“Муслюмово” идарәче компаниясе күпфатирлы йортларны карап тоту һәм вентканаллар кагыйдәләрен бозган, шулай ук күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләү алган. Татарстанның Торак инспекциясенә “Муслюмово” ИК ҖЧҖнә карата материаллар керде. Законнарны сизелерлек бозулар ачыкланды.
Ачыкланганча, “Муслюмово” ИК ҖЧҖ ай саен халык квитанцияләренә вентиляция системаларын тикшерү өчен түләү керткән. Әмма, узган елның августыннан компания бу эшләр өчен җаваплы подрядчы белән хезмәттәшлекне туктатты һәм яңа килешү төземәде. Шул ук вакытта, закон нигезендә, вентканалларны һәм төтен юлларын тикшерү елына кимендә өч тапкыр үткәрелергә тиеш.
Шуңа бәйле рәвештә, идарәче компания җитәкчесенең гамәлләре РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу буларак квалификацияләнде. Эшне карау нәтиҗәләре буенча компаниягә 25 мең сум штраф салынган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте