Татарстанның торак инспекциясе Чаллы шәһәренең 17а/17 номерлы йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча тикшерүне төгәлләде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, “Бумажник” ЖУ ҖЧҖ идарәче оешмасы кышкы чорда күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен тиешенчә карап тотуны тәэмин итмәгән. Баскычларны, тротуарларны, юл кырыйларын, шулай ук подъезд козырекларын кардан чистарту эшләре башкарылмау очраклары теркәлгән. Моннан тыш, урналарны чүп-чардан чистарту үткәрелмәде.
Шундый ук хокук бозулар №№10/1,2,3; 10/21,22,22 А; 10/23/24; 10/48А, Б йортларда да булган.
Ачыкланган күпсанлы хокук бозулар өчен “Бумажник” ЖУ ҖЧҖ РФ КоАП 14.1.3 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка һәм 125 000 сум күләмендә штрафка тартылды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте