Казанда вентиляция проблемалары аркасында Ибраһимов проспектындагы 75 нче йортның икенче подъездында газны сүндергәннәр. Техник хезмәт күрсәтү күптән түгел генә үткәрелүгә карамастан, системада кире тартуны тапканнар.
Газны фатирларга кайтару өчен, идарәче компания төтен чыгару һәм вентиляция каналларының торышын планнан тыш тикшерергә тиеш. Тиешле акт «Казаньгоргаз» белгечләренә тапшырылырга тиеш. Моның белән параллель рәвештә газ хезмәте хезмәткәрләре кабат фатир саен обход үткәрәчәк. Ресурс бирү белгечләр системаның тулы куркынычсызлыгына инангач кына яңадан башланачак.
Мәсьәләне хәл итүгә Татарстан Торак инспекциясе дә кушылды. Ведомство регламент эшләренең ничек башкарылуын ачыклау өчен тикшерү башлады. Инспекторлар идарәче компаниянең документларын өйрәнәчәк: закон буенча төтен чыгару юлларының һәм вентканалларның торышын елга кимендә өч тапкыр тикшерергә кирәк. Шулай ук газчыларның гамәлләренә бәя биреләчәк - күптән түгел техник хезмәт күрсәтүнең ни дәрәҗәдә намуслы башкарылуын, аннан соң шундый җитди проблемалар тууын билгеләргә кирәк булачак.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте