Кыш өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтте

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Бу кыш идарәче компанияләр өчен чын сынау булды, һәм аларның күбесе аны күтәрә алмады. Кар өемнәре, түбәләр ишелү - болар барысы да ваемсызлык һәм үзләренең турыдан-туры бурычларын үтәмәү нәтиҗәсе булды. Бөтен республика буенча ишегалларын массакүләм тикшерүләр башланды.

Республика Прокуратурасы һәм Торак инспекциясе Түбән Кама шәһәрендә уртак рейд уздырды, Төзүчеләр проспекты буенча 15 йорт яны территориясен карады. Нәтиҗәләр өметсез булып чыкты: тротуарларда, баскычларда, түбәләрдә һәм козырекларда кар ята – бөтен җирдә бер үк күренеш. Ишегаллары карга батып, шәһәр халкының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган, ә “Торак” ИК ҖЧҖ торак фонды директоры урынбасары 75 мең сум штрафка тартылган. Һәм бу гаҗәп түгел, чөнки әлеге идарәче компания күптән инде түбән камалыларның кара исемлегендә. Гыйнвар нәтиҗәләре буенча, шәһәр халкы “Торак” ИК эшен 3,8 баллга гына бәяләде, бу республикада иң түбән күрсәткечләрнең берсе.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты ай саен үткәрә торган дәүләт хезмәтләре порталында бәяләмәләргә анализ ясау раслый: “Торак” ИК янә торак-коммуналь хуҗалык аутсайдерлары арасында. Һәм бу саннар гына түгел,бу компаниянең үз вазифаларына һәм шәһәр халкына мөнәсәбәте күрсәткече.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International