“ТР ТКХ Фонды” коммерцияле булмаган оешмасының капиталь ремонт буенча төбәк операторы Татарстан Торак инспекциясенең хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмәсен чираттагы тапкыр үтәмәде. Инспекция дүрт беркетмә төзегән, чөнки Фонд күрсәтмәләрне игътибарсыз калдырган һәм Чистай шәһәренең кайбер йортларында төзелеш җитешсезлекләрен бетермәгән.
Проблемалар дүрт күпфатирлы йортта ачыкланган:
Күрсәтелгән барлык дефектлар вакытында төзәтелмәгәнлектән, Торак инспекциясе эш материалларын судка тапшырды. Хәзер төбәк операторының язмышын һәм штраф санкцияләре күләмен суд тәртибендә билгеләячәкләр.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте