Татарстан торак инспекциясенә Яшел Үзәннең Комсомольская урамындагы 28 нче йортта яшәүче мөрәҗәгать итте. Ул идарәче компаниянең, килешү булуга һәм даими рәвештә счетлар куюга карамастан, гомумйорт милеген карап тоту буенча үз йөкләмәләрен үтәмәвенә зарланды.
Үткәрелгән тикшерү милекченең сүзләрен раслады: подъездлар һәм тротуарлар кардан чистартылмаган.
Административ эш буенча тикшерү барышында “УК ЗЕЛЕНОДОЛЬСКИЙ УПРАВДОМ ПЛЮС” ҖЧҖ директоры өчен бердәнбер йомшарткыч хәл йорт яны территориясен җыештыру эш каралганчы башкарылуы булды. Шуңа да карамастан, идарәче компаниягә 60 мең сум штраф салынган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге идарәче компания директоры кабат квалификация имтиханын тапшыра алмады. Татарстан Торак инспекциясендә күптән түгел торак законнарын белүгә тест үткәрелде, аны ундүрт катнашучының өчесе, шул исәптән ИК җитәкчесе дә үтә алмады.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте