Кама Аланында ИК эшенең коллекторлык ысуллары

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Кама Аланы бистәсендә халык һәм идарәче компания арасында низаг купты. “Безнең йорт Кама Аланы” ИКнең хезмәткәрләре, камуфляж һәм битлек кигән кешеләр белән бергә, электр энергиясен сүндереп, биредә яшәүчеләрне бурычлы дип игълан иткәннәр.

Вакыйгаларның мондый борылышыннан канәгать булмаган 1/22а, 1/46, 2/16 һәм 1,2 нче микрорайоннарда яшәүчеләр Түбән Кама районара торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Алар раславынча, сүндерү законсыз рәвештә башкарылган, чөнки идарәче компания бурычларны түләтү өчен бернинди рәсми адымнар да ясамаган: дәгъвалар җибәрмәгән, судка мөрәҗәгать итмәгән, бернинди акт яки белдерүләр бирмәгән.

Мөрәҗәгать итүчеләр сүзләренчә, түләү документлары аларга барып җитми, бер мөрәҗәгать итүченең шәхси счеты берничә ел элек һәлак булган иренә рәсмиләштерелгән. Алар үз теләкләре белән түгел, ә килеп туган хәлләр аркасында бурычлы булып чыга.

Торак инспекциясе коллектив мөрәҗәгать кабул итте һәм әлеге факт буенча тикшерү башлады. Тикшерү нәтиҗәләре турында өстәмә хәбәр ителәчәк.


Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International