Кар өемнәре өчен штрафка тартылганнар исемлеге киңәйде. Прокуратура һәм Торак инспекциясе торак хезмәткәрләренә “Патшалардан ераграк - башың исән!” принцибы эшләмәячәген искәрттеләр. Башкалада эшләмәсәгез, хокук бозулар сизелмәячәк дип көтмәгез. Әлбәттә, беркем дә башын югалтмаячак, әмма административ җаваплылыкка тартылачак.
Тикшерү барышында Нурлат шәһәренең Кариев урамындагы 22б, 24, 26 нчы йортлар территориясендәге квартал эчендәге юлларның һәм җәяүлеләр юлларының кардан һәм боздан чистартылмавы, шулай ук бозлавыкка каршы реагентлар белән эшкәртелмәве ачыкланды. Моннан тыш, йорт түбәләрендә кар һәм боз җыелган.
“Нефтяник г. Нурлат” ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры 25 мең сум күләмендә штраф алды. Әлеге очрак идарәче компанияләрнең, халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен, торак фондын һәм йорт яны территорияләрен карап тоту буенча үз вазыйфаларын вакытында һәм сыйфатлы башкарырга тиешлеген искәртеп тора.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте