Буа шәһәрендә йорт кирәк-яраклары өчен канализация хезмәтенә түләү хисаплаганда җибәрелгән хаталар турында

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшергәндә “Көнбатыш” (“Западный”) торак милекчеләре ширкәтенең, гамәлдәге законнарны бозып, йорт кирәк-яраклары өчен канализация хезмәтенә 2013 елның 1 июненнән башлап түләү документларында нигезсез түләүләр хисаплавын ачыклады.

ТР ДТИнең ачыкланган бозуны бетерү турындагы күрсәтмәсен үтәү максатында, әлеге торак милекчеләре ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләргә 2013 елның июненнән башлап “ЙКЯ-Канализация” хезмәте өчен 385 288 сум акча яңадан хисапланды (кайтарып бирелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International