Казанда кичә төнлә 2012 һәм 2018 елгы ике бала Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Инцидент Карл Маркс урамындагы 40/60 йортта булган.
Беренчел тикшерү фаҗигагә китерергә мөмкин булган берничә хокук бозуны ачыклады. Зыян күрүчеләрнең фатирында герметик пластик тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган, ачык һәм ябык тәрәзәләр булганда да вентканалда һәм төтен чыгаргычта тарту көче юк. Моннан тыш, сүтелгән төтен чыгару урыны табылды - кичә түбә кардан чистартылган иде.
Фатир газ белән тәэмин итүдән өзелгән, заглушка урнаштырылган. Газ җиһазларына соңгы техник хезмәт күрсәтү узган елның декабрендә башкарылган иде.
Нурлат шәһәрендә Гыйматдинов урамындагы 130 нчы йортта газ сүндерүнең сәбәбе кире тарту булган. Хәзерге вакытта тикшерүләр үткәрелә.
Бу инцидентлар чираттагы тапкыр төсе һәм исе булмаган ис газының үлем куркынычы турында искә төшерәләр. Вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының торышын даими тикшерергә, шулай ук газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне вакытында башкарырга кирәк. Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген онытмагыз!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте