ИКне алыштыру турында беркетмәләр килде

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районы халкына мөрәҗәгать итә: инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - яңа идарәче оешманы сайлау.

Җыелыш протоколлары нигезендә:

- Казан шәһәренең Әнәс Таҗетдинов ур. буенча 4,5 корпусның 7 нче номерлы йортта яшәүчеләр - “ПИК Комфорт Профи” ҖЧҖ сайлады;

- Казанның Маршрут урамы буенча урнашкан 2 корпусның 15 нче номерлы йортта яшәүчеләр - күпчелек тавыш белән “ДОМУС” ИК” ҖЧҖ сайлады;

- Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында Марат Әхмәтшин урамы буенча № 6,8 йортта яшәүчеләр “Жилсервис ИК” ҖЧҖ белән идарә килешүе төзергә телиләр;

- Чаллы шәһәренең Жданов урамындагы № 9,11 йортта яшәүчеләр “ДОМиКо” ИК ҖЧҖ сайлады.

Без сездән сорыйбыз: бу чыннан да шулаймы?

Әгәр сез санап үтелгән йортларның берсендә фатир хуҗасы булып торасыз һәм күрсәтелгән идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмыйсыз, тавыш бирмисез һәм бюллетеньгә кул куймыйсыз икән, зинһар, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез.

Моннан тыш, әгәр дә сезнең имзалар ялганланган дип уйларга нигезегез бар икән, сез тикшерү үткәрү һәм тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә тулы хокуклы.

Сезнең активлыгыгыз безгә күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә законлылыкны һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

 

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International