“Торакны эксплуатацияләү идарәсе” идарәче компаниясе яңадан күзәтчелек органнарының игътибар үзәгенә эләкте. Бу юлы тикшерү өчен сәбәп булып Шинниклар проспекты буенча 35 нче йортта яшәүченең шикаяте хезмәт итте. Милекче торак булмаган биналарда җылыту уңаеннан дәгъвалар белән мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү барышында күрсәтелгән бүлмәләрдә һава температурасының +20 Цельсий градусыннан югарырак норматив таләпләргә туры килүе ачыкланган. Әмма, мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, температураның вакыт-вакыт үзгәрүе насосның төзексезлеге аркасында килеп чыккан. Бу милекче бинасында җылыту радиаторы шартлауга китергән.
Идарәче компаниянең яңа насос сатып алырга вәгъдә итүенә карамастан, проблема хәл ителмәгән булып кала.
Хокук бозулар өчен “УЭЖ” ҖЧҖ административ җаваплылыкка тартылды. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 маддәсенең 1 өлеше нигезендә компаниягә 5 мең сум күләмендә штраф салынган.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте