Хәтта зур булмаган торак пунктларда да йорт яны территорияләренең торышы даими тикшерелә. Максат - идарәче компанияләрнең торак фондын карап тоту буенча үз бурычларын намус белән үтәвенә инану.
Күрсәтмә мисал - Түбән Кама районының Афанас авылында күптән түгел үткәрелгән тикшерү. Прокуратура һәм инспекция анда алты көн эшләде, вәзгыятьне җентекләп өйрәнде. Һәм күп кенә хокук бозуларны ачыкладылар.
Проблемалар Яшьләр, Юбилей һәм Соболеков урамнарында урнашкан тугыз күпфатирлы йортның йорт яны территорияләрендә ачыкланган. Күренеш һәр җирдә бертөрле: подъезд козырекларындагы кар, түбәләрдәге куркыныч бозлар, юллардагы тирән кар тәгәрмәче эзе һәм чистартылмаган юллар.
Ачыкланган хокук бозулар иминлек һәм төзекләндерүнең элементар кагыйдәләрен системалы рәвештә санга сукмау турында сөйли. Мондый проблемалар халык өчен уңайсызлыклар тудырып кына калмый, бәлки имгәнүләргә һәм милекне бозуга китерергә мөмкин.
Әлеге хокук бозулар өчен “ЖКХ Афанасово” ИК ҖЧҖнең халык белән эшләү буенча белгече җаваплы дип табылды. Вазифаи зат РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 50 мең сум штраф салынды.
Йорт яны территориясен карап тоту процессы чисталыкны, тәртипне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Бу - кышкы чорда кар һәм бозларны вакытында җыю, җәй көне үләннәрне чабу, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, шулай ук ял итү зоналарын тиешле хәлдә тоту. Авария хәлләрен булдырмау һәм торак фондының ныклыгын тәэмин итү өчен түбә, су агызу системалары һәм бина фасадларының торышын даими тикшерү дә мөһим.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте