Татарстанның Торак инспекциясе Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары халкына мөрәҗәгать итә: инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш протоколлары нигезендә, йортларда яшәүчеләр:
- Яшел Үзән районының Әйшә ав., Светлая ур. буенча № 4, 8, 9, 10, Садовая ур. буенча№65 йорт күпчелек тавыш белән “Мостопоезд-33 ИК” ҖЧҖ сайлады;
- Иннополис шәһәренең Спорт урамындагы 106 нчы номерлы йорт “Торак фонды” ИК” ҖЧҖ белән килешү төзергә карар кылдылар;
- Казан шәһәренең А.Таҗетдинов урамындагы 6 нчы йортның №7 корпусы “ПИК-комфорт Профи” ҖЧҖ сайлады.
Без сорау бирәбез: бу чыннан да шулаймы?
Әгәр сез санап үтелгән йортларның берсендә фатир хуҗасы булып торасыз һәм күрсәтелгән идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмыйсыз, тавыш бирмисез һәм бюллетеньгә кул куймыйсыз икән, зинһар, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез.
Моннан тыш, әгәр дә сезнең имзалар ялганланган дип уйларга нигезегез бар икән, сез тикшерү үткәрү һәм тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә тулы хокуклы.
Сезнең активлыгыгыз безгә күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә законлылыкны һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте