Бүген иртән Казанның Беломорская урамындагы 71а күпфатирлы йортында 1нче һәм 2нче подъездлар арасында шифер түбә ишелде. Зыян күрүчеләр юк.
Әмма инцидент нәтиҗәләрсез узмады. Түбәнең стропиль өлешенә зыян килү чормада урнашкан җылыту системасына да кагылды. Нәтиҗәдә, өйдә җылылык бирү вакытлыча туктатылды. 10:00гә җылылыкны торгызырга мөмкин булды, әмма сигез стояк әлегә җылысыз кала.
Һәлакәт урынында җылылык белән тәэмин итүне торгызу эшләре бара. Белгечләр зыянны мөмкин кадәр тизрәк төзәтү өчен түбә участогын әзерләүгә керештеләр.
Вәзгыять Татарстанның Торак инспекциясе контролендә, тикшерү үткәрелә.
Әлеге очрак күпфатирлы йортның барлык системаларын даими карап чыгуның, җитешсезлекләрне вакытында ачыклауның һәм тиз арада төзәтүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат ассызыклый. Түбәләрне кар өемнәреннән вакытында чистартуны да онытмаска кирәк. Бары тик шулай гына мондый хәлләрдән сакланырга һәм яшәүчеләрнең иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итәргә мөмкин.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте