Узган атнада татарстанлылар республиканың торак инспекциясенә йорт яны территорияләренең һәм кар өелгән түбәләрнең канәгатьләнерлек булмавына шикаятьләр белән актив мөрәҗәгать иттеләр. Ведомствоның рәсми каналлары аша барлыгы 130 мөрәҗәгать, шулай ук "Халык контроле" системасы аша 9 һәм социаль челтәрләр аша 10 хәбәр килгән.
Әлеге мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча торак инспекциясе тикшерүләр үткәрде, алар барышында идарәче оешмаларга 18 кисәтү ясалды. Моннан тыш, 11 беркетмә төзелде һәм административ хокук бозулар турында 18 эш кузгатылды. Тикшерүләр дәвам итә.
Мисал өчен, Әлмәт шәһәрендә “УКЖД “Новация” ҖЧҖ идарәче компаниясе 50 нче йортның ишегалды һәм түбәсе канәгатьләнерлек булмаган өчен 125 мең сум күләмендә штрафка тартылган.
Баулы шәһәрендә “Баулы шәһәре һәм Баулы районы ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры кардан чистарту белән бәйле административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 50 мең сум штрафка тартылды.
Хокук бозулар түбәндәге адреслар буенча биш йорт яны территориясендә ачыкланган: Энгельс ур., 50 нче һәм 52 нче йортлар, шулай ук Зиновьев ур., 8, 14 һәм 15 нче йортлар.
Бөгелмә шәһәрендә “АнТей” идарәче компаниясе директоры 25 мең сум күләмендә штраф алган. Бу карар прокуратура белән ишегалларында кар чистарту һәм түбәләрдән бозларны бетерүгә кагылышлы уртак тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
Сезнең ишегалларында кардан чистарту ничек алып барыла? Безгә комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте