Казанның Авангард урамындагы 60 нчы йортта яшәүчеләр я гаҗәеп бердәмлек күрсәттеләр, я һәркем мөстәкыйль эш итте, әмма нәтиҗәдә барысы да законлы таләпләрне игътибарсыз калдырды. Сүз аларның җиһазларга мәҗбүри техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәте белгечләрен кертүдән баш тартулары турында бара.
Аеруча шунысы игътибарга лаек, фатирларның берсендә тикшерүгә каршы ике милекче — ир белән хатын чыгыш ясаган. Бу йортта дүрт фатир хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган һәм 5 мең сум күләмендә штраф алган. Әмма бу штрафлар түләнмәде. Шуңа бәйле рәвештә хокук бозучыларга карата РФ КоАП 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча яңа беркетмәләр төзелде, ә эш материаллары судка тапшырылды.
Суд, барлык хәлләрне карап чыгып, барлык дүрт хуҗаны да федераль законнарны үтәмәүдә гаепле дип таныды һәм аларга инде 10 мең сум штраф билгеләде.
Шулай итеп, штраф суммасы өч тапкырга артты. Моннан тыш, газ җиһазларын тикшерү өчен газчыларны кертүдән баш тарткан очракта белгечләр хокук бозучыларның фатирларында газ белән тәэмин итүне сүндерергә хокуклы.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте