күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы – нәрсә ул?

 

Җавап: Россия Федерациясе Торак кодексының 168 нче статьясына тәңгәл рәвештә, Күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы андый йортлардагы бүлмәләр милекчеләре тарафыннан һәм (яки) төбәк операторы тарафыннан  күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү уздыруның чик срокларын билгели. Күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы, күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыруны планлаштыру һәм оештыру, күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыруга Россия Федерациясе субъекты бюджеты, җирле бюджетлар акчасы хисабыннан дәүләт ярдәмен, муниципаль ярдәм бирүне планлаштыру, андый йортлардагы бүлмәләр милекчеләре тарафыннан, төбәк операторы тарафыннан күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне үз вакытында уздыруны контрольдә тоту максатында, Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте югары башкарма органы тарафыннан раслана.

Күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы Россия Федерациясе субъекты территориясендә урнашкан барлык күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне уздыру өчен кирәкле срокка формалаштырыла һәм үз эченә түбәндәгеләре ала:

1) Россия Федерациясе субъекты территориясендә урнашкан барлык күпфатирлы йортлар (шул исәптән барлык бүлмәләре дә бер милекченеке булган күпфатирлы йортлар) исемлеге, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортлардан тыш. Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актына тәңгәл рәвештә, төп конструкция элементларының (түбәсе, диварлары, нигезенең) физик тузуы җитмеш проценттан арткан күпфатирлы йортлар, һәм (яки) күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәт составына керүче конструкция элементларын һәм йорт эчендәге инженерлык системаларын капиталь төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтүнең һәм (яки) эшләрнең җыелма бәясе, торак урыннарның гомуми мәйданының бер квадрат метрына күчереп исәпләгәндә, Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты билгеләгән бәядән арткан күпфатирлы йортлар   капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелмәскә мөмкин. Бу вакытта капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы расланган яки күпфатирлы йортларны мондый программадан чыгару турында карар кабул ителгән көннән алып алты айдан соңга калмыйча, Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты бу йортларга реконструкция уздыру яки сүтү, яисә Россия Федерациясе законнары белән күздә тотылган һәм торак урыннар милекчеләренең һәм бу йортлардан социаль наем килешүләре буенча торак урыннарны наемга алучыларның торакка хокукларын тәэмин итүче башка төрле чаралар тәртибен, срокларын һәм финанслау чыганакларын билгеләргә тиеш.

Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актына тәңгәл рәвештә, фатирлар саны биштән кимрәк булган йортлар шулай ук капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелмәскә мөмкин. Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актына тәңгәл рәвештә, капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты билгеләгән тәртиптә расланган яки актуальләштерелгән көнгә аларга карата сүтү яки реконструкцияләү турында карар кабул ителгән күпфатирлы йортлар капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелми;

2) күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү буенча күрсәтелүче хезмәтләр һәм (яки) эшләр исемлеге;

3) күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең планда каралган периоды;

4) Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актына тәңгәл рәвештә, капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелергә тиешле башка төрле мәгълүматлар.

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы карары (2020 елның 5 октябрендәге 905 номерлы редакциядә) белән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү төбәк программасы” расланды, анда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда эш төрләре буенча гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыру елы билгеләнгән, эшләр 2013 елның 25 июнендәге “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне оештыру турында” 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына туры китереп башкарыла.

 

 Сорау: Яңа төзелгән йортлар милекчеләре капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләргә тиешме? Йортның конструкция элементлары һәм инженерлык системалары төзекләндерү таләп итми бит.

 

Җавап: Күпфатирлы йорттагы бүлмә милекчесе үзенеке булган бүлмәне карап тоту чыгымнарын күтәрергә, шулай ук күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту чыгымнарында да, бу мөлкәткә гомуми хуҗа булу хокукындагы үз өлешенә туры китереп, торак урынны карап тоткан өчен түләү һәм күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертемнәр кертү юлы белән катнашырга тиеш (Россия Федерациясе Торак кодексының 158 нче статьясы 3 нче өлеше).

ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы карарына (2020 елның 5 октябрендәге 905 номерлы редакциядә) тәңгәл рәвештә, күпфатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм капиталь төзекләндерүнең күпфатирлы йорт анда кертелгән төбәк программасы рәсми басылып чыкканнан соң өч ай эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының (2019 елның 1 мартындагы ред.) 2 нче өлеше 4 пунктына тәңгәл рәвештә, бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең расланган, бу күпфатирлы йорт кертелгән төбәк программасы рәсми басылып чыккан ай артыннан килүче айдан башлап өч календарь ае узганнан соң барлыкка килә. 

2 нче өлешнең 4.1 пункты буенча, гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы расланганнан соң эксплуатациягә тапшырылган һәм, программа актуальләштерелгәч, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең бу күпфатирлы йорт кертелгән төбәк программасы рәсми басылып чыккан ай артыннан килүче айдан башлап алты календарь ае узганнан соң барлыкка килә. 

Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре барлыкка килгәнгә кадәр өч айдан соңга калмыйча, бүлмәләр милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү төбәк программасы расланды, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 5 октябрендәге 905 номерлы карары белән актуальләштерелде. Программа массакүләм мәгълүмат чараларында 2020 елның 6 октябрендә басылып чыкты (ТР Хөкүмәте сайты, ТР АТМ һәм ТКХ сайты, “Республика Татарстан” газетасы).

Татарстан Республикасы территориясендә Төбәк программасын ел саен була торган актуальләштерүдән соң эксплуатациягә кертелгән йортлар өчен Россия Федерациясе Торак кодексының 170 нче статьясы 5.1 нче өлеше һәм 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының 2 нче статьясы 4.1 нче өлеше гамәлдә.

Россия Федерациясе Торак кодексының “Капиталь төзекләндерү фонды һәм бу фондны формалаштыру ысуллары” 170 нче статьясы 7 нче өлешенә тәңгәл рәвештә, күпфатирлы йортта бүлмәләр милекчеләре бу статьяның 5.1 нче өлеше билгеләгән срокта капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын  сайламаган, яки алар сайлаган ысул билгеләнгән срокта гамәлгә ашырылмаган очракта, җирле үзидарә органы андый йортка карата капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында формалаштыру турында карар кабул итә.

Моннан тыш, капиталь төзекләндерү фондына кертемнәр түләнмәгән очракта, күпфатирлы йорт бүлмәләре милекчеләренең күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен капиталь төзекләндерү фондына түләү буенча бурычлары барлыкка килә һәм РФ ТКның 181 нче статьясының 4 нче өлешенә тәңгәл рәвештә, күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен капиталь төзекләндерү фондына кертемнәр түләү буенча йөкләмәләрне тиешенчә үтәмәүгә бәйле пенялар исәпләнә.

Торак йортны эксплуатацияләү барышында конструкция элементлары һәм инженерлык системалары туза. Гомуми мөлкәтне төзекләндерү эшләрен башкару өчен, шактый күп финанс таләп ителә. Әйтик, 5 катлы 4 подъездлы йортны төзекләндерү бәясе уртача – 10,5 млн сум; 9 катлы 4 подъездлы йортныкы – 18 млн сум; 16 катлы 4 подъездлы йортныкы – 26,7 млн сум. Кирәкле сумманы кыска срокта җыю милекчеләргә авырга килә. Ләкин ай саен капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү юлы белән  капиталь төзекләндерү уздыруга акча җыйгач, төзекләндерү эшләренең бәясе акча янчыгына бик каты сукмаячак.

Шулай итеп, яңа төзелгән йортлар милекчеләре капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләргә тиеш, чөнки субъектның норматив хокукый акты башкача булуны күз алдында тотмый.

 

Сорау: Кем махсус счет хуҗасы була ала?

 

Җавап: РФ Торак кодексының 175 нче статьясына тәңгәл рәвештә, түбәндәгеләр махсус счет хуҗасы була ала:

1) күпфатирлы йортны идарә итүче һәм бүлмәләр милекчеләре тарафыннан бер күпфатирлы йортта яки берничә күпфатирлы йортта оештырылган торак милекчеләре ширкәте;

 2) күпфатирлы йортны идарә итүче торак кооперативы;

3) идарә итү килешүе нигезендә күпфатирлы йортны идарә итүче идарәче оешма.

Күпфатирлы йортта бүлмәләр милекчеләре махсус счет хуҗасы сыйфатында төбәк операторын сайлау турында карар кабул итәргә хокуклы.

Күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре гомуми җыелышының капиталь төзекләндерү фондын махсус счетта формалаштыру турында карары шулай ук капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне махсус счетка түләү өчен түләү документларын бирү (шул исәптән системадан файдаланып) буенча хезмәтләр күрсәтүгә вәкаләтле затны сайлау турында, түләү документларын бирү тәртибен билгеләү турында һәм түләү документларын бирүгә бәйле чыгымнарның зурлыгы турында, бу хезмәтләрне күрсәткән өчен түләү шартлары турында карарны да үз эченә алырга тиеш. Бу вакытта вәкаләтле затны сайлау аның белән килештереп башкарыла.

Вәкаләтле зат махсус счет хуҗасына капиталь төзекләндерүгә кертемнәр буларак күчерелгән акчаның күләме турында мәгълүмат бирергә тиеш. Күпфатирлы йортта бүлмәләр милекчеләре капиталь төзекләндерү фондын бары тик бер генә махсус счетта формалаштырырга хокуклы. Махсус счетта бары тик бер генә күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерү фонды акчасы җыелып барырга мөмкин.

 

Сорау: Төбәк операторының бурычлары нинди?

 

Җавап: РФ Торак кодексының 182 нче статьясы нигезендә, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкаруны тәэмин итү максатында, түбәндәгеләргә бурычлы:

1) капиталь төзекләндерүне башлау срогы турында, хезмәтләр күрсәтүнең һәм (яки) эшләрнең зарури исемлеге һәм күләмнәре, аларның бәясе турында, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүне финаслау тәртибе турында һәм чыганаклары турында тәкъдимнәр һәм андый капиталь төзекләндерү уздыруга бәйле башка тәкъдимнәр әзерләргә һәм күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренә җибәрергә:

2) капиталь төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтүгә һәм (яки) эшләр башкаруга бирем әзерләүне тәэмин итәргә һәм, зарурлык булганда, капиталь төзекләндерү уздыруга проект документларын әзерләргә, проект документларын расларга, аның сыйфаты һәм техник регламентлар, стандартлар һәм башка норматив документлар таләпләренә туры килүе өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга;

 3) капиталь төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару өчен, подрядчы оешмаларны җәлеп итәргә, үз исеменнән алар белән тиешле килешүләр, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрне һәм (яки) башкарылган эшләрне кабул итүең тиешле актын имзалаган мизгелдән алып биш елдан ким булмаган вакытка күрсәтелгән хезмәтләргә һәм (яки) башкарылган эшләргә гарантия срогын билгеләүне, шулай ук подрядчы оешмаларның ачыкланган җитешсезлекләрне акылга сыярлык срокта үз хисабыннан һәм үз көче белән бетерүен күздә тотканнарын да төзергә;

4) подрядчы оешмаларның хезмәтләр күрсәтүе һәм (яки) эшләр башкаруының сыйфатын һәм срокларын, андый хезмәтләр күрсәтүнең һәм (яки) эшләрнең проект документлары таләпләренә туры килүен контрольдә тотарга;

5) күрсәтелгән хезмәтләрне һәм (яки) башкарылган эшләрне кабул итәргә;

6) капиталь төзекләндерү фондының акча средстволарын махсус счетка күчерергә яки күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренә әлеге милекчеләрнең капиталь төзекләндерү фондындагы өлешләренә тәңгәл рәвештә акча түләргә;

 7) капиталь төзекләндерүгә күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре тарафыннан түләнә торган кертемнәрне туплап барырга;

8) капиталь төзекләндерүгә кертемнәр рәвешендә төбәк операторы счетына кергән акчаларның күпфатирлы йорттагы бүлмәләрнең һәр милекчесе акчасына карата аерым исәбен алып барырга;

9) үз көче яки өченче затлар көче белән, милекчегә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне түләү өчен, гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертем түләнә торган күпфатирлы йорттагы бүлмәнең адресы буенча түләү документларын бирергә;

 10) күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең һәм төбәк операторының хокуклары һәм бурычлары турында үзенең рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырырга;

11) күрсәтелгән хезмәтләр һәм (яки) башкарылган эшләрнең сыйфаты өчен, шул исәптән ачыкланган җитешсезлекләрне үз вакытында һәм тиешенчә бетермәгән өчен күрсәтелгән хезмәтләр һәм (яки) башкарылган эшләрне кабул итүнең тиешле акты имзаланган мизгелдән алып кимендә биш ел дәвамында күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре алдында җаваплылыкны үз өстенә алырга.

 

Сорау: Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын ничек үзгәртергә?

 

Җавап: Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын үзгәртүнең (төбәк операторыннан – махсус счетка һәм махсус счеттан төбәк операторына күчүнең) тәртибе һәм сроклары РФ Торак кодексының 173 нче статьясы һәм ТР МКның “Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын үзгәрткәндә, капиталь төзекләндерү фонды төбәк операторы счетында, счетларында формалаштырылган очракта төбәк операторының, яки капиталь төзекләндерү фонды махсус счетта формалаштырылган очракта махсус счет хуҗасының, тиңдәшле рәвештә, махсус счет хуҗасына һәм (яки) төбәк операторына барлык булган документларны һәм капиталь төзекләндерү фондын формалаштыруга бәйле мәгълүматны тапшыруы тәртибен раслау турында” 2016 елның 15 июнендәге 403 номерлы карары белән җайга салына. Бу вакытта РФ Торак кодексының 170 нче статьясы 5 нче өлеше нигезендә, милекчеләр карарын гамәлгә ашыру сроклары буенча таләпләр үтәлергә тиеш: аның нигезендә, махсус счет хуҗасына аның шул сыйфатта билгеләнүе турында хәбәр бирелгән көннән алып унбиш көн эчендә, аннан соңга калмыйча, махсус счет хуҗасы махсус счет ачу турында гариза белән Россиянең кредит оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш, әгәр күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең  гомуми җыелышы карары белән иртәрәк срок билгеләнмәгән булса. Махсус счет ачу һәм махсус счет хуҗасы дәүләт торак күзәтчелеге органына РФ Торак кодексының 172 нче статьясы 1 нче өлеше күздә тоткан срокларда документларны тапшыру шарты үтәлгәндә, капиталь төзекләндерү фондын махсус счетта формалаштыру турында карар гамәлгә ашырылган дип санала.

РФ Торак кодексының 172 нче статьясы 1 нче өлеше:

махсус счет хуҗасы махсус счет ачылган мизгелдән алып биш эш көне эчендә дәүләт торак күзәтчелеге органына капиталь төзекләндерү фондын формалаштыруның тиешле күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре сайлаган ысулы турында, шушы күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре гомуми җыелышының РФ Торак кодексының 170 нче статьясы 3 нче һәм 4 нче өлешләре белән күздә тотылган карарларның кабул ителүе турында  беркетмәсе күчермәсен, махсус счет ачылу турында банк белешмәсен кушып, хәбәрнамә тапшырырга тиеш, әгәр Россия Федерациясе субъекты законы башкача билгеләмәгән булса.

Күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре гомуми җыелышының карарлар кабул итү турында беркетмәсе Россия Төзелеш министрлыгының 2019 елның 28 гыйнварындагы “Күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре гомуми җыелышлары беркетмәләрен рәсмиләштерүгә таләпләрне һәм Күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре гомуми җыелышлары карарлары һәм беркетмәләренең төп нөсхәләрен Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең дәүләт торак күзәтчелеген башкаручы вәкаләтле органнарына җибәрү тәртибен раслау  турында” 44/пр номерлы боерыгы таләпләренә туры китереп рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

  

Сорау: Кайсы очракларда капиталь төзекләндерү уздыру турында килешү предметы, хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару урыны үзгәртелергә мөмкин?

 

Җавап: РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 1 июлендәге 615 номерлы карарының 223 нче пункты нигезендә:

Бу Нигезләмә күздә тоткан очраклардан гайре, капиталь төзекләндерү уздыру турында килешү предметы, хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару урыны, хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эш төрләре аны үтәү барышында үзгәртелә алмый. Капиталь төзекләндерү уздыру турында килешү буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару сроклары, яклар ризалыгы белән, түбәндәге шартларның берсе йогынты ясаган вакытка озайтылырга мөмкин (андый шартларны дәлилләүче документлар булганда):

а) Россия Федерациясе законнары белән күздә тотылган очракларда, үзгәрешләрне күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләре, андый бүлмәләр милекчеләренең вәкаләтле вәкиле белән яки җирле үзидарә органнары белән килештереп, капиталь төзекләндерү уздыру турында килешү буенча күрсәтелүче хезмәтләр һәм (яки) башкарылучы эшләрнең күләмен яклар ризалыгы белән үзгәртү;

б)  оешманың капиталь төзекләндерү уздыру турында килешүне үтәмәвенә яки тиешенчә үтәмәвенә бәйләнмәгән сәбәпләр буенча, күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең подрядчы оешмага капиталь төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтергә һәм (яки) эшләр башкарырга мөмкинлек бирмәве;

в) ягу сезоны башлану һәм (яки) һава торышы начарланып китүгә бәйле рәвештә, капиталь төзекләндерү буенча хезмәтләр күрсәтүне һәм (яки) эшләр башкаруны туктатып тору.

 

Сорау: Күпфатирлы йорт Капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына моннан алдагы периодта кертелгән булып, моннан алдагы период өчен “капиталь төзекләндерү” статьясы буенча исәпләп язылган сумма булмаган очракта, милекче капиталь төзекләндерүгә түләү өчен бирелгән счет буенча түләргә тиешме? 

Җавап: Россия Федерациясе Торак кодексының 153 нче статьясы нигезендә, гражданнар һәм оешмалар торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында һәм тулысынча түләргә тиеш. Бу вакытта бүлмә милекчесенең торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү йөкләмәсе, РФ Торак кодексының 169 нчы статьясы 3 нче өлеше билгеләнгән кагыйдәне исәпкә алып, андый бүлмәгә милек хокукы барлыкка килгән мизгелдән барлыкка килә.

РФ Торак кодексының 169 нчы статьясы 3 нче өлеше нигезендә, күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре капиталь төзекләндерүнең расланган, шушы күпфатирлы йорт аңа кертелгән төбәк программасы рәсми басылып чыккан ай артыннан килүче айдан башлап Россия Федерациясе субъекты законы билгеләгән өчтән ким булмаган һәм сигездән артмаган календарь аеннан гыйбарәт булган срок узганнан соң барлыкка килә, РФ Торак кодексының 170 нче статьясы 5.1 нче өлеше билгеләгән очрактан гайре.

РФ Торак кодексының 170 нче статьясы 5.1 нче өлеше нигезендә, гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы расланганнан соң эксплуатациягә тапшырылган һәм, программа актуальләштерелгәч, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органы билгеләгән срок узганнан соң, ләкин күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелгән көннән алып биш ел эчендә, аннан соңга калмыйча барлыкка килә. Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар  капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре барлыкка килгәнгә кадәр өч айдан соңга калмыйча, бүлмәләр милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш.

 

2013 елның 25 июнендәге “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү уздыруны оештыру турында” 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының (алга таба – 52-ТРЗ) (14.05.2018 елга кадәр гамәлдәге 05.12.2015 № 102-ТРЗ редакциясендә) 2 нче статьясы 4 нче өлеше шуны билгели: бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре капиталь төзекләндерүнең расланган, шушы күпфатирлы йорт аңа кертелгән төбәк программасы рәсми басылып чыккан ай артыннан килүче айдан башлап ике календарь ае узганнан соң барлыкка килә, бу статьяның 4.1 нче өлеше билгеләгән очрактан гайре.

52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының (14.05.2018 елга кадәр гамәлдәге 05.12.2015 № 102-ТРЗ редакциясендә) 2 нче статьясы 4 нче өлеше нигезендә, гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы расланганнан соң эксплуатациягә тапшырылган һәм, программа актуальләштерелгәч, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йорттагы бүлмәләр милекчеләренең капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре капиталь төзекләндерүнең расланган, шушы күпфатирлы йорт аңа кертелгән төбәк программасы рәсми басылып чыккан ай артыннан килүче айдан башлап биш календарь ае узганнан соң барлыкка килә. Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын билгеләү турында карар  капиталь төзекләндерүгә кертемнәр түләү буенча йөкләмәләре барлыкка килгәнгә кадәр өч айдан соңга калмыйча, бүлмәләр милекчеләре тарафыннан кабул ителергә һәм гамәлгә ашырылырга тиеш.

РФ Торак кодексының 170 нче статьясы 7 нче өлешенә тәңгәл рәвештә, күпфатирлы йортта бүлмәләр милекчеләре бу статьяның 5 нче һәм 5.1 нче өлешләре билгеләгән срокта капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулын  сайламаган, яки алар сайлаган ысул бу статьяның 5 нче һәм 5.1 нче өлешләре билгеләгән срокта гамәлгә ашырылмаган очракта, һәм бу Кодексның 189 нчы статьясы 7 нче өлеше белән күздә тотылган очракларда җирле үзидарә органы дәүләт торак күзәтчелеге органыннан бу Кодексның 172 нче статьясы 4 нче өлеше белән күздә тотылган мәгълүмат алган көннән башлап бер ай эчендә, андый йортка карата капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында формалаштыру турында карар кабул итә һәм кабул ителгән карар турында андый йорттагы бүлмәләр милекчеләренә хәбәр итә, шул исәптән системадан файдаланып та.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы карары белән Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерү төбәк программасы расланды. Программа массакүләм мәгълүмат чараларында 2014 елның 4 мартында басылып чыкты (ТР Хөкүмәте сайты, ТР АТМ һәм ТКХ сайты, “Республика Татарстан” газетасы).

РФ Торак кодексының 168 нче статьясы 5 нче пункты нигезендә, Капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы кимендә елга бер тапкыр актуальләштерелергә тиеш.

Капиталь төзекләндерү фондын төбәк операторы счетында формалаштырган очракта, күпфатирлы йортта бүлмәләр милекчеләре, РФ Торак кодексының 171 нче статьясы 1 нче өлеше нигезендә, капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне төбәк операторы биргән түләү документлары нигезендә, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертүгә билгеләнгән срокларда түлиләр.

Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне түләү өчен, түләү документларын, РФ Торак кодексының 182 нче статьясы 2 нче өлеше 9 нчы пункты нигезендә, төбәк операторы үз көче белән яки өченче затлар көче белән күпфатирлы йорттагы бүлмәнең адресы буенча милекчегә тапшырырга тиеш.

Шулай итеп, күпфатирлы йорт Капиталь төзекләндерүнең төбәк программасына моннан алдагы периодта кертелгән булып, моннан алдагы период өчен “капиталь төзекләндерү” статьясы буенча исәпләп язылган сумма булмаган очракта, милекче капиталь төзекләндерүгә түләү өчен бирелгән счет буенча түләргә тиеш.

 

Сорау: Нинди йорт авария хәлендә дип танылырга мөмкин?

 

Җавап: Бүлмәне торак урын дип, торак урынны яшәү өчен яраксыз дип һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану турында РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы карары белән расланган нигезләмәгә тәңгәл рәвештә, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип тану махсус оештырыла торган ведомствоара комиссия тарафыннан башкарыла.

Ведомствоара комиссияләр төзелә: Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органы тарафыннан РФ субъекты торак фондының торак урыннарын бәяләү өчен; җирле үзидарә органы тарафыннан муниципаль торак фондының торак урыннарын бәяләү өчен. 

Күпфатирлы йортны авария хәлендә дип тану өчен, кешенең яшәү тирәлегенең ачыкланган, гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгына йогынты ясаучы зыянлы, мәсәлән, эксплуатацияләү барышында физик тузуга бәйле рәвештә, бинаның тулаем яки аның аерым өлешләренең эксплуатацияләү характеристикалары начарлану кебек – бинаның ышанычлылыгы, төзелеш конструкцияләренең һәм нигезләренең ныклыгы һәм тотрыклылыгы рөхсәт ителмәгән дәрәҗәгә кадәр кимүгә китерүче факторлары булу, шулай ук тавыш, тирбәнеш, электромагнит кырлары чыганаклары, гражданнарның имин яшәве өчен кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне бозучы башка төрле шартлар булу зарур.

Яшәү өчен яраксыз дип шулай ук түбәндәгеләре дә танырга кирәк:

  • җир катламнары шуып төшә, балчыклы-ташлы су агымнары була, карт көртләре ишелә торган куркыныч зоналарда, шулай ук ел саен ташу сулары баса торган һәм су басуны инженерлык һәм проект эшләре ярдәмендә булдырмый калу мөмкин булмаган  территорияләрдә урнашкан тораклар;
  • килеп чыккан техноген авариягә, шартлаулар, җир тетрәүләргә бәйле рәвештә ишелү куркынычы янаган тораклар һәм күпфатирлы йортлар;
  • алмаш ток электр тапшыру һава линияләре һәм җир өслегеннән 1.8 метр биеклектә сәнәгать ешлыгындагы электр кыры көчәнеше (1 кВ/м артыграк 50 Гц һәм сәнәгать ешлыгындагы магнит кыры индукциясе 50 мкТл артыграк 50 Гц) хасил итүче башка объектлар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан тораклар;
  • шартлаулар, һәлакәтләр, янгыннар, җир тетрәүләр, грунтның тигезле-тигезсез утыруы, шулай ук башка төрле катлаулы геологик күренешләр  нәтиҗәсендә зыян күргән күпфатирлы йортларда урнашкан тораклар;
  • әгәр инженерлык эшләре һәм проектлау документлары ярдәмендә шау дәрәҗәсен рөхсәт ителгән күрсәткечкә кадәр киметү мөмкин булмаса, тәрәзәләре шау дәрәҗәсе рөхсәт ителгән иң чик нормадан югарырак булган магистральләргә карап торган бүлмәләр;
  • аларның өстендә яки алар белән чиктәш булып, чүпүткәргечне юдыру һәм чистарту җайланмасы урнашкан тораклар. 

 

 Сорау: Гражданнарның аерым категорияләре өчен күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне түләү чыгымнарын каплау күздә тотылганмы? 

 Җавап: 2004 елның 8 декабрендәге “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының 8.3 нче статьясына тәңгәл рәвештә, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне капиталь төзекләндерүгә кертемнәрне түләү чыгымнарына компенсация түбәндәгеләргә бирелә:

  • ялгыз яшәүче эшләмәүче 70 яшькә җиткән торак милекчеләре, яки бергә яшәүче эшләмәүче пенсия яшендәге гражданнардан гына торган гаилә составында яшәүчеләр (60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар), 70 яшькә җиткән торак милекчеләре;
  • ялгыз яшәүче эшләмәүче 80 яшькә җиткән торак милекчеләре, яки бергә яшәүче эшләмәүче пенсия яшендәге гражданнардан гына торган гаилә составында яшәүчеләр (60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар), 80 яшькә җиткән торак милекчеләре.

Компенсацияне алу өчен, аны алуга хокуклы гражданнар, аларның законлы вәкилләре яки билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә алар вәкаләт биргән затлар аны алырга хокуклы гражданнарның яшәү урыны буенча “Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре)  үзәге” дәүләт казна учреждениесе бүлегенә түбәндәгеләрне тапшыра:

  • компенсация бирү турында гариза;
  • аңа хокук Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән  торакка хокукны билгеләүче документлар күчермәләре;
  • законлы вәкилләренең яки ышанычнамә нигезендә вәкаләт бирелгән затларның компенсация алуга хокуклы гражданнар мәнфәгатьләрендә эш итүгә вәкаләтләрен дәлилләүче документлар күчермәләре.

Гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, гариза бирүчеләр шәхесләрен таныклаучы документ күрсәтә, банкта яки башка төрле кредит учреждениесендә ачылган лицевой счет реквизитларын бирә (компенсация алуның әлеге ысулын сайлаган очракта).

Компенсация билгеләү һәм алу өчен кирәкле гариза һәм документлар (мәгълүматлар) электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин. Электрон документлар рәвешендә җибәрелүче гариза һәм документлар, Россия Федерациясе законнарына тәңгәл рәвештә, электрон имза белән имзалана һәм электрон йөрткечләрдән һәм (яки) гомуми кулланылыштагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән (“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен дә кертеп) файдаланып тапшырыла.  

Соңгы яңарту: 2022 елның 23 мае, 09:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International