Татарстан Жилинспекциясендә «Торак эксплуатацияләү компаниясе» ҖЧҖнең күпфатирлы йортлары белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту турында карар кабул ителде. Лицензиянең гамәлдә булу вакыты 2031 елның 28 апрелендә тәмамлана.
Элегрәк без агымдагы елда лицензияләрнең гамәлдә булу срогы чыккан идарәче компанияләр исемлеген урнаштырдык. Лицензиянең гамәлдә булу срогын озайтуга гариза бирергә киңәш итәбез: 60 эш көненнән дә иртәрәк түгел һәм 45 эш көненнән дә соңга калмыйча.
ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте