Июнь аутсайдерлары: татарстанлыларны бәяләү

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында республикада яшәүчеләрдән быел июнь аенда торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты турында сораштыруга йомгак ясадылар. Татарстанлылар Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша үз идарәче оешмаларының эшен бәяләделәр. Бәя биш баллы шкала буенча башкарылган, ә биш баллдан кимрәк булганда - канәгатьсезлек сәбәбен күрсәтергә тәкъдим ителгән.

Июнь аенда республика халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сервисыннан файдаланган һәм үз идарәче компанияләренең эш сыйфатын 4 меңнән артык тапкыр бәяләгән. Уртача балл 4,09 тәшкил итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кулланучыларның активлыгы кимеде: бәяләүләр саны 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 меңгә кимеде.

Еш кына татарстанлылар йортны тиешенчә карап тотмау (21% шикаять); ремонт эшләре белән бәйле проблемалар (19%); йорт белән идарә итүнең сыйфаты (15%); коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатсызлыгы (15%) турында зарланганнар.

Иң түбән күрсәткечләр:

  • Казан шәһәре: «УК ЖКХ Московского района» ҖЧҖ (3,37), «УК Вахитовского района» ҖЧҖ (3,38), «Уютный дом» ИК ҖЧҖ (3,46), «УютСервис Групп» ҖЧҖ (3,5), «Меридиан» ИК ҖЧҖ (3,51), «УК ЖКХ Дербышки» ҖЧҖ (3,54), «Заречье» ИК ҖЧҖ (3,56), «Сервис-Гарант» ИК (3,59), «УК Савиново» ҖЧҖ (3,64), «Гвардейская» ИК (3,67), «УК ЖКХ Авиастроительного» ҖЧҖ (3,69), «УК ЖКХ Танкодром» ҖЧҖ (3,72), «Мой дом» ИК ҖЧҖ (3,8), «Старый город» ИК ҖЧҖ (3,98).
  • Яр Чаллы шәһәре: «Электротехников» ИК ҖЧҖ (3,44), «Челныстройремонт» ИО ҖЧҖ (3,78), «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ (3,86), «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ (3,86), «Махалля» ИК ҖЧҖ (3,96).
  • Әлмәт районы: «Алсу» ИК ҖЧҖ (3,8).
  • Түбән Кама районы: «Эйбэт» ИК ҖЧҖ (3,95).
  • Лениногорск районы: «Центр ЖКХ и С» АҖ (3,22).
  • Баулы районы: «УК г. Бавлы и Бавлинского района» ҖЧҖ (3,22).
  • Алабуга районы: «Домоуправ-3» ҖЧҖ( 3,73), «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ (3,9).
  • Бөгелмә районы: “Бөгелмә ПТС” АҖ (3,91).

Сезнең ИК исемлектәме? Безгә комментарийларда языгыз, үз йортыгызның фотоларын җибәрегез  https://vk.com/gjirt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International