Законнан тыш ремонт

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

Казанның “Волга-36” торак милекчеләре ширкәте капиталь ремонтка тупланмаларны законсыз тотуда гаебен танудан баш тарта. Татарстан Торак инспекциясе ширкәткә торак законнарын бозуны булдырмау турында кисәтү белдерде.

Академик Завойский урамындагы 22 нче йортта яшәүчеләр капиталь ремонт өчен акчаны махсус банк счетында җыйганнар. Милекчеләр планлы срокларны көтмәскә карар кылган һәм электр белән тәэмин итүне ремонтлауга 6 млн сумга якын акча сарыф иткән. Карар гомуми җыелышта кабул ителде, һәм кешеләр бу акча аларныкы икән, алар аны үзләре теләгәнчә тотарга хокуклы дип ышаналар иде. Әмма инспекторлар моны закон бозу дип бәяләде.

РФ Торак кодексы (РФ ТК 167 маддәсенең 4 өлеше) нигезендә, әгәр торакчылар капиталь ремонтка кертемне минималь тариф күләмендә билгеләсәләр (Татарстанда бу 10 сум 16 тиен), алар төбәк программасы билгеләгән срокларны үтәргә тиеш.

Бу программа буенча Завойский урамындагы йортта ремонт елларга алдан язылган:

- 2033 елда лифтларны алыштыру планлаштырыла (16 млн сумга якын);

- 2043 елда - фасадны, түбәләрне, подвалларны һәм барлык инженерлык челтәрләрен комплекслы ремонтлау (93 млн сумга якын).

Законның мантыйгы гади: әгәр сез “минимум” түлисез икән, сез эш графигын мөстәкыйль рәвештә үзгәртә алмыйсыз, чөнки бу акча республика графигы буенча масштаблы бурычларны үтәү өчен тупланырга тиеш. Акчаларны хәзер сарыф итеп, торак милекчеләре ширкәте асылда махсус счетны “шәрәләндерде”, йортны киләчәктә мәҗбүри эшләргә финанс мендәрсез калдырды.

Ширкәт вәкилләре кисәтүгә каршы килергә тырышып карадылар, гомуми җыелыш карары - алар өчен закон, ә акча милекчеләрнеке дип басым ясадылар. Әмма Торак инспекциясендә каршы килүләрне кире кактылар. Ведомство ассызыклаганча, милекчеләрнең карары федераль законнарга каршы килә алмый.

Хәзер бу бәхәстә ТМШ үз хаклыгын суд тәртибендә якларга карар кылса, бары тик суд кына нокта куя алачак.

Бу очрак - махсус счет хуҗаларының барысына да мөһим искәртү: әгәр сез ремонт өчен акча җыясыз икән, аны закон кысаларында кулланырга кирәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International