Бөгелмәдә кабат инцидент теркәлгән, бу юлы кире тарту белән бәйле. Вакыйга Тукай урамындагы 66 нчы йортта була. Фатирда яшәүче хатын бу хакта Татарстанның Торак инспекциясенә хәбәр иткән, инспектор идарәче компания белән элемтәгә кергән, аннан “Бөгелмәгаз” эксплуатация-җитештерү идарәсенә газны сүндерергә кирәклеге турында оператив хат килгән.
Соңрак республика башкаласында да кире тарту Халев урамындагы 3 нче йортта теркәлгән. Монда да зыян күрүчеләр булмады.
Газ белән тәэмин итүне торгызу ике очракта да турыдан-туры идарәче компанияләргә бәйле. Аларга газчыларга төтен юлларының төзеклеген раслый торган актлар бирергә кирәк. Инспекция белгечләре булган хәлнең барлык шартларын ачыкларга керештеләр инде.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте