“ЖЭУ-7” директорының тыйнак уңышы: бер атна эчендә нибары бер штраф

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең “ЖЭУ-7” идарәче компаниясе директоры шактый алга киткән: атнага бер генә штраф. Инспекциягә Герцен урамындагы 96 нчы йортта яшәүче хатын-кызның шикаяте кергән. Хатын инспекциягә үз фатирындагы җитди проблемаларга зарланып мөрәҗәгать иткән: юеш стеналар һәм түшәм ремонтны тулысынча бозган. Гипсокартон коңгырт тапларда, обойлар купкан.

Мондый юешлек эзләре күршеләрнең фатирларында да, шулай ук баскыч мәйданчыгында да табылган. Моннан тыш, подъезд диварында юешләнгән штукатуркадан чын “сталактитлар” барлыкка килгән, бу проблеманың озак вакыт дәвамында торак хезмәтләре тарафыннан игътибарсыз калдырылуын күрсәтә.

Тикшерү нәтиҗәсендә идарәче компания директоры бизнес алып барганда лицензия таләпләрен бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сумга штраф салынды.

Әгәр узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге компания директоры штрафлар буенча лидерлар өчлеген япса, быел инде беренче урында: 526 мең сумлык 10 штраф, шуларның 7се шәхсән үзенә 151 мең сум, идарәче компаниягә 375 мең сум штраф салына.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International