Әлмәтнең “Новация” идарәче компаниясе өчен үз вазыйфаларын үтәмәү инде күркәм традициягә әверелгән. Югыйсә, бу юлы 125 мең сум күләмендә чираттагы финанс бозуны ничек аңлатырга? Сәбәбе шул ук – “Новация” гел игътибарсыз калдыра торган кар өемнәре. Бу юлы Әлмәттә Гагарин урамындагы 18 нче йорт территориясендә.
“Новация” УКЖД ҖЧҖ күпфатирлы йортлар белән идарә итү белән шөгыльләнә, әмма, күрәсең, үз эшен башкарырга теләми.
Бу инде компаниянең лицензия таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылуының беренче очрагы түгел. Нигезле сорау туа: әгәр йортта яшәүчеләр алдында үз йөкләмәләреңне сыйфатлы итеп үтәү теләге дә, мөмкинлеге дә булмаса, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнергә кирәкме?
Мондый хәлләр идарәче компанияләргә ышанычны какшата һәм халык өчен бик күп проблемалар тудыра. “Новация” үз принципларын яңадан караячакмы һәм үз эшен намус белән башкара башлаячакмы? Ә әлегә Гагарин урамындагы 18 нче йортта яшәүчеләргә ишегалдының һәм түбәләренең кардан чистартылуын көтәргә һәм киләсе штраф торакчыларны үз җаваплылыклары турында уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнергә генә кала.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте