МАХ татарстанлыларны гомумйорт чатларында берләштерә

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстанлылар гомумйорт чатларын МАХ! кушымтасында актив үзләштерәләр. Инде 14943 чат булдырылган, аларга 380 меңнән артык кеше кушылган. Бу 1 көн эчендә 15 меңгә күбрәк, һәм республика планлаштырылганның 63% ка җитте! Әмма тоташу темплары тигез түгел: кайбер муниципалитетларда эш активрак бара.

Исегезгә төшерәбез, МАХ куллану буенча таләпләрне игътибарсыз калдыру - ул эшләп бетермәү генә түгел, ә законны турыдан-туры бозу. Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский РИА “Новости” га биргән интервьюсында ассызыклаганча, мондый тәртип күпфатирлы йорт белән идарә итү кагыйдәләрен һәм лицензия таләпләрен бозу буларак квалификацияләнә ала.

РФ КоАП маддәсе нигезендә, вазифаи затларга - 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф яный. Кабат хокук бозулар очрагында җитәкче дисквалификацияләнергә мөмкин.

Сезнең идарәче компания сезнең белән МАХта аралашамы? Безгә комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International