Ш.Усманов урамындагы 33 нче һәм Гвардия урамындагы 40 нчы йортларның түбәләрен ремонтлау төгәлләнгән. Исегезгә төшерәбез, элек бу йортларның түбә өслегенең бер өлеше көчле кар яву аркасында зыян күргән иде. Барлыгы кар астында күп фатирлы йортларның биш түбәсе ишелде, шуларның дүртесе Мәскәү районында иде.
Беломорская урамындагы ишелү факты буенча, “УК ЖКХ Московского района” ҖЧҖ җаваплылыкка һәм 250 мең сумга штрафка тартылган. Инспекция барлык очраклар буенча тикшерүләрне дәвам итә.
Шуны истә тотарга кирәк: түбәдәге кар катламының калынлыгы 30 сантиметрдан артмаска тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте