Узган төндә Бөгелмә шәһәрендә газ белән агулану белән бәйле чираттагы инцидент булды. Толстой урамындагы 1 нче йортта яшәүче ике кешегә медицина ярдәме кирәк булган. Госпитализация кирәк булмаган, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Урынга килгән белгечләр вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын тикшергәннәр. Ачык тәрәзәләрдә тарту көче барлыгы ачыкланган, әмма ябык тәрәзәләрдә кире тарту көче бар. Вәзгыять газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүнең бу йортта нибары ике ай элек кенә уздырылуы белән катлаулана.
Әлеге хәлгә бәйле рәвештә, Татарстанның Торак инспекциясе идарәче компания һәм газ хезмәте эшчәнлеген тикшерә башлады. Аларның газ җиһазларын һәм төтен чыгару юлларын тикшерү буенча үз вазыйфаларын никадәр намуслы башкаруларына аерым игътибар бирелә. Аерым алганда, идарәче компания, кагыйдәләр таләп иткәнчә, елына өч тапкырдан да ким булмаган планлы тикшерүләр үткәргәнме икәнлеге ачыклана.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте