Татарстанның торак инспекциясендә “АВАНГАРД” ИК” ҖЧҖнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында Карар кабул ителде.
Лицензиянең гамәлдә булу вакыты 2031 елның 1 мартында тәмамлана.
Элегрәк без агымдагы елда лицензияләренең гамәлдә булу вакыты бетә торган идарәче компанияләр исемлеген урнаштырдык. Лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту өчен гаризаны 60 эш көненнән дә иртәрәк һәм 45 эш көненнән дә соңга калмыйча лицензиянең гамәлдә булу срогы тәмамланган көнгә кадәр бирергә киңәш итәбез.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте