Торакчының торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес хисапламауга карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе Административ хокук бозулар турында кодексның 9.16 ст. 4 өлеше бозылуны, ә атап әйткәндә “күпфатирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы затларның күпфатирлы йортларга карата куелучы энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен үтәмәве”н ачыклады, ә атап әйткәндә - гомумйорт исәпкә алу җайланмаларында пломба юк. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Торак милекчеләре ширкәте 20000 сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылды.